Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ҺӘР КЕШЕНЕҢ ЙӨРӘГЕНӘ ЯКЫН
29.04.2013, 11:10
       Һәр кешенең йөрәгенә якын, шул ук вакытта җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Аны туган як, туган туфрак, газиз туган авылың дип атарга мөмкин. Минем өчен − мәктәп елларым шаулап-гөрләп узып бара торган, ямьле Каравыл тау итәгенә урнашкан Карабашым. Әнә ул, мәһабәт һәм мәгърур тау, әллә кайлардан юлаучыларга сәлам бирә, үзенә кунакка чакыра.
       Мин Габдрахман авылында яшәүче әбиләремнән кайтып киләм, газиз балаңны каршы ал, Туган җирем. Читтә әллә ни озак булмасам да, сагынып өлгердем шул Сине. Сулыш алулары рәхәт, иркен...
      Мине бер сорау борчый: нигә кешеләр табигатькә бу кадәр саксыз икән? Гаеп кемдә? "Табигатьне саклагыз!" дигән сүзләрне без еш ишетәбез. Ә нигә аны әйтеп торырга? Кешеләр аңсыз түгел ләбаса. Шулай да... изелгән-тапталган яшел хәтфә үләннәр, үзәге пычак белән җәрәхәтләнгән һәм канат-ботаклары сындырылган сылу ак каеннар, кайрылары сыдырылган юкә агачлары, төбе-тамыры белән йолкып ташланган хуш исле мәтрүшкәләр, кыңгырау чәчәкләр – барысы да кеше кулы белән эшләнгән. Үзләре берәр төп агач утырттымы икән соң бу бәндәләр? Юктыр, мөгаен, язын-көзен нәни үсентеләрне сызылган буразналарга берәм-берәм төртеп барганда, маңгаеннан агып төшкән тир ачысыннан кулындагы җәрәхәтләре сызласа, бу кадәр әшәкелек кылмас иде.
      Елга-күлләребез ни хәлдә соң? Анда да "кызыклы” күренешләргә юлыгырга була. Балыклары гадәти түгел: саңак-канатлары су җәнлекләренекенә охшамаган. Дөрес, төрле агулы матдәләр агызган суларда ничек сәламәт тереклек булсын инде. Зур-зур торбалардан ташкын булып бертуктаусыз ургылып агып яталар бит. Аның парлары һавага күтәрелә, болытка әверелеп, күкне бераз гизгәннән соң, "шифалы” яңгыр булып, җирне коендыра. "Элек, - ди әбием, - бала чакларда, җиләккә җәяү йөри идек. Эчәргә су алып бару юк. (Хәзер генә ул машинада йөрү, ашарга-эчәргә дә үзең белән.) Кире кайтканда, бик эчәсе килә. Урман буендагы сукмакларга җыелган суларны иелеп эчәбез дә юлыбызны дәвам итәбез. Авыручы да, зарланучы да юк.” Ул сөйләгәннәр әкият төсле тоела миңа. Җыентык суны түгел, торба аша килгән суны да кайнатмыйча эчәргә кушмыйлар җәй көннәрендә. Менә ничек саклыйлар безне әти-әниләребез! 
      Ә тәмсез исле – газлы һаваны ничек чистартырга, аңардан саклану чарасы бармы? Противогаз киеп йөрсәк кенә...
      Чебен-черкиләре дә үзгәрде бит аның. Күр инде, нәни генә бер бөҗәк тешләгән урын зур шешкә әверелде. Ни хикмәт? Чәчәкләрнең агулы нектарын җыйганнардыр инде, мөгаен, минем өстә тәҗрибә уздыралар: елармынмы, әллә чыдармынмы? Мин бирешмим, күзләремне чытырдатып йомам да алга планнар корам: чиста һава бүлеп чыгара торган машина, җир өстен чүп-чарлардан, елга-күлләрне агулы сыекчалардан саклый торган робот-дус уйлап табарга кирәк. Әйдәгез, кушылыгыз миңа, дуслар, табигатьнең яшь сакчылары!
 
Ильяс МИНҺАҖЕВ, Бөгелмә районы, Карабаш беренче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 894 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: