Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер)

КАЕНКАЕМ
05.04.2013, 16:45
                                                                  Их, яшисе иде озак, мәңге,
                                                                  Табигатьтән башка үле без...
                                                                                           И.Юзиев

     Туган авылым! Таныйсыңмы мине? Чит итмисеңме? Онытмадыңмы? Мин инде хәзер синең болыннарыңда чабып уйнаучы яланаяклы бала түгел, буй җиткергән, акыл кергән, аз сөйләп, күп тыңларга өйрәнгән яшүсмер кыз булып кайттым. Инде менә ничә еллар үткәч, сиңа кабат кайттым да тау башына җитәр-җитмәс туктап калдым...
     Үзгәргәнсең... Зурайгансың... Сагындыргансың... Авылым! Берничә ел шәһәрдә яшәү дәверендә синең һәрбер почмагың, һәрбер күзәнәгең якын булуына төшендем. Әти алып кайткан сусыл карбызны ашаганда, синең йомшак тиреслегеңдә үскән кабагың күз алдына килде, кибеттән сатып алган сөтне эчкәндә, синең иркен болыннарыңның хуш исле печәнен ашаган сыерның күбекләре ташып торган җылы сөтен сагындым. Шушы вакыт эчендә нинди генә тәмле-шифалы сулар эчмәдем: шәфталу соклары, кока-кола... тагын әллә ниләр - әмма җәйге челлә вакытында капка төбендәге коебыздан алып эчкән салкын судан да тәмлерәге очрамады. Мондый суны дөнья бетереп эзләсәң дә таба алмассың. Әгәр бар җиһанның иң оста-маһирлары эшләгән будильник сәгатьләрне тезеп куеп: "Күңелеңә ошаганын сайла,”- дисәләр, мин, һич икеләнмичә: "Туган авылымда сызылып таң атканда, моңлы тавыш белән кычкырып уяткан әтәчне китерегез!”- дияр идем. Ә синең иртә яздан тавыш бирүче кәккүкләрең, сандугачларың турында әйтеп тә торасы юк, оҗмах кошлары бер якта торсын. Һич тә арттырып әйтмим, сабый чакта каз бәбкәләре саклаганда куып интеккән каргаларыңа кадәр якын, бакчадагы көнбагышны кошлардан саклау өчен куйган карачкыларыңа кадәр матур бит синең. Ә киртә буйларында үскән ямь- яшел кычытканнарың ни тора?! Май аенда шул кычытканнан әбием пешергән ашның тәме әле дә авызымнан китми.
     Авылым! Синең гүзәллегеңне даһи рәссамнар да ясый алмас. Алар өстәгән буяусыз да, бары тик шул килеш, кышын төтен чыгып торган морҗаларың, тупыл башларына оялаган карга ояларың, казык башына эленгән балчык чүлмәкләрең, җилкәсенә чыбыркысын элгән көтүчең, таң атуны хәбәр итеп сөрән салган әтәчләрең белән, бары тик шул килеш, табигый килеш алдымда балкыйсың.
     Әйе, сабый чагымда да бераз синнән читтә яшәп алырга туры килде, тик ул вакытта әле мин үземдәге халәтнең сагыну дип аталуын күңелем белән тойсам да, бөтен тирәнлеге белән аңламаганмын. Ә менә боларны мин бүген, 15 яшьлек үсмер кыз булгач, туган җирнең, аның табигатенең, сагынуның ни икәнен аңлагач әйтәм.
     Әнә калкулык өстендә авылыбыз ягыннан искән кичке җилдә яфракларын җилфердәтеп ялгыз каен үсеп утыра. Сабый чагыбызда аның тирәсендә әйлән-бәйлән уйнаганыбыз бүгенгедәй күз алдымда. Баеп барган кояш нурларында карт каенның җыерчыклары күренде инде әллә... Текәлебрәк карасам, җыерчыклар түгел икән бит, кемдер каенның илаһи ак кәүсәсен пәке белән уеп, үзенең исемен язган: "Айзат”. Каеным бөкрәеп, кечерәеп тә калган кебек. Аны кайсыдыр явызы (бәлки тагын шул Айзаттыр) ботап, сындырып бетергән түгелме соң? Ә ярадан тәгәрәп-тәгәрәп яшь ага, каенның корый башлаган яфраклары салмак искән җилдә шыбыр-шыбыр килеп өзгәләнәләр, гүя ул, үзенең соңгы көннәрен яшәвен аңлагандай, туган җире белән саубуллаша кебек тоелды миңа. "Үлмә, безне калдырып китмә, балачагыбыздан мәхрүм итә күрмә, ак каен!” Кулымдагы чемоданны җиргә куям да якыннан гына агучы инешкә таба йөгерәм. "Хәзер, каенкаем, инеш балчыгының шифасы зур, ди торган иде дәү әнием, сиңа да файдасы тими калмас!”
     Каенның яраларын балчык белән ямап бетергәч, аның төбенә ятып, көне буе уйнап арыган нарасый бала кебек, изрәп йокыга талам. Йокылы-уяулы килеш, каенның җил уңаена ипле генә тирбәлүен, әнкәемнең баштан сыйпавын тоям... Әллә төш, әллә өн... "Балам, тор, таң ата...”- дип, әнкәй минем чәчләремнән сыйпый. Күзләремне ачам... Әнкәй түгел икән, иртәнге таң җилендә, яшел яфраклары белән иелеп, мине ак каен уяткан. Я раббым, бу сылукайны явыз бәндәләрдән үзең сакла, аңа гомер бакый балта-пычкы тимәсен, әле озак еллар минем кебек шәһәр шау-шуыннан арынып, туган авылын җирсеп кайтучыларны каршы алырга язсын иде газиз каенкаема!
 
      Чулпан КАСЫЙМОВА, Кукмара районы  Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче Кукмара гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 867 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: