Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер)

ЮГАЛГАН ЧИШМӘЛӘР
02.05.2013, 00:23
       Менә кайтып та җиттем. Мин тагын туган ягымда. Исәнме, Җир-Ана! Нинди матур, нинди күркәм бит син! Мин синең саф һаваларыңны, төз наратлы урманнарыңны, иксез-чиксез иген кырларыңны, чәчәкле болыннарыңны, челтер чишмәле суларыңны сагынып, ашкынып кайттым. Әти-әнием туган якка кайттым. Ни хәлләрдә яшәп ятасың, туган як? Балаларың сине рәнҗетмәделәрме? Саф сулы чишмәләрең, инеш-күлләреңнең суы сафмы? Урман-болыннарыңны корытмадылармы?
       Акрын гына талгын җил исеп, мине уйларымнан айнытып җибәрде. Әйтерсең, ул минем сорауларыма җавап бирергә тели. "Кайттыңмы Табигать баласы, туган җиреңне сагынып, чишмә суларына сусап кайттыңмы?”- дип, әнием кулларыдай назлы итеп иркәләп, битләремнән сыйпый.
       "Мине күрдеңме, әле минем белән исәнләшмәдең бит”,- дигәндәй аклы-күкле күбәләк әле алдыма, әле артыма төшеп мине хисләр дөньясына алып кереп китте.
       Әле кайчан гына әти-әнием белән бу якларда кунак булып йөргән идек. Көннәрнең берендә без гаиләбез белән туган як чишмәләрен барлап кайтырга булдык. Ни күрик, бабам сөйләп калдырган унлап чишмәнең берсе генә дә карарлык хәлдә түгел, ләбаса. Эзли-эзли торгач, бишесен эзләп таптык, тик аларның суы үләннәр үсеп капланган, кайберсенең суын алып эчү түгел, янына да якын килеп була торган түгел. Бу көнебез шулай уйлар төпкеленә батып, аптырау катыш чарасызлык белән тулы үтте.
       Икенче көнне, әтиебез бөтен эшләрен дә читкә калдырып, машинабызга көрәк, чиләк, тырма, чалгы ише нәрсәләрне салып, кабат кичәге юлларны урап кайтырга тәкъдим итте. Без кайсы чишмәне чистартып, кайсын тазартып, кайсының каплап киткән үләннәрен чабып, битләрен ачтык. Чишмәләр исә, яңадан яңа дәрт, яңа сулыш, яңа илһам алып, челтер-челтер агарга керештеләр.
       Арып-талып өйгә кайтып кергәндә көн кичкә авышкан иде инде. Әтиебез табын артына утыргач: "Көнебез бушка узмады, бабагыз сөйләп калдырган ун чишмәнең тугызын тәртипкә китердек бит”- дип сөенечен белдерде. Чишмәләрне чистарту күп көч – ирләр көче таләп иткәнгә, әтиебезнең йөзендә ару, талчыгу сизелеп тора иде...
       Шулай уйлар, истәлекләр төпкеленә чумып, уйлана-уйлана кайтып барганда мине бер машина куып җитте. "Сеңлем, безнең авылга кайтып барасызмы? Әйдәгез, утыртып кайтым үзегезне,”- дигән җылы сүзләргә каршы килә алмадым. Әлеге кеше белән сөйләш- сөйләшә юлыбызны дәвам иттек. Бактың исә, бу - без таба алмаган унынчы чишмәне табып, тәртипкә китереп йөрүче тарих укытучысы Габдулла абзый икән. Мин гәҗәпләнү тулы карашымны яшерә алмый бик сөенеп әлеге чишмәне кайдан, ничек эзләп табуын сораштырдым.
       Бар икән бит әле, авылдашларым арасында да табигатькә, Җир-Анага битараф булмаган изге күңелле кешеләр! "Телисез икән мин сезне иртәгә әлеге чишмәгә алып барам,”- диде юлдашым. Мин , әлбәттә, ризалыгымны белдердем.
       Икенче көнне мин чишмәне күреп хәйран калдым. Башка, без тапкан тугыз чишмәнең берсенә генә дә охшамаган, үзенчәлекле, үзгә чишмә иде бу. Ул чыннын да ташлы тау ишелү аркасында күмелеп бик тирәндә калган булган икән. Әлеге изге җанлы абзый машиналар яллап казытып чыгарган, әйләнә-тирәсен матурлаган. Ә чишмә исә, коткаручысына рәхмәт әйтергә теләгәндәй тауның урта бер өлешеннән челтерәп агып, борма-борма юллар салган да, салмак кына агып инешкә кушылу юлын тапкан. Шунда Габдулла абзый:
"Минем бабам табигатьне яттан белгән.
Серләшкән ул гөлләр белән гөл телендә,
Күлләр белән күл телендә – үз телендә.
Минем бабам табигатьне яттан белгән.
Сөйләшкән ул җилләр белән җил телендә,
Туфрак белән җир телендә – үз телендә.” – дип, минем сорау тулы карашыма шигырь юллары белән җавап бирде. Ә мин туган ягым чишмәләре өчен чын күңелдән куанып, әйләнә-тирәбездә шундый мәрхәмәтле кешеләрнең булуына горурланып, чишмә суыдай аккан күз яшьләремне тыймадым, еладым да еладым.
       Әй, кешеләр! Җир йөзендә яшәүче, бүгенге көндә туган йортыбыз булган табигатебезгә, чишмә-инешләребезгә, елга-күлләребезгә битараф булып яшәгән, мәрхәмәтсез җаннар! Янәшәбездә яшәүче тынгысыз җанлы Габдулла абзыйлардан үрнәк алыйк! Җир-Анага мәрхәмәт күрсәтик!
 
Энҗе ГАРИФУЛЛИНА, Казан шәһәре, Киров районы 70 нче урта мәктәпнең 6 нчы  сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 831 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: