Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬНЕ ҮПКӘЛӘТМИК
30.04.2013, 17:07
     Иң матур җирне сайлап куыш коралар, учак ягалар, казан асалар, табын әзерлиләр. Шундый матур урында туйганчы ял итәләр, күңел ачалар да чүп-чар калдырып, кайчакта учакларын да сүндереп бетермичә кайтып китәләр. Нәтиҗәдә, табигать безгә үпкәләп кала. Ник дигәндә, гүзәллек, матурлык таплана. Кешеләрнең җавапсызлыгы, рәхимсезлеге аркасында бүгенге көндә безнең табигатебез фаҗига алдында. Димәк, табигатьнең дошманы – кеше үзе.
     Яз килүен түземсезлек белән көтеп алабыз. Карлар эреп, сулар агып киткәч, җирләр ачылып кала. Җир өсте теләсә кайда аунап яткан чүп-чар белән чуарланган. Чүп араларыннан яшел чирәм шытып чыгарга азаплана , иреккә омтыла. Әгәр кешеләр чүпләрен махсус савытларга ташласалар, мондый күңелсезлек килеп тумас иде. Без үзебезнең яшәү чыганагы булган табигатебезне күз карасы кебек сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез.Һаваларыбызны саф , сулыкларыбызны пакь килеш, урманнарыбызны яшел, табигатебезне бай, матур килеш тапшырырга иде!
     Җир кардан арчылуга, мәктәбебез белән тирә-юньне чүп-чардан арындырырга тотынабыз. Көн дәвамында берничә трактор арбасы чүп белән тула. Нинди генә ташландыклар юк анда! Ә бит якында гына махсус савыт та тора югыйсә. Әйе, хуҗалык ияләре үзләренең йорт әйләнәсен бик тырышып чистарткан, сүз дә юк. Тик мин әйләнә-тирәне пычратып , үзенең йорт тирәсен генә ялт итеп тоткан кешеләрне чиста кешегә санамыйм. Аларның чисталыгы койма белән әйләндереп алган үз хуҗалыгы кадәр генә.
      Аларның чисталыгы койма белән әйләндереп алган үз хуҗалыгы кадәр генә. Сабан эшләре төгәлләнгәч, җәйнең иң матур көнендә, чәчәкле болыннарда Сабан туен уздырабыз. Шаулап-гөрләп Сабан туйлары узып китә, тапталган моңсу болынлыкта тагын чүп өемнәре кала. Әйе, аллага шөкер, халкыбыз хәзер бернинди мохтаҗлык кичерми яши, тик менә тәрбия генә җитми. Җирдә яшәгән һәр буын табигатькә карата шундый битараф мөнәсәбәттә булса, киләчәктә кешелекне ни көтә?
      Зинһар өчен, болай тупас булып яшәмик әле, битарафлыкны ташлыйк, киләчәк буын хакына җиң сызганып эш башлыйк! Яшәешне саклап калу өчен бу көрәштән бер кеше дә читтә калырга тиеш түгел дип саныйм мин. Табигать-Анадагы матурлыкны, байлыкны бер югалтсак, кире кайтарырга да мөмкин булмас бит. Шулай булгач, экология диюебез, беренче чиратта, табигатькә, тереклеккә шәфкатьле, сак караш дигән сүз ул.
 
Камилә АХМЕДОВА, Арча 7 нче номерлы урта мәктәбе 6 нчы сыйныф укучысы 
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 797 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: