Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер)

УМЫРЗАЯ КЫЙССАСЫ
01.05.2013, 16:40
      Ай-һай! Бигрәк матур, искиткеч гүзәл икән бу дөнья дигәннәре! Бөтен тирә-якны: карны, бозны, агачларны ниндидер сихри зәңгәрсу төс чолгап алган!.. Күксел томан үзенә бер серлелек өсти әнә. Зәп-зәңгәр күк гөмбәзе аша сузылган җылы нурлар иркәли үземне. Күрче, бу бит Кояш елмая миңа! Рәхәт тә соң! Нинди күңелле!.. Мин дә елмаям сиңа, Кояш! Синең җылың минем күзләремә күчте, керфекләремә сарылды. Тик... күпне кичергән карт агачлар гына нигәдер бик шомлы шаулыйлар... Кошлар да моңлырак сайрый шикелле...
      Әле генә ләйсән яңгыр явып үтте. Күзне камаштырырлык асыл энҗе тамчыларын да бүләк итте әле таҗларыма. Яңа гына туган умырзая кызының күңеле булсын, дигәндер инде. Булды күңелем, булды, ләйсән кадерлем! Хәтта, җилпенеп, өскә күтәрелеп китәсем килә! Шушы күркәм дөньяның бөтен гүзәллеген күрәсем килә! Күрермен әле, дустым, күрермен. Минем тормыш яңа башланып кына килә бит! Кояш дустымның алтын нурларында коенырмын, ләйсән яңгыр белән уйнармын, табигать-әниемнең кочагында, аның иркә гөле булып, һәр туган таңга сәлам биреп, матурлык таратып, рәхәтләнеп яшиселәр бар әле! Э-эх, күңел күзең белән карасаң, күпме хозурлык, күпме дәрт икән бу табигатьтә! Бәхеткәемнең иге-чиге юк! Ярларыннан тулып ташкан сулар сыман!.. Шундый матур тормыш бүләк иткән Табигать-анама мең-мең рәхмәт!
      Ә кайда соң әле мин? Хозурланып китеп, онытылып торам, бугай... Тирә-юньдә тереклек тә юк кебек. Үзем генә монда... Нишләп үзем генә соң әле мин? Ник мин ялгыз? Кайда минем гаиләм? Умырзаялар гаилә белән яши түгелме соң!?
      Чү, барысын да күрмәгәнмен икән!.. Әнә бит ерактарак кына бер чибәр ханым күренә. Кечкенә генә кызы да бар. Бөтерчексыман тиктормас үзе!
      – Кызчык, исемең ничек синең, әйдә бергәләшеп уйныйк! Кил тизрәк, кил монда! Я, күрегез мине дә, мин дә бар бит бүген! Бер мизгелгә генә булса да, куе яшел яфракларыма, иңнәремдәге ап-ак мамык шәлләремә сокланыгыз, сафлыгымны күреп ләззәтләнегез! Кешеләрне шатландырыр өчен тудым бит мин бу якты дөньяга! Тыныч-тыйнак матурлыкны чын күңелдән бөтен барлыгы белән тоемлый алган кеше соклана да, кызгана да белә инде ул!
      Ниһаять, күрделәр, ахры! Чибәр ханым миңа таба атлый! Тик... аның күзләреннән соклану хисе түгел, ниндидер үзәгөзгеч салкынлык бөркелә. Агачлар да шомлы шаулый, кояш та, нидәндер курыккандай, нурларын җыеп алды. Кинәт ниндидер томан эчендә адашкан кебек булдым, күз алларым караңгыланды. Ханым тоткан кәрзиндәге чәчәкләрнең: "Эх бу кешеләр, нигә үзләрен вәхшиләрчә тоталар икән? Нигә безнең гомерне өзәләр?” – дигән тавышары ишетелгәндәй булды.
      Гомерне өзәләр?.. Ничек инде?.. Безгә бирелгән гомерне өзәргә хаклары бармыни аларның? Мин бит бүген генә тудым! Ю-у-ук! Бер дә кәрзингә керәсем килми минем! Килми! Үземә бүләк ителгән тормыштан ләззәт аласым килә! Минем әле сөенәсем, сөендерәсем килә! Үземнең дәвамчыларымны калдырасым килә. Матур чәчәкләр бөтен җир өстен бизәсен, кешеләр аларга карап соклансын иде...
      Ә хәзер? Бу ничек була инде? Ничек шушы чибәр апа вәхши була алсын ? Янындагы кызчыгы нәрсә күреп үсәр? Ул да шундый булырмы? Мең төрле сорау миемне бораулый, тик берсенә дә җавап таба алмыйм... Нишлим, нәрсә көтә мине? Туганнарымның язмышы шушы кәрзин белән бәйләнгән, димәк?! Шулай булгач, якын киләчәктә аларның берсенең дә булмавы бик ихтимал. Бөтен омтылыш, бөтен хыял, уй-теләкләр бер мизгелдә юкка чыгар микәнни?! Сез дә киләчәк турында уйлыйсыздыр бит, кешеләр? Ни көтә соң киләчәкне? Чәчәкләрнең матурлыгына соклана белмәгән күзләр, кошларның авазларын ишетә һәм тоя белмәгән, кызгана белмәгән таш күңелләр генә калырмы? Таш җылытмый шул! Димәк, җылылык булмагач, бөтен тереклек үлеп бетәргә мөмкин. Кошлар да, агачлар да... Хәлсезләндем, бугай... Томан эченнән чибәр апаның кызына "Шуны гына өз дә, киттек тизрәк, аларны бүген сатасы да бар бит әле,” дигән сүзләрен генә ишеттем. Юк, өзмә мине бөтерчек кыз, өзмә! Мин яшәргә телим!.. Я-шә-ә-р...гә!
 
Регина МӨХЕТДИНОВА, Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 А сыйныфы укучысы 
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (нәсер) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1279 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 2.7/3
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: