Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬ-АНАБЫЗ БИРГӘН БАЙЛЫКНЫ ЮГАЛТМЫЙК
02.05.2013, 14:38
      "Кешеләргә ялгыш берәр авыр сүз әйтсәң үпкәлиләр, озак вакыт ачу саклыйлар. Табигать исә ачу сакламый: без быел сындырган шомырт агачы киләсе язда ап-ак булып яңадан чәчәк ата. Аның ачу сакламавыннан без усал файдаланабыз. Бәлки, аның ачулануы, вакытында безнең кулга сугуы кирәктер. Юк, табигать алай итә алмый. Кешеләр былтыр эшләгән начарлыклары өчен үкенәләрдер, тагын бер генә тапкыр чәчәк атыйм, ди ул. Һәр яз саен шулай эшли”, - дип язган Фәнис Яруллин. Нәтиҗәдә, адәм баласы аның юмартлыгыннан файдаланып, тагын да ныграк кылана.
      Кайчандыр куе булып утырган Мари урманнары сүздә генә куе булып калды. Танышларым әйтүенчә, аның эчендә бары агач төпләре генә утырып калган. Урманнар – безнең төп энергия чыганагы. Әмма киләчәк буынга нәрсә калыр? Без алар алдында ничек җавап тотарбыз?
      Шәһәргә алып баручы олы юлдан барганда һәркем игтибар итәдер: юл кырыйларында ике яклатып чүп-чар капчыклары сузылган. Берәү-икәү генә булса, ул кадәр аптырамас та идек, әмма ул бит берәр чакрым ераклыкка кадәр җиткән. Димәк, машина йөртүчеләр, озак уйлап тормыйча, чүп-чарларын юл буена гына ташлап китәләр. Ансат ич: беркем күрми, беркем ишетми.
      Кече буын барысын да күреп үсә. Кесәдән чыккан фантик кәгазьләре зур фаҗиганең кечкенә тармаклары. Бер көнне юл буйлап барам. Каршыма олы яшьтәге, кулына чиләк тоткан бер абый очрады. Бер чиләк юынтык суларын юл уртасына китереп түкте . Олы яшьтә булса да, бу абый табигатьне сакларга кирәклегенә төшенмәгән.
      Әйе, без чыннан да артыграк кыланабыз. Күренекле балалар шагыйре Рәзил Вәлиев әйткәнчә: "Табигатькә кеше кирәк түгел, ә кеше табигатьсез яши алмый. Җәнлек-җанварларны гына карагыз сез: алар табигать законнары буенча яши, алардан табигатькә бер зыян да юк. Ә кеше кыра, җимерә, елгаларны туктата, урманнарны кисә, һавага күпме агу очыра...Табигатьнең үз баласы булса, үзен тудырган дөньяга шулай карамас иде ул. Димәк, кеше- табигатьнең үги баласы”. Чыннан да, үги баласы. Үз баласы булса, ул аяз көн булдыру өчен табигать-ана биргән болытларны куып йөрер идеме? Тирә-яктагы җан ияләрен, хәтта кешенең үзен вәхшиләрчә үтерер идеме? "Комсызланып, табигатьне талау, башкалар өлешенә кереп баерга тырышу – бик зур җинаять. Табигатьтә һәр җан иясенә тереклек итәргә һәм үзенең дәвамын калдырырлык кына байлык һәм мөмкинлек бар. Шуңа күрә һәр җирдә кеше аннан үзенә кирәк кадәр генә алырга һәм башкаларны да шуңа өйрәтергә тиеш.
       Табигатьтән берне аласың икән, аңа икеләтә кайтарырга кирәк. Шулай гына саклап калып була аны,” – дип язган Заһид Фәйзи. Табигать-Анабыз биргән байлыкны югалтмыйк!
 
Ралия АБДУЛЛИНА, Биектау  районы,   Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1234 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: