Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

САЙРАР КОШЛАР ТЫНМАСЫН
25.04.2013, 23:24
        Адәм баласының дөньяга килүе, яшәү рәвеше, тәненең һәрбер күзәнәге табигать белән бәйле, чөнки адәм баласы җирдән яратылган, ул – җир кешесе. Ә җир йөзендә барлык тереклек тә – табигать.
        Чит җирләрне күпме генә мактамасыннар, туган якны берни дә алыштыра алмыйдыр, мөгаен. Ни дигәндә, аның язы да, кышы да, җәе дә, көзе дә бар. Шаярып аккан гөрләвекләре, биешеп тамган тамчылары белән язы күңелле; җитез ак бураннары белән кышы матур; күкрәп-яшьнәп яуган яңгырлары, хуш исле чәчәкләре белән җәе күркәм; алтын башаклары белән көзе дә күңелгә якын. Инде шушындый матур җиргә кеше хуҗа итеп яратылган икән, димәк, ул җирнең табигатен дә сакларга бурычлы, дип уйлыйм. Ә инде туган йортыбызның нинди булуы бары тик үзебездән генә тора.
        Без җәй саен әбием янына авылга кайтып ял итәбез. Табигате белән матур җирләрнең берсенә урнашкан Апач авылы. Аның кошлар тавышына күмелеп утырган таллары арасыннан аккан инеше дә, шаулап үскән нарат, каен урманнары да, җиләкле тау итәге дә, авыл башындагы саф сулы чишмәсе дә минем күңелемә бик якын. Әлбәттә, мондагы табигатьнең матурлыгы авыл кешеләреннән тора. Минем дә сезне авылыбызның шундый мөхтәрәм кешеләренең берсе – Галләм бабай белән таныштырасым килә. Галләм бабайны, аның изге эшләре турында якын-тирәдә белмәгән бер генә кеше дә юктыр.
        Чишмәсез авылны мин күз алдына китерә алмыйм. Авылыбызның чишмәле булуы да нәкъ менә Галләм бабайның алтын кулларыннан тора. Ул торгызган чишмәнең суыннан кем генә авыз итмәгән: сусаган юлчылар да, кырда эшләп арыган игенчеләр дә... Хәтта, йортларга су торбалар аша килсә дә, авыл халкы чәйгә дип суны шул чишмәдән ала. Авылга төшкән киленне, су юлы күрсәтергә дип, шушы чишмәгә алып төшү йоласы да сакланган монда. Челтерәп аккан бу чишмәне кем генә яратмый икән! Галләм бабай аның янына өянке дә утырткан, аның күләгәсе астына утыргыч та ясап куйган. Анда төшеп, чыннан да, чишмә җырын тыңлап, салкын суын эчсәң, тәнең сихәтләнеп киткән кбек була. Мондый чакта һәркем күңеленнән генә булса да чишмәне карап торучыга рәхмәтләрен укымый калмыйдыр.
        Ни кызганыч, дөнья бары изгелекләрдән генә тормый шул. Әле безнең арада явызлыклар кылудан "тәм-ямь” табып яшәүчеләр җитәрлек. Бигрәк тә яшьләрнең тәртипсез кыланышларына җан әрни.
        Былтыр җәй менә шушы ямьле чишмә буена бер төркем егетләр, кызлар төшеп ял иткән. Үзләреннән соң авыл халкы өчен сафлык, чисталык билгесе булган чишмә буен мәсхәрәләп китеп барганнар. Бу хәлдән соң авыл халкының күңеле рәнҗеде. Хәтта өянкедә сайрап туймый торган кош та тынып калган кебек булды.
        Көрәген күтәреп, 70 тән узган Галләм бабайның чишмәгә таба акрын гына атлавын күргәч, без бер төркем бала-чага аңа иярдек. Ул җимерелгән баскычларны төзәткәндә, без чишмә янындагы чүпләрне җыйдык. Ул көнне барыбыз да тып-тын, сөйләшмичә генә эшләдек. Эш беткәч, көрәгенә таянып уйга калган Галләм бабай янына килеп утырдык. Тынлыкны бозып, кемдер: "Чишмә суы гел агып торамы икән, аның суы кипмиме?” – дип сорап куйды. Галләм бабай үзенең җыерчыклы битен сыпырып куйды да: "Әнә, теге урманны күрәсезме? – дип, урман ягына күрсәтте ул. – Анда кошлар сайрый, ул кошлар үзләренең туган урманнарын корытмас өчен агачларны бөҗәкләрдән чистартып торалар. Кунып сайрар ботаклары, оя корган агачлары исән булгач, әнә нинди матур итеп сайрыйлар алар. Менә без дә үзебезнең туган җиребезне, матур табигатебезне сакларга, чишмәләребезне корытмаска тиешбез. Шул чагында гына без бу җирдә матур итеп, бәхетле булып яши алырбыз”, – диде ул. Без барыбыз да Галләм бабайны уйга калып тыңладык. Кем нәрсә турында уйлагандыр, әмма ләкин мин үземне бер кошчык итеп хис иттем. Минем күңелем сайрый иде...
 
       Таңсылу СУНАЕВА, Яр Чаллы шәһәре, 19 нчы номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең 6 "Г” сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1334 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: