Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬ БЕЛӘН ДУС БУЛЫЙК
29.04.2013, 10:53
      Табигать ул төрле җирдә төрлечә. Кеше адаша торган куе урманнар бар. Түбәләре күккә тиеп торган, яшеннәр уйнаганын күзәтергә яраткан биек таулар бар. Туфрагы комнан гына торган сусыз чүлләр бар. 10-20 метрлы китлар колачлап йөзеп йөргән төпсез океаннар бар. Күз ачкысыз бураннары белән төньяк полюс бар. Бөтен җирдә дә кешеләр яши. Минемчә, һәр җирдә табигатьнең үз матурлыгы. Ул матурлыкны күрә белергә генә кирәк. Хәзер шушы без яраткан табигать бик каты "авырый” диләр. Һәм чирләтүчеләр без – кешеләр икән. Җир шарының экологиясе көннән - көн начарлана бара диләр. Мине бу хәл бик каты борчый. Мин бу турыда еш кына уйланам. Табигать нилектән начарлана соң? Кеше үз алдына "Нәрсәне үзгәртергә кирәк?”- дигән сорау куеп, бүген аңа җавап табарга тиеш.
       Бу сорауга минем Яр Чаллы шәһәренә нигезләнеп җавап бирәсем килә. Шәһәребез табигатьнең иң гүзәл почмагында - Чулман буенда урнашкан. Һәм безнең максатыбыз - шушы матурлыкны киләчәк буын өчен дә саклап калу. Калган шәһәрләрдән шәһәребез үзенең ачык, иркен булуы белән аерыла. Йортларның артык биек булмавы, киң проспектлар булуы яшел паркларга, бульварларга да урын бар дигән сүз. Чаллыда үсемлекләрнең, агачларның нинди генә төре үсми! Күкләргә ашып үскән Америка тупыллары да, җылы якларда үсә торган ясмин куаклары да, яз көне ак күлмәкләре белән яшь кәләшләрне көнләштерүче алмагачлар да, кук чыршылар да үсә бездә. Үсемлекләрнең күп булуы бик кирәк, чөнки алар һаваны чистартып кына калмыйлар, шәһәргә ямь, яшеллек, матурлык бирәләр. Һәр елны Чаллыда бик күп агач утырту, аларны үстерү эшләре бара. Бу бик күркәм күренеш.
       Соңгы елларда шәһәрдә машиналар саны шактый күбәеп китте. Алар, һавага пычрак газлар чыгарып кына калмыйлар, яшел территорияләрдә урнашулары белән дә табигатькә тискәре яктан тәэсир итәләр. Ләкин бу өлкәдә дә эшләр алып барыла, минемчә. Кешеләрне велосипедка утырту сәясәте бара. Бу машиналардан бераз баш тарту дигән сүз. Велосипедчыларга махсус шартлар булдырыла: парклар, велосипед өчен юллар төзелә. Ләкин бу эш әле бик акрын бара, җитәрлек дәрәҗәдә түгел әле. Минемчә, бу эшне тагын да җәелдерергә кирәк!
      Яр Чаллы янында урнашкан заводлар ("КамАЗ”заводлары) табигатькә шулай ук начар тәэсир итәләр. Әмма, һавага, суга чыга торган пычракны әзәйтү максаты белән шәһәрнең заводларында төрле җайланмалар куела.
      Шәһәребезнең, шулай ук башка бик күп шәһәрләрнең иң зур проблемасы – җирләрне синтетик, химик матдәләр белән пычрату. Яр Чаллының читендә дә пыяла, пластмасса, тимерләрләрдән торган чүп тавы елдан ел үсеп бара. Бу әйберләр бит черемиләр. Аларны нишләтергә соң?
      Кайбер кешеләр чүпне теләсә кайда ташлап китәләр. Яр буйларында да, чишмә яннарында чүплек күреп, йөрәк әрни. Бу - кешеләрнең әхлаксызлыгы, тәрбиясезлеге. Балаларына, оныкларына нәрсәләр калыр дип уйлыйлардыр. Кешеләр бу турыда ешрак уйлансыннар иде!
      Шәһәребездә бу проблемаларга бик җитди карыйлар, минемчә. Һәр елны язын да, көзен дә шәһәр урамнарын җыю буенча өмәләр үткәрелә. Бу эшкә балалар, укучылар, шәһәр башлыклары да кушыла. Шәһәрнең су буйларын, урманнарын, паркларын, мәйданнарын чүптән чистарталар. Мин дә бу өмәләрдә бик теләп катнашам, чөнки табигатьне бик яратам, шәһәремнең чиста, матур булуын телим.
      Шәһәрдә башка илләр практикасы буенча чүпне җыеп, төрле-төрле савытларга салып, кабат эшкәртүгә җибәрәләр. Димәк, кайчандыр чүп булып ятучы әйбер яңа материалга әйләнә.
      Гаҗәп дөнья ул табигать. Ул - гүзәллек, матурлык. Һәм без шушы матурлыкны күреп, сокланырга, үзебез дә матур, яхшы булырга тырышырга тиешбез. Икенчедән, табигать – ул безнең туган йортыбыз. Туган йортта гына кешегә җылы, туган йортта гына аның җаны, тәне ял итә. Өченчедән, без – табигать балалары, димәк, аны әниебезне яраткан кебек яратып, аның турынды кайгыртырга, аны сакларга тиешбез. Кеше табигать белән дуслашырга, тату яшәргә тиеш. Табигатьтән күпме алабыз, аңа шулкадәр бирергә тиешбез, аның өчен кулыбыздан килгәнне барысын да эшләргә кирәк.
 
Алия ЙОСЫПОВА, Яр Чаллы шәһәре, 60 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 948 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: