Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер)

ТАБИГАТЬ МАТУРЛЫК ҺӘМ ШАТЛЫК ЧЫГАНАГЫ БУЛЫРГА ТИЕШ
02.05.2013, 20:54
       Дөнья искиткеч матур! Гүзәллекне тоя белгән кеше битараф кала алмыйдыр аңа. Иксез-чиксез зәңгәр диңгезне хәтерләткән күктә ап-ак атларга, җилкәнле корабларга охшаган болытлар йөзеп йөри. Җирдән бер уч туфрак алсаң, аның бөек көчен, җылылыгын җаның-тәнең белән тоясың... Безне туендыручыбыз, яшәү көче бирүчебез шул ул. Җирдән, туфрактан яралуыбызга ихластан ышанасың. Кеше яшәү өчен каян көч ала соң? Әлбәттә, туган җирдән. Әнә әби–бабаларыбыз, әти–әниләрнең кайнар тире тамган иген кырлары җәелеп ята. Җәен хәтфә үләннәр, аллы – гөлле чәчкәләр, аларга кунган нечкә билле күбәләкләр күзне иркәли, ләззәт бирә. Ә инде саф йөрәктән чыккан иң моңлы көйне ишетергә теләсәң, әллә кайларга барасы да түгел, бары тик табигать кочагына сыенып кошларны гына тыңларга кирәк. Сандугачның сихри җырына бүтән кошлар кушыла. Бик тирән мәгънәле җыр сузалар алар. Көй чыгаручылар, шагыйрьләр, иҗат көчен, илһамны шуннан алалардыр. Чү!Җырлары аша табигатьнең матурлыгына, кешеләргә бәхет өләшүче Кояшка рәхмәт әйтәләр бугай. Сагыш та сизелә түгелме соң кошлар сайравында? Еллар узган саен матурлыкның кими баруына борчылалар микән әллә? Бу сораулар җанны айкый. Кызыл китап та калыная бара. Һәр кешегә матурлык бүләк иткән туган җиремнең гүзәл чәчәкләре - ландыш белән алтын туй да сирәк күренә хәзер якындагы урманыбызда. Кошлар кунып сайрарлык агачлар, куаклар күз алдыбызда рәхимсез рәвештә киселә. Ял итүчеләрнең гаебе белән килеп чыккан янгыннарны да шуңа өстәсәң, күпме байлыкның юкка чыгуын аңлау кыен түгел.
        Табигать...Туган йорт...Табигать һәм кеше... Һәр якның үзенә генә хас матур табигате кешегә бала чакта ук омтылыш, үсәр өчен көч бирә. Әйе, аның мөмкинлеге чиксез. Кеше тормышының мәгънәсе бары тик табигатьтә генә тулы чагылыш таба ала, минемчә. Кеше – бөек, көчле зат. Әмма ул табигать хисабына яши бит. Йөз яшькә җитеп баручы әбием һәр сүзе саен аның кадерен белеп яшәргә өнди: "Ачлык һәм сугыш елларында безне җирдә үскән гади кычыткан, балтырган, алабута үләне саклап калды”, - ди ул. Бүген без тук, тыныч тормышта яшибез. Ачлыкның ни икәнен дә белмәгән яңа буын үзенә яшәргә уңайлы булсын өчен табигатьне вата, җимерә, теләсә ни эшли. Һәммә нәрсә дә кулыннан килә аның. Тик җан тынычлыгы гына таба алмый, үзенә дә зур зыян китергәнен сизми, табигатьне аңламый башлый кеше, аның белән элемтәсе өзелә бара. Табигать – туган йортыбыз, дибез. Туган йортның һәрвакыт балкып торуын, ябылмавын телибез. Ни өчен табигатькә ваемсыз карыйбыз соң? Аңардан һәрчак нәрсәдер өмет итәбез, көйсезләнсә кәефебез төшә. Алмашка ниләр бирәбез аңа? Сулары кипкән балыксыз елгалар, кош-кортсыз калган урман-күлләр, химикатлар белән агуланган әллә ничә буынга зыяны тиярлек басу-кырлармы? Метеоритларны, табигатьне кыерсытуыбызга җавап итеп, ниндидер өстен көч җибәрә сыман тоела башлый миңа. Чыннан да, һәр кеше үзе турында гына уйлый, каядыр ашыга, күбрәк байлык туплап калырга тырыша. Кемнәрдер башка илләрдән, хәтта айдан да җир сатып алу турында хыялланалар, ләкин тирә-юньне пычрату, аннан вәхшиләрчә файдалануның ахыр нәтиҗәсе турында уйланучылар гына аз. Табигать ул кеше эшчәнлегеннән башка да яши ала. Миллиард еллар элек тә яшәгән, аннан соң да. Табигатьне буйсындырып, аның өстеннән хакимлек итү, аны җиңү белән мактанырга ярамый. Өстенлек алган саен ул бездән үч алачак, аннан башка кешелек юкка чыгачак. Хәтта космоста да кешеләр табигать тарафыннан барлыкка китерелгән байлыклардан файдаланалар бит. "Туктагыз, упкынга чумабыз бит!”,- дип аваз саласым килә минем кайчак. Табигать матурлык һәм шатлык чыганагы булырга тиеш. Дөрес, күп кенә җирләрдә һәлакәткә таба баруыбызны сизеп, төрле эшләр алып барыла. Туган авылымның тирәсе, язын су басулардан саклану өчен, дамбалар белән әйләндереп алынды. Зиратларны карау, зурайту, җир ишелүдән чыккан кеше сөякләрен яңадан кадерләп күмү кебек эшләр башкарыла. Елга буйларына агачлар утыртуда, урамнардагы чисталыкны саклау максатыннан күзәтүләр үткәрүдә, тирә-юньдә тәртип булдыруда без дә бик теләп катнашабыз. Табигатьне туган йортыбыз итеп караган вакытта планетабызны саклап калырга мөмкин әле.
        ... Бүген табигатьтә яз хакимлек итә. Җир яңара, яшәрә. Кояш нурлары күзне иркәли. Тормыш дәвам итә. Бары тик матурлык, бетмәс – төкәнмәс муллык, байлык, рәхәт тормыш, табигатьнең мәңгелеге турында гына уйлыйсы килә. Күңелемдә ирексездән шигъри юллар туа...

Кочагына шатлык төяп,
Кабат җиткән бит яз да!
Тирә – юньне моңга күмеп,
Сыерчык җырын суза.
Күктә тургай өзгәләнә,
Сандугач көй чыгара...
Шул хозурлыкка кушылып,
Чыпчыклар чыркылдаша
Кояш үз эшен башкара:
Көмеш тамчылар тама.
Сокланып туя алмассың
Табигатьтә - тантана!
Матурлыкны саклый алсак,
Киләчәк буыннарга
Кешедән канәгать булып,
Рәхмәт әйтер Җир–Ана!
 
Айгөл ИМАТДИНОВА, Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле урта гомумбелем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1631 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 3.3/3
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: