Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер)

ҖИР НИГӘ ЕЛЫЙ
02.05.2013, 16:39
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Энҗе Афзалова
 
         Әйе, ишетәм ... Мин бу тавышны аккан чишмәләр агышында ишетәм... Кайчандыр, җырларда җырланган челтерәп аккан чишмә тавышлары юк инде хәзер. Юк, алар хәзер челтерәмиләр. Бүген, чишмәләр әкрен генә сулкылдап, әрнеп, тын гына тавыш бирәләр. Кешеләр түккән көнкүреш калдыклары арасыннан эз табып, салмак кына юл алалар. Кайберләре чүп өемнәренә күмелеп калган. Аларның әрнүле ыңгырашкан авазларын бик сирәкләр генә ишетә.
         Җирнең елавын мин урманнар шавында ишетәм... Язын каен суы кемнәрнеңдер савытларына ага. Тып.. Тып..Тып... Гүя әкрен генә күз яшьләре тама. Җәйләрен каеннарны йомшак, сусыл яфраклары өчен рәнҗетәләр. Кемнәрдер үзләренең шәхси ләззәтләре өчен яшь агачларны тулысынча харап итәләр. Бу вәхшилеккә Җир ничек түзсен инде?!
         Җирнең елавын мин кошларның ачыргаланып кычкыруында ишетәм... Меңнәрчә чакрым юллар үтеп, туган ягыбызга әйләнеп кайткан кошлар үзләрен ни көткәнне белсә иде?... Белсә иде алар, мылтыклы явыз абыйларның үзләрен сагалаганнарын. Газиз баласының җансыз гәүдәсе күкрәгенә егылып төшкәндә, Җир ничек сыкрамасын инде?!
         Җирнең елавын мин искән җилдә тоям... Салмак җил үзе белән күпме сөрем газы, күпме тузан, агулы матдәләр алып килә. Күкрәгеңдә меңләгән җөй булса да түз, Җирем, дип әйтәсе килә.
         Җирнең елавын мин ләйсән яңгыр тамчысында тоям... Бар табигать, шаян тамчыларның биегәнен күзәтә-күзәтә, һәр кыйпылчыгына шифа көтә. Еш кына аларның өметләре акланмый. Яшеллекне сарыга манчып, кислота яңгырлары явып китә. Монысы да -Кешелекнең табигатькә бер” бүләге”.
         Йөрәгең белән тыңласаң, табигатьнең һәр сулышында Җирнең елавын ишетәсең. Тукта, Кеше! Тирә-ягыңа игътибар ит.Үзеңне Җирдә хуҗа итеп тойсаң да, табигатьнең бер кыйпылчыгы икәнлегеңне онытма. Тукта, Кеше! Кешеләр, Җирнең елавына юл куймыйк!
 
Айбулат ХАҖИЕВ, Актаныш районы Такталачык урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1317 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: