Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер)

КЫШКЫ УРМАН ЗАРЫ
18.04.2013, 17:05
    Яратам мин туган ягым табигатен. Беркайда да юктыр минем туган ягымдагыдай урманнар! Мине бигрәк тә кышкы урман үзенә җәлеп итә. Андагы тынлык җанга рәхәтлек өсти. Урман гүя җәйге шау-шудан, көзге ачы җилләрдән арып, тирән йокыга талган. Бу беренче карашка гына шулай күренә. Урман кыш көне дә йокламый. Бу турыда ап-ак кар өстендә чуарланган эзләр сөйли. Кышкы йомшак кар астында күмелми калган, корган үлән сабаклары гына җәйне хәтерләтеп, бераз моңсулык өсти. Алар күңелсезләнмәсен өчен, өсләренә ап-ак күбәләкләр булып, ябалак-ябалак яуган кар бөртекләре килеп куна. Ак шәлләрен иңнәренә япкан яшь кызларны хәтерләткән сылу каен кызлары арасында, аларны көчле бураннардан саклагандай, көяз егетләрне хәтерләткән нарат агачлары тезелеп баскан. Гүя алар да бу тынлыкның сагында тора.
    Чү! Тукта! Бу тынлыкка ни булды? Еракта шартлаган мылтык тавышы урманның йокысын бүлде. Каяндыр пырхылдап кошлар күтәрелде.
    Аяклар үзеннән-үзе шул якка юнәлде. Без килеп җиткәндә, бары тапталган кардагы эзләр генә монда урманның горур хайваннарыннан берсе-пошиның үтерелүен сөйли иде.
    Күз алдыннан, азык эзләп,утлыкка таба атлап баручы поши шәүләсе узды.Февраль аеның азыкка авыр чорларын җиңү өчен пошиларга махсус ясалган утлыкка юл алган хайванны оятсыз браконьерлар каравыллап торып харап иткән дә инде.
    Менә тиздән үзенең гөрләвекләре, җылы ягымлы кояшлары белән яз җитәр. Февраль уртасында бу пошига карата кылынган җинаятьнең дә эзләре кар белән бергә эреп югалыр. Ләкин бу табигатебезнең хәлен җиңеләйтмәс. Чөнки туган ягын сагынып кайтучы кошларыбызга, җәйгә чыгып, балалар үстерү теләге белән язгы һавага чыккан җәнлекләребезгә ау башланачак. Бу очракта урманның тынлыгын төз нарат агачлары гына саклап кала алмаячак. Дөрес, дәүләтебез бу турыда кайгыртып, урманнарга видеокамералар куйдырган. Камералар ярдәмендә, урманда законсыз рәвештә кош-кортларны, җәнлекләрне атучыларны тотачаклар. Ләкин санаулы камералар гына безне бу бәладән коткармаячак. Без, кешеләр, урман зарын ишетә белергә тиеш. Урман ул үзенең зур ябалдашлы агачлар шаулавы, нәни генә бөҗәкләр, кортлар, кырмыскалар хәрәкәте аша да безгә дәшә: "Кешеләр,сез бит- табигать баласы. Димәк, табигать сезнең йортыгыз. Үз йортыгызның бөтенлеге, иминлеге сезнең кулларда”,- ди ул. Мин дә аңа кушылып, өлкәннәргә, яшьтәшләремә дәшәм: " Табигатьне туган йортыбыздай кадерләп саклыйк! Аның һәлакәтенә юл куймыйк!”
 
Вәсилә ШАФИКОВА, Кукмара 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең  5 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 3884 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 4.7/3
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: