Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер)

ЯШӘСЕН ЯШЕЛЛЕК ҺӘМ ТОРМЫШ!
06.04.2013, 16:49
      Галәмдә, миллионлаган йолдыз арасында кечкенә генә бер планета бар. Ул да булса – Җир планетасы. Бары Җир планетасында гына аллы-гөлле чәчәкләр, мәһабәт агачлар, иксез-чиксез диңгезләр бар. Бары Җир планетасында гына саф һава, татлы су, берсеннән-берсе тәмле ризыклар. Бары Җир планетасында гына тереклек бар.
      Ничәмә-ничә ел шушы кечкенә планета бертуктаусыз әйләнә дә әйләнә. Шушы планетага күпме куркыныч яный. Ә без бер ни булмагандай аны талыйбыз, сыгабыз.
      Үзебезнең кечкенә генә Җир планетасын без сакларга тиеш. Һәр кеше берәр чүп атса да ул гигант таулар хасил итәр иде. Әгәр бөтен җирне чүп басса? Яндырсалар – көлгә, җиргә күмсәләр – туфракка әйләнә бит чүп. Ләкин зыяны барыбер һавада, суда, туфракта кала. Җирдә кеше булмаса, чүп тә булмас иде. Алайса, кешедән зыян гына була түгелме соң?
      Җирне кеше сакларга тиеш. Кемнән? Билгеле, үзеннән. Әгәр Җирдә бөҗәкләр, балыклар, кошлар, хайваннар гына яшәсә... Хайваннарның тормышы күпкә тынычрак, аларга акча да, байлык та кирәкми. Киемнәре өсләрендә, ризыклары табигатьтән. Аларга кәрәзле телефоннар да, компьютер да кирәк түгел. Бу җирдә яшәргә һәркайсы үзенчә яраклашкан. Кызык, ә акча булмаса?! Тарих дәресендә борынгы кешеләр тарихын укыдык: мәгарәләрдә учак ягып, мамонтлар аулап көн иткәннәр. Бернинди телевизор да, радио да, машиналар да булмаган. Җир өсте дә чип-чиста булган. Бер кеше дә җирне рәнҗетмәгән.
      Мин карашымны Җир-Анага төбәдем:
      - Әйтче, Җиркәй, сиңа нинди кешеләр кирәк?
      - Ул кешеләр йөземә төкермәсеннәр. Анасының йөзенә төкергәннәрне күк кабул итми.
      Ә минем күпме танышларым чалт-чолт җиргә төкерә. Аларны кисәтергә кирәк.
      - Җир-Ана, бәлки сиңа кешеләр кирәк түгелдер. Алар сиңа зыян гына сала бит, байлыгыңны урлый, суыңны, һаваңны пычрата...
      - Минем бар байлыгым, матурлыгым кешеләр өчен. Кешеләрдән башка миңа салкын. Ләкин алар кан коймасыннар иде. Ул каннар минем тәнемә сеңә дә йөрәгемә төшә, ә йөрәктән ташкын булып чыга, кабат үлем алып килә. Рәнҗетелгәннәрнең күз яше – су басулар, комсызлык – тетрәүләр, ә мактанулар – давыл булып кайта. Изгелек изгелекне , явызлык явызлыкны арттыра. Миндә берни дә эзсез югалмый. Никадәр кодрәтле, сабыр булсам да, мин дә барысын күтәрә алмыйм.
      Җир зарын башка кешеләр дә ишетә алса, тормыш та яхшы якка үзгәрер иде...
      Җир чүплеккә әйләнмәсен өчен нишләргә кирәк? Экзюпериның Нәни принц үз планетасын һәр көнне җыеп – чистартып торган. Ләкин ул бит нәни планетасында берүзе булган...
      Һәркемнең үз биләмәсе һәм ул аның өчен җаваплы. Кеше үз биләмәсен кайгыртып, тәртиптә тотарга тиеш.
      Җир өстендә төрле чүп-чар күп. Бу комсызлык нәтиҗәсе. Ә чынында кешегә күп кирәкми. Матди байлык- көлгә, рухи байлык – гөлгә әйләнә. Мал түгел, бал җыярга кирәк.
      Кешелек бердәм булып, дөрес юлдан китсә, рухи биеклеккә, бөеклеккә ирешергә тиеш. Аның алдында югары акыл капкалары, зур мөмкинлекләр ачылачак. Ләкин безнең тормыш андый түгел. Һәр ботак үз ягына каера. Нәтиҗәдә тормыш агачы гарип. Бу гарип, чирле агачның яфраклары көйгән, саргайган, саф яшелләре бик аз. Киләчәк тә безне ни көтә? Кешелекне ни көтә? Барысы да тамырдан башлана. Тамыр исән, тамыр нык әле. Шушы тамырны гарипләмичә, корытмыйча киләчәк буынга тапшырыйк. Кешелек дөньясы бу сүзләрне ишетегез! Ботакларны үз ягыгызга каермагыз! Яшәсен яшеллек һәм тормыш!
 
Гөлназ НУРЛЫГАЯНОВА, Алабуга районы Лекарево урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 879 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: