Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТӨШ
06.04.2013, 01:10
      Укулар беткәч, җәй башында шәһәрдән авылга әбием янына ялга кайттым.
      Шулай беркөнне иртән ихатада әбием белән эшләрне тәмамлап кергәч, тәмле итеп чәй эчеп алдым да, су буйларын карап кайту нияте белән, бәрәңге бакчасы артындагы капкага юнәлдем.
      Капканы ачуым булды, үземнең кая килеп кергәнлегемне аңламый башладым. Кояш юк, көн төнгә якынлашкан вакыттагы кебек караңгыланган. Басып торган җирем көеп ята, үлән дисәң, үлән түгел; кайчандыр тап-такыр сукмак хәзер сикәлтәләнеп, кәсләнеп беткән. Алга таба атлыйм. Моңсу таллар тагы да кәефсезләнгәннәр, ботакларында яфраклары да берән-сәрән генә калган. Бормаланып сызылып киткән сукмак мине күл буена алып килде. Горур камышлар башларын игәннәр, күлнең сай урынында балыклар чирткәне дә, чуер ташлар да күренми, күл өсте шәмәхәләнеп тора. Кошлар да сайрамый, табигать тынган, ниндидер шомлы халәт бөтен тирә-якны биләп алган. Офык та күренми, офыкта урнашкан таулар, урманнар, урман артындагы күрше авылның өй түбәләре - бар да юкка чыккан.
      Мин күл тирәсендә нишләргә белми аптырап торганда, кинәт куркуымнан әбиемнең өендә уянып киттем. Сикереп тордым да бәрәңге бакчасы артындагы капкага юнәлдем. Капканы ачарга куркып, такта ярыкларыннан карадым:
      Бәрәңге бакчасы арты яшел хәтфәле бәбкә үләне, ә үлән кояш нурлары астында ялтырап-ялтырап китә торган чык тамчылары белән капланган иде. Ике ягыннан ромашкалар үсеп утыручы, су буена илтә торган сукмак чая кызлар кебек боргаланып-сыргаланып, таллар артына кереп качкан. Моңсу таллар, кошлар сайравына кушылып, үз көйләрен көйлиләр, ә тал яфраклары арасыннан үтеп чыккан кояш нурлары минем күземне чагылдырып уйныйлар. Табигать шундый матур, иксез-чиксез ераклыкка күз карашымны алып китә торган алсу офык та, таулар, урманнар, күрше авылыбызның өй түбәләре артыннан елмаеп карап тора.
      Мин җиңел сулап куйдым. Капканы киң итеп, курыкмыйча ачтым. Сукмак буйлап, йөгереп су буена төштем. Үтә күренмәле күл суы, күл төбендә таралып яткан эреле-ваклы ташлар, бер-берләрен куышып уйнаган кечкенә балыклар, күл тирәсендәге төз камышлар мине таң калдырдылар.
      Мин моңарчы күрмәгән төсле тирә-юнемне, җирне, зәңгәр һаваны томырылып күзәттем. Туган ягымның гүзәллегенә таң калдым. Баш очыма тияр-тимәс булып асылынып төшкән ап-ак болытларга утырып һавада йөзәсем, авылымны, аның басу-кырларын, урманнарын, болыннарын, авыл урамнарын кош оча торган биеклектән карыйсым, офыкларга кадәр барып җитәсем килде.
      Нинди матур икән бит безнең Туган як! Нинди матур икән бит минем әбием яшәп ята торган авылымның табигате! Мин моңа кадәр ул матурлыкны күрмәгәнмен икән бит.
      Мин үземнең табигать дигән бик бай дөньяда яшәп ятуымны аңладым. Миңа аның һәрнәрсәсе – койма буйларында үсеп утырган тигәнәкләре, юл буйларындагы тузанлы шәфраннары, әбием чүпләп бетергәннән соң да тиз арада калкып чыга торган чүп үләннәре һәм башка бик күп үсемлекләре, бөҗәкләре бик нык якын, табигатьнең аңлатып бетереп булмый торган әллә нинди серле күренешләре кызыксындыра һәм аңлашыла башлады.
      Әбием яши торган өйнең капкасына җиткәндә мине тагын бер сорау басты. Ә бу матурлык, бу табигать дигән бай дөнья көннәрдән бер көнне йокымнан торуыма юкка чыкса, без, кешеләр, нишләрбез ?! Иңсәмә килеп кунган күбәләк тә, талгын гына исеп куйган йомшак җил дә, шул җилләрнең дулкынында тирбәлеп килгән тәти кош та мине аңлагандай тоелдылар.
      Әле генә үзем белән булган хәлләр турында сөйләү өчен, табигать дигән дөнья турында бетмәс-төкәнмәс сораулар бирер өчен, яшелчә бакчасында чүп утап йөрүче әбием янына кереп киттем.
      Без, әбием белән икебез, җәйге иртәдә шау чәчәккә күмелгән бакча уртасында, сөйләшә-сәйләшә, эшебезне дәвам иттек, ә ял иткән арада зәңгәр күкнең, кояшлы көннең саф һавасын сулап, табигатьнең манзарасын күзәттек.
 
Лениза МӨХӘММӘТОВА, Мөслим районы Үрәзмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы 
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 785 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: