Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ШАУЛАП ҮСӘ БЕЗ УТЫРТКАН АГАЧЛАР
06.04.2013, 22:12
     Күптән түгел Татарстанга миллион агач утырту компаниясе авторы, 15 яшьлек Феликс Финкбайнер килде.Ул 9 яшендә миллион агач утырту акциясен башлап җибәрә. Бу 2007 елга туры килә. Ә безнең Биектау районы Шуман мәктәбе укучылары беренче агачларын 1987 нче елда утырта.
     Кем генә үзе утырткан урманнарның шаулап үскәнен күреп горурланмый икән. Матурлыкны сизү, аны аңлау һәр кеше күңелендә булырга тиештер, минемчә. Урманнар һәрбер тере булган җан иясе күңелендә бары тик шатлык хисе генә уята. Бу хис Шуман мәктәбе укучыларына яхшы таныш, чөнки менә инде күп еллар без үз авылларыбыз әйләнәсенә урманнар утырту белән шөгыльләнәбез. 1987 нче елларда безнең әни-әтиләребез тарафыннан башлап җибәрелгән эш әле дә булса дәвам итә. Шуман мәктәбе укучылары һәм укытучылары көче белән - 700 гектар җиргә ике миллион ярым агач утыртылды. Авылларыбыз тирәсендә күп кенә чыршы, нарат, каен урманнары үсеп чыкты. Үзебез утырткан агачларның шаулап үсеп утыруын күреп күңел шатлана.
     Урман утыртуы җиңел эшләрдән түгел. Һәр ел саен без үзебезгә 50-70 гектар җиргә агач утырту максатын куябыз. Бу үзе бер кечкенә урман дигән сүз. Моның өчен безнең урман хуҗалыгы белән килешү төзелгән һәм үзебезнең мәктәп урманчылыгы да булдырылган.
     Гадәттә, безгә әзер яшь үсентеләр кайтаралар. Аларны утырту күпкә җиңел. Ә инде әзер үсентеләр булмаганда да эш тукталып тормый. Без көзен урманга барып, яшь агачларны казып алабыз. Аларны, тамырларына зарар китермичә, 20-25 әр итеп бәйлибез.Җитәрлек дәрәҗәдә җыйгач, күл буендагы дымлы туфракка тамырларын күмеп калдырабыз. Яз җиткәч, үсентеләрне кире казып алабыз һәм алдан әзерләнеп куелган урыннарга утыртабыз. Агачларны утырттың да эше бетте, дип уйласагыз- ялгышасыз. Аларны тәрбияләп үстерү дә безнең өстә. Яшь, көчсез үсентеләр өчен әле без җаваплы. Көз айларында агач утырткан мәйданнарны чистартабыз, китмәгән үсентеләр урынына икенчеләрен утыртабыз. Бу эшне без бик теләп башкарабыз, чөнки тиздән без үз хезмәтебезнең юкка булмаганлыгын күрәчәкбез. Каеннар инде 5-6 елдан, ә чыршы, имәннәр 10-15 елдан урман булып шаулаячак.
     Урман хуҗалыгы безгә такта ярдырып бирә. Без бу такталарның яртысын үзебезнең кирәк-ярак өчен тотсак, яртысыннан сыерчык оялары ясыйбыз. Бу ояларны үзебез утырткан агачларга эләбез. Язын урманнарыбыз сыерчык сайравына күмелә.
     Ел саен хезмәтебез зурдан бәяләнә: район, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министлыгы безне мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкли.
     Бу урманнардан үзебез генә түгел, ә бөтен тирә-як халкы, хәтта шәһәр кешеләре дә файдалана. Бездә үскән чикләвек, гөмбә һәм җиләкне җыеп бетергесез. Җәй айларында, чиләкләрен тотып, җиләкчеләр агылса, көзен тубалларын гөмбәләр белән тутырган гөмбәчеләрнең канәгать йөзләрен күреп тагын бер шатланып куясың. Бу бит – безнең хезмәтебез нәтиҗәсе!  
     Урман – кошларның, җәнлекләрнең туган йорты да. Урманнар үстереп, без табигатьне икеләтә саклыйбыз дигән сүз. Көз айларында байбаклар (суроклар), ояларыннан чыгып, симез түшләрен кояшта кыздырып утырсалар, куяннар, төлкеләр, кабан дуңгызлары, пошилар да кешедән курыкмый яшиләр. Җәй айларында гаиләләре белән йөргән кабаннарны еш күзәтергә туры килгәли. Кыш айларында һәр агачта диярлек җимлек эленгән. Шулай без кошларны ач үлемнән саклыйбыз, аларны көзен җыеп киптергән миләш, балан белән сыйлыйбыз. Шуңа да ерак себер якларыннан очып килгән кызылтүшләр һәм песнәкләрнең күбесе безнең урманнарда кышлый.
     Һәр елның март аенда мәктәптә "Кошлар көне” зурлап үткәрелә.Без бу бәйрәмдә үзебезнең еллык эшебезгә йомгак ясыйбыз, нәтиҗә чыгарабыз. 
     Бу 2013 нче ел – экологик культура һәм әйләнә – тирә мохитне саклау елы. Без моңа бик шат. Димәк, бу ел – безнең елыбыз! Һәр җирдә яшәгән кеше табигатьне яратсын, аны сакласын дигән теләктә каласы килә.
 
      Гөлчәчәк АБДУЛХАЕВА, Биектау районы, Шуман мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1490 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: