Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер)

ЧИРӘМНӘР БАШ ТӨРТКӘНДӘ
02.05.2013, 17:17
       Бөтен күңелемне биреп, тырышып урам чистартып йөрим. Тырмалыйм, себерәм. Һәр чирәм әкрен генә күтәрелә. Көзге пычрак белән күмелгән күзәнәк кышкы йокыдан уяна. Белмәсең, бәлки араларында бик хәлсез, ярдәмсез, быел күтәрелә дә алмый торганнары бардыр. Табигатьтә һәр зат иясе шулай ярдәм көтә бит. Кемдер кулын сузса, берәү иңсәсен куйса,үләннәрнең аякка басуы – ышанычлы булыр, горур баш калкытырлар . Ә үзем "Яңгыр да яуса, тагын да яшәреп, күтәрелеп китәрләр иде”, – дип уйлый-уйлый үземчә "ярдәм итү”емне дәвам итәм. Күрше кызчыгы, мин себергәндә, үләнле җирдән велосипед белән узып бара. "Таптама, күрәсең әле чирәм хәлсез, җир-ананың чәчләре бит ул!” – дим. "Юк, Альбина апа, җирнең чәче юк” – дип үтеп китте ул . Бәлки, шулайдыр да. Ә мине "Кызым, үләнне йолыкма, таптама җир-анабызның чәчәләре ул” – дип, әнием ышандырды. Рәхмәт, әнием! Рәхмәт, җир-анам!
       Шулай табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләгәндер. Хәзер кешелек мәрхәмәтсез, нигәдер көннән-көн битараф. Ә табигать – газизләрдән газиз һәм бердәнбер туган йортыбыз бит! Шул җирдәге, күкрәк читлеген телгә китерердәй, саф һаваны иркен сулыйбыз, яшибез, укыйбыз, эшлибез, ял итәбез. Ә рәхмәтебез?! Рәхмәтле бул, шәфкатьле бул! Мәрхәмәтле бул, күрше кызчыгы ... туташ, ханым, апа-абый, әби-бабайлар! Шәһәр кунаклары авылның хуш һавасын, саф сулы чишмәләрен сагынып кайталар. Өлкәннәр авырый башлагач, сәламәтлекләре какшагач, сәбәбен эзли башлыйлар. Ә сәбәбе – үзебезнең туган җиребезгә, эчкән суыбызга битарафлык җавабы түгелме?!
       ... Уйларымны сизгәндәй, икенче көнне шундый матур яңгыр сибәли иде. Бербөтен табигать – туган йортыбыздагы кануннарың төгәллеген күреп, сөендем. Кешелекнең гамьсезлегенә – көендем. Ике көн рәттән яуган яңгыр, бөтен тереклекне уятты. Дөнья ямьләнде. Тереклек яшәрде.
Дөнья рәхәткә күмәр, булмаса,
Битараф берәү дә,
Җир-суларны саклауга!
 
Альбина НУРГАЛЕЕВА, Нурлат муниципаль районы, Иске Чаллы урта гомуми белем мәктәбенең  8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 951 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: