Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер)

ҖИР-АНА СЫКРАВЫ
21.03.2013, 16:42
     Һәр нәрсәнең саф, садә чагы була. Мин-Җир ана. Әйе, мине Аллаһы Тәгалә барлыкка китерде. Минем суларым зәп-зәңгәр, саф, чиста иде. Минем урманнарым иксез-чиксез, агачларның нинди төрләре генә юк, ә гөлләрнең, чәчәкләрнең матурлыгы күз явын алырлык, хуш исләреннән җир шары аңкып тора иде. Ул судагы балыкларның, җирдәге хайваннарның төрләрен бер Аллаһ кына белә. Нинди генә җиләк-җимеш үсми миндә!
     Боларның барысын да Аллаһ кеше өчен барлыкка китергән. Кеше бит миндә кунак кына, ә кунак тыйнак булырга тиеш. Минем бу байлыкларым һәр кеше өчен бирелгән.
     Әйе, Аллаһ кешене дә барлыкка китерде һәм миңа - Җиргә төшерде. Шул заманнан бирле кеше миндә булган нигъмәтләрдән куллана. Миллионлап ел яши кеше һәм әкрен генә минем байлыкларымны юкка чыгарып бара.
      Кара инде син диңгез-океаннарга, елга-күлләргә корып-кибеп бара бит. Ул балыкны ашау өчен генә түгел, сатып баю өчен аулыйлар бит. Хәтта акуланың кыйммәтле канатлары, калкавычларын кисеп алалар да тереләй кире суга ташлыйлар. Кыйммәтле икра дип, күпме балык үтерәләр. Кансызлык бит бу!
      Кара инде урманнарга. Кайчандыр шаулап үсеп утырган иксез-чиксез урманнар сирәгәеп бара. Ул тайганы ни генә эшләтмәсләр иде. Вагоннар белән чит илләргә саталар, очсызга саталар. Нефть белән газ, ташкүмер, алтын турында әйтмим дә мин. Миндә булган байлыкны рәхәтләнеп суыра кеше. Киләчәк буын турында да, хәтта балалары турында да уйламый бит ул!
      Ә миңа ташланган чүп-чар, һавага очырган агулы матдәләр, аларның да иге дә, чиге дә юк. Юкса, чистарту чараларын күрергә була бит. Бар бит алар. Күп илләрдә кулланалар аларны. Кара инде син авылларга. Кайчандыр урманнарга уралып утырган, чишмәләре, күлләре, елгалары, җимеш бакчалары булган авыллар үлеп бара. Аккош күлләре юкка чыга. . .
      Их, син кеше, "Кызыл китап” булдырдың инде. Оят түгелме сиңа?! Үзең юкка чыгардың да җан ияләрен, үсемлекләрне, хәзер исемлеген төзисең. Бәлки, ниятең дә начар түгелдер. Соң булса да чаң кагуыңдыр. Кешелек дөньясын гамьсез йокысыннан уятырга телисеңдер.
     "Экологик культура һәм әйләнә – тирә мохитне саклау” елы игълан итте инде кеше. Нәрсә бирер икән соң ул? Миңа калса, иң элек кешенең калебен, күңелен дәваларга кирәк. Аңласын иде ул бу дөньяда кунак икәнен, бу байлыклар вакытлыча кулланырга бирелгән амәнәт икәнен. Синнән соң да тормыш бит дәвам итәчәк икәнен. Кирәкмәгәнгә чәчәк тә өзәргә, агач та сындырырга ярамаганын; хайваннарны, җәнлекләрне үтерү-гөнаһ икәнен. Байлык артыннан куып, кешелек сыйфатларын югалтмасын иде ул! Бит үлеп китәсең дә, барысы да кала. Балага бит ата-ана кечкенәдән аңлатып үстерергә тиеш шуны. Чүп тә ташларга ярамый бит миңа. Мин бит - Җир. Мин бит сезне туендырам. . .  Экологик тәрбия, кешелеклелек җитми сиңа, кеше! Синең күңелең үзгәрми торып, бер нәрсә дә үзгәрми. Аллаһтан курык син, кеше. Кылган гамәлләрең өчен җавап бирәсе бар икәнен аңла. Ә сез, әти-әниләр, балаларыгызны кечкенәдән табигатьне яратырга, матурлыкны күрергә, танырга өйрәтегез! Һәрбер туган көнгә сөенеп, кояшка елмаеп, һәрбер җан иясенә сокланып, яратып, табигатьне саклап яшәсен балаларыгыз! Еллар үтәр. . .  Нәтиҗәсе булмый калмас. Матурлыкны таныган, Аллаһтан курыккан кеше начарлык эшли алмый, табигатьне корткочларча бетерми инде ул…. Кеше шуны аңласа, мин дә тыныч булыр идем. . . 
 
                   Рәнилә ШӘРИФУЛЛИНА, Яр Чаллы шәһәре, 29 нчы гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1382 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 1 | Рейтинг: 3.0/2
Барлык фикерләр: 1
1 Лилия   (30.03.2013 19:31)
Рәнилә, эшеңне уңышлы дип саныйм. димәк ,киләчәгебез ышанычлы кулларда.

Исеме *:
Emailы:
Код *: