Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер)

КАРАБАШЫМ
07.05.2013, 20:48
       Карабашым, туган җирем! Нинди генә җырларда җырланмаган да, данланмаган минем туган ягым!Аның искиткеч матур табигате, гүзәллеге сокландырып, күпләрне әсир иткән.Чынлап та, туган Карабашымның табигатенә сокланмаслыкмыни? Аның мәгърур, биек, бөркет оялы Каравыл таулары тезмәсе, күкнең бар аяз зәңгәрлеген үзенә җыйган күлләре, "Карабаш” сусаклагычы, иксез-чиксез иген басулары, хуш ис бөркеп, бал кортларын үзенә җыйган мең төсле чәчәкле болыннары, биек текә бөдрә таллары белән капланган ярлардан борылып-борылып аккан Зәй елгасы, хәтфә үләнле тугайлары үзләре генә дә ни тора?!
      Карабашымның үткәне дә табигате кебек үк гүзәл дә, болындагы чәчәкләр төре кебек төрле вакыйгаларга, хәлләргә дә бай.Күпме канкойгыч хәтәр сугышлар үткәргән Карабаш җире. Пугачев отрядына кушылып китүчеләр дә, сәнәкче-фетнәчеләр вәхшилегенә эләгүчеләр дә, Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшүчеләр дә – ул минем курку белмәс авылдашларым. Ничек кенә булмасын, үз туган җирләрендә дошманга иркенләп йөрергә форсат калдырмаган алар.Бай урманнарын, саф сулы, мул балыклы елга-күлләрен, файдалы казылмаларга бай, түбәләре күккә ашкан мәһабәт тауларын һәрвакыт саклаганнар.Аларның кадерен, бәясен белгәннәр.Җир-суны юкка сарыф итмичә, буш калдырмый, һәр тармактан да уңыш алганнар.Шуңа күрә дә Карабаш халкы үз җирендә тырышып эшләп, бай, мул тормышта яшәгән.Матур табигатьле туган җирем!Сабый чагымнан ук матурлыгың күңелемә сеңгән.Юмартлыгың йөрәгемә күчкән минем. Аунап-тәгәрәп уйнасам, син миңа яшел чирәм, хуш исле чәчәкләргә төренгән болын булдың, күккә карасам, төрле-төрле сурәтләргә кергән мамыктай ап-ак болытларың белән мавыктырдың, хыялым канатларында шул зәңгәр биеклекләргә күтәрдең.
       Мин – синеке. Агачлар гына түгел, минем йөрәк тамырларым да сиңа, синең туфрагыңа тоташкан, туган җирем.Табигатьне эзләргә кирәкми, ул һәркайчан безнең яныбызда, ләкин аның матурлыгын күрә белергә кирәк.Әйе, табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә дә кирәк.
      Туган табигатем, бүгенге хәлең нинди соң?
      Рәнҗетелгән, мыскылланган табигать, сирәк-мирәк кенә калган агачлар – урман ишарәсе, балыксыз калган, төрле май, нефть калдыклары белән пычранып, ярлары убылып, яргаланып, үзләре чүп-чар өеменә әйләнеп, табигатьнең иң кирәксез урыннарына әверелгән елга-күлләр, чишмәләр; зәңгәрлеген калдырмыйча, кара сөрем каплаган күк йөзе, саф һава дигән төшенчә бөтенләй дә ят булган, тыннарны буарлык завод-фабрикалар торбасыннан чыккан һава, иксез-чиксез чүп үләннәре баскан буш кырлар, басулар...
       Шушындый тәртипсезлекләрне күреп, борынгы әби-бабаларыбыз каршында миңа бик тә оят.Табигатем миңа елап, сыкрап эндәшә сыман:”Бөтен табигать исеменнән шуны әйтер идем: ата-аналар, укытучылар балаларга ана теле белән бергә урманнар, елгалар, болыннар, кырлар, хайваннар, кошлар телләрен дә өйрәтсеннәр иде. Алар табигать телен белергә тиешләр. Безнең яныбызга чын ярату белән килсеннәр, безне кадерләп сакларга өйрәнсеннәр иде. Шулай булганда гына алар киләчәкнең ышанычлы, чын хуңалары булачаклар! Әгәр кеше болай яшәвен дәвам итсә, киләсе буыннарга мирас итеп калдырырга берни дә калмаячак бит!”
      Миңа әле ундүрт яшь кенә.Мин Карабашымның төрле матур табигатьле урыннарында булдым.Берничә мәртәбә "Нептун”, "Яшел Үзән”, "Акчарлак” ял йортларында ял итәргә, табигатенә сокланырга, балык тотарга, көймәдә йөзәргә туры килде.Менә шушындый онытылмаслык матур җирләр үзебезнең "Карабаш” сусаклагыч җирендә урнашкан бит! Димәк, әле өметле киләчәгебез бар.Ә безгә укып, төрле белем алырга, халкыбызның үткәнен тагын да ныграк өйрәнергә, бүгенгесе өчен хезмәт салырга, киләчәге өчен яңа планнар төзергә һәм тормышка ашырырга кирәк.
       Табигать – безнең томышыбыз һәм туган йортыбыз.Без үзебез дә табигатьнең кечкенә өлеше.Шуңа күрә кешеләр үзләренең тормышын сакларга теләсәләр, табигатьне дә сакларга тиешләр.Әйдәгез, табигать телен өйрәник, аның тавышын йөрәгебез белән тоеп аңлыйк!
 
Лия ХИСМӘТОВА, Бөгелмә районы Карабаш икенче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы
 
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1317 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: