Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер)

УЙЛАН, КЕШЕМ!
21.04.2013, 16:51
     Кешем!
     Сиңа ярдәм сорап табигать мөрәҗәгать итә. Әйе, аптырама, бу мин, чиста сулы елга-күлләре, очсыз-кырыйсыз урманнары кими барган, туфрагы һәм һавасы агуланган, кош-кортлары, җәнлекләре елдан ел сирәгәйгән табигать сиңа эндәшә. Бу минем җан авазым! Бәлки, син мине ишетерсең һәм уйга калырсың? Сез, кешеләр, ярдәм сорап иң авыр вакытта гына бер-берегезгә эндәшәсез. Әйе, минем дә сездән ярдәм сорар чагым җитте. Як-ягыңа кара да уйлан, кешем! Табигатьнең шушы хәлгә килүенә синең гаебең юкмыни? Шул гаепләреңне танып, аларны төзәтү вакыты килеп җитте дип уйламыйсыңмы?
     Кешем! Шуның хәтле күп яңалыклар уйлап табасың. Син өйрәнмәгән, син белмәгән нәрсә юктыр инде. Аларны санап та бетереп булмый. Ләкин болар мине, табигатьне, җимерү бәрәбәренә булмасын иде. Зәңгәр күзләрем – чишмәләрне, елга-күлләрне пычрату, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавамны бозу, туфрагымны агулау, җәнлекләрне күпләп юкка чыгару – бу хәзерге цивилизациянең миңа, табигатькә, салган зыянының бер өлеше генә. Әнә ишетәсеңме, сиңа урманнарым эндәшә: "Тукта, уйлан , җирне ялангач калдырма. Зинһар өчен, аны сахра-чүлләргә әйләндермә!” Кош-кортларым ялвара: "Минем җыр-моңнарымнан башка син нишләрсең?” Чишмәләрем елый: "Минем саф, чиста суларымны нишләттең син?” Бу ялвару тикмәгә генә түгел. Мине нинди хәлгә төшерүеңне аңлыйсыңмы син, Кешем?! Мине саклау өчен бүгеннән үк көрәшмәсәң, соңаруың ,берничә дистә елдан бөтен тереклеге беткән чүл уртасында калуың бар. Кешем, күз алдыңа китер, син чүл уртасында бер үзең. Як-ягыңда ник бер тереклек булсын.Сулыш алуы да авыр. Ямь-яшел үләнле, аллы- гөлле чәчәкле,саф һавалы, кош-кортлы, җәнлекле тирә-як нишләгән? Җирнең яме булган тереклек кая киткән соң? Син табигатьнең шушы хәлгә килүен телисеңме?
     Кешем! Әйдә, саклыйк без аны. Бу бүгенге көн өчен генә түгел, киләчәк өчен дә кирәк. Мин, табигать, җирнең матурлыгы, җаны, йөрәге бит. Җансыз җирдә балаларыгыз, оныкларыгыз ничек яшәр соң? Табигатькә карата битараф булу – ул кешеләр язмышына да битараф булу, минемчә. Димәк, киләчәк буынның яшәеше дә синең кулда.
     Мин беләм: син йолдызларга очарга өйрәндең, диңгез-океаннарны буйсындырдың, җир астына да төшү юлларын таптың. Бу искиткеч! Ләкин нинди үрләргә генә менсәң дә, мин сиңа һәрвакытта да кирәк. Син миннән, табигатьтән, башка яши алмаячаксың.
     Кош-кортларым бетә, юкка чыга,
     Чиста һавам кими, авырыйм.
     Табигатьне сакла, югалтма син,
     Киләчәгем синдә дип саныйм!
     Кешем! Син бик күпне булдырачаксың, ярдәм ит, зинһар! Мин сиңа ышанам. Ышанычымны аклый күр!
 
Әнзия ЗАКИРОВА,  Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицееның 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 814 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 1.5/2
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: