Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

СИХРИ ГҮЗӘЛЛЕКНЕ САКЛЫЙК
25.04.2013, 15:57
        Бигрәк серле, искиткеч могҗизалы, кызыклы син, табигать!! Без, кешеләр, күпме генә тырышсак та, синең ышанычлы яшерелгән серләреңне беркайчан да чишеп бетерә алмабыз шикелле. Без сиңа буйсынабыз, синең белән яшибез, синнән башка сулый да алмыйбыз. Атналар буе көтеп алган, иң яхшы өметләр белән тупланган планнарыбызны син бер мизгелдә үзгәртәсең дә куясың. Бу могҗиза түгелмени? Ә кыш артыннын яз, яздан соң җәй, җәй артыннан көз, көздән соң тагын кыш килүе үзе бер чишелмәслек сер түгелме соң? Нигә соң бер тапкыр да кыш артыннан шундук җәй, яки көз артыннан яз килгәне юк? Нигә кешеләр, күпме генә тырышсалар да, иртәгәге һава торышын төгәл генә әйтеп бирә дә, үзгәртә дә алмыйлар? Нигә кыш көне ап-ак кар, ә җәй көне яшенле яңгыр ява, ә киресенчә түгел? Бу һәм шундый тагын бик күп сораулар, галимнәрнең тырышлыгына карамастан, инде ничә гасырлар буена җавапсыз кала.
        Хайваннар дөньясында да кызыклы, безгә аңлашылмас әйберләр күп. Кошларның нинди генә салкын җилләрдә дә, ялгышмыйча, җылы якларга очып китүләре, аннары, соңламыйча, юлны бутамыйча, туган ягыбызны яз белән котларга кайтулары бигрәк күңелле вакыйга бит! Бигрәк тә балалар өчен: алар әтиләре, абыйлары белән кошларга оялар ясарга ашыгалар һәм, күзләрен тәрәзәдән ала алмыйча, кошларның кайтуын көтәләр.
       Табигать, син безне куандырасың, ашатасың, эчертәсең, яшәргә урынын да бирәсең, боегып, күңелсезләнеп калган чакларда сердәш тә була беләсең, күңелебезне күтәрәсең. Мең рәхмәт сиңа барлык сихри күренешләрең өчен!
       Кызганычка каршы, безнең өчен кылган тырышлыкларыңа карамастан, сине рәнҗетәбез, кыерсытабыз. Көннән-көн әзәеп барган үсемлекләр, кошлар, хайваннар, кибеп барган елга-күлләр кешеләр турында нәрсә уйлыйлар микән? Уйлап карасаң, аларның күбесен хәзер табигать кочагында түгел, ә Кызыл китап битләрендә генә күреп була. Урамда яткан чүп-чарның саны да көннән-кән арта бара. Яшеллек, саф һава, кошлар сайравын шәһәрдә бик сирәк күреп, ишетеп була, моның өчен авылга кайтырга кирәк. Мин бөтен кешелек өчен табигать алдында оялам, китергән зыяннарыбыз өчен үкенәм. Әгәр дә мөмкин булса, бөтен хайваннарны Кызыл китаптан урманнарга, далаларга, үсемлекләрне – болыннарга, кошларны – агач башларына, күккә таратыр идем. Юк шул, үткән эшне төзәтеп булмый. Бары тик алга таба без, кешеләр, үзебез ясаган ялгышларны аңлап, аларны төзәтсәк кенә, табигатьнең бөтен матурлыгын, сихрилеген саклап калып булыр. Табигать ул безгә туган йортыбыз шикелле үк якын һәм кадерле. Барлык кешеләр дә шуны аңласыннар, күрсеннәр иде.
 
Алсу САДЫКОВА, Яр Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның 7 сыйныф укучысы  
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 792 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: