Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ШӘҺӘРЕБЕЗДӘН БЕРКАЯ КИТӘСЕМ КИЛМИ
25.04.2013, 19:34
         - Айгөл, тынычрак сөйлә. Айсылу көне буе йоклый алмыйча, боргаланып ятты. Әле яңа йоклап китте. Уята күрмик, - әтием шул сүзләр белән ишегемне әкрен генә ябып китте. Ләкин мин йокламыйм, күземне генә йомып ятам. Әниемнең әйткән сүзләре колак төбемнән китми: "Күрше йорттагы Сәвия үлгән диләр”... Беләм бит мин ул апаны. Аның ике улы - Рамил белән Рамис безнең мәктәптә укыйлар. Әле кичә генә, укулар беткәч, бергә сөйләшә-сөйләшә кайткан идек. Соңгы арада алар бик боек йөрсәләр дә, кичә ачылып китеп, киләсе елга планнарын сөйләп ташладылар. Әтиләре белән әниләрен диңгез буена алып барырга җыеналар икән... Ә әниләре үлеп киткән... Ничек инде үлгән? "Яман шеш булган икән бит аның”, - әниемнең еламсыраган тавышын ишетәм. Яман шеш... Нигә шундый яман соң син? Нигә яман шеш белән авыручылар күбәеп китте соң әле? Узган ел дустым Сәриянең әтисе дә йөткереп йөрде-йөрде дә үлеп китте. Анда да яман шеш, диделәр. ”Безнең шәһәр яман шеш белән авыручылар саны буенча иң алдагы рәтләрдә тора,”- дип сөйләделәр беркөнне телевизордан да. Шәһәр янындагы заводлар һаваны бик нык пычраталар икән. Әйе, ул заводлар яныннан узып киткәндә күргәнем бар: завод тирәсендәге агачлар да кап-кара бит. Димәк, заводлардан чыккан төтен аларга да үз зыянын сала.
        Әтиемнең йомшак тавышы ишетелә:
        - Кара әле, Айгөл, мин менә нәрсә уйладым бит әле. Китәргә кирәк безгә Каенлыкка. Ичмасам, туйганчы саф һава суларбыз. Бу шәһәрдә Айсылуның да сәламәтлеге бетте бит инде. Авылда әти-әни белән яшәрбез. Айсылу авыл мәктәбенә укырга барыр. Син ничек уйлыйсың?
         Әни бик озак дәшмәде. Тик бераздан гына:
         - Белмим инде, Илфат. Айсылу хакына әллә уйлап карыйбызмы? – диде.
         Моны ишеткәч, чак кына урынымнан сикереп тормадым. Тик тагын ютәлем тамак төбемә килеп тыгылды. Укшып-укшып ютәлләргә тотындым. Бүлмәмә йөгереп кергән әнием дару каптыргач кына, басылгандай булды. Менә шулай ел саен, каеннар яфрак ярганда, минем белән әллә нәрсә була: тик торганда, көчле ютәл урынга егып сала. Аллергия, ди врачлар. Яшәү урынын алыштырырга кушалар. Әти шуңа ишарә иткәндер инде. Ләкин минем шәһәребездән беркая китәсем килми. Шундый матур бит ул минем туган шәһәрем. Ул Кызыл Чишмәсе, Чулман елгасы, ул язын котырып ап-ак чәчәк аткан алмагачлары! Ничек инде шуларны ташлап китәргә кирәк?! Ләкин, ни кызганыч, бу шәһәрнең һавасы минем сәламәтлегем өчен – дошман. Их, нигә галимнәр шул һаваны чистарта торган җайланма уйлап чыгармыйлар икән? Хәзер бит ниләр генә юк! Һаваны чистарта торган җайланма кирәк безгә, әй, галимнәр, ишетегез әле мине!
 
 
Алинә ЙОСЫПОВА, Түбән Кама шәһәре, Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 33 нче гомуми белем бирү мәктәбенең  8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 795 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 1
1 edinstvennaya   (25.04.2013 23:24)
smile

Исеме *:
Emailы:
Код *: