Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер)

ЕЛГА-СУЛАР ЯРДӘМГӘ МОХТАҖ
02.04.2013, 01:24
     Мин дөнья кардан арчылган вакытта табигатьтә йөрергә, урманда булырга, елга буйларында утырып су агышын, кошлар тавышын тыңларга яратам. Чишмәләр челтерәвенә сокланмаган кеше юктыр, мөгаен. Ә аларның сихри аһәңенә бар кеше дә игътибар итә микән? Табигатьтә бит бар күренеш тә үзенчә "сөйләшә”. Әбием аларны зекер әйтәләр, ди. Әйтик, агачлар шавы. Бөтен агачлар да бертөсле "сөйләшмиләр”. Усак лепер-лепер килгәндә, имән аңа бик тыныч кына кыштырдап җавап бирә, мәсәлән. Чишмә челтерәве янәшәсендә, тыныч кына агып яткан елганың да "сөйләшүе” бик салмак тоела. Шулай да беркөнне мин аларның серләрен ачуга ирештем. Сер дип сер түгел иде бугай ул. Киресенчә, мин аны җан авазлары, суларның зары дип аңладым. Елганың суын арттырып, аңа кушылып, бер чишмә челтерәп ята. Нигә бу кадәр челтери икән дип колак салсам, менә ниләр ишеттем.
     "Елга-җаным, хәтерлисеңме, син ничек тирән идең? Ә без, чишмәләр, синең як-ягыңда ничек күп идек? Саектык, беттек, җаным... Бака күмелерлек тә суың калмады лабаса... Тирә-юньдә сине баетучы, туендыручы булып үзем генә калдым шул. Кибәбез, күмеләбез, җаным. Кешеләргә дә кирәгебез шуның чаклы гына бугай. Элек Зарифулла дигән агай ничек ай саен барыбызны да карап, тирәнәйтеп, чистартып торды, ә хәзер аның оныклары суымны да авыз итмиләр. Синең тирәңә дә үзләреннән арткан чүп-чарны түгәргә генә киләләр. Әнә тегендәрәк агып яткан өч ахирәтем дә яр башына алар түккән чүпләр нәтиҗәсендә ишелгән яр балчыгы астында калып һәлак булдылар. Мин дә нык картайдым, сулышым кысыла, сиңа күп өлеш кертә алмыйм, их көрәк алып су килә торган юлларымны ачып ташласалар иде. Юкса, пыяла, калай тыгылды...”  
     Шулчак елга агышы да чишмә сүзенә кушылды : "Әйе, чишмәкәй, хәлебез яман, бик авыр заман, елга буйларын кычыткан баскан, ул чүп-чар тагы! Балыгым качты, үзем саектым, ахыры инде мин күп яшәп арыдым... Көчкә тын алам, һаман саегам, бердә бер көнне, мөгаен, калмам... Хәтерлисеңдер тирән чагымны, атлар йөздергән бала-чаганы? Никадәр халык җыела иде! Эштән соң бар да коена иде! Узды, узды шул минем яшь чаклар, калды үземдә бары вак ташлар... ”
      Бу моң тулы зар авазларын ишеткәч, миңа бик оят булды. Өйгә кайтып мин көрәк алып килдем, чишмә тирәли күтәреп йөрсәм дә, болгануыннан куркып, кайсы җиренә дә аны тотып батырырга кыймадым. Аптырагач, укытучыма сөйләдем. Без классыбыз белән су буена барып, чишмәне тирәнәйттек, күзгә күренгән чүп-чарны җыеп, капчыкларга тутырдык. Әлбәттә, элеккеге хәленә кайтара алмадык. Шуннан, ишелмәсен өчен, яр кырыена агачлар утырттык. Арабызда минем сүзгә ышанмаучы малайлар-кызлар да бар иде. Имеш, хәзер су һәр өйдә краннан килә, теләгәнчә ал! Төче су запасының бик аз калуын, миллионнарча кешеләрнең суга тилмерүләрен белмиләр бугай алар. Минемчә, "Чишмә” операциясен дәвам итәргә һәм су буйларындагы чишмәләрне ачу, аларны карау-чистарту эшен онытмаска кирәк!
 
       Язгөл ВӘЛИУЛЛИНА, Апас районы Азбаба мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 917 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: