Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬ БИТАРАФЛЫКНЫ КИЧЕРМИ!
23.04.2013, 20:48
        Иншалар бәйгесендә катнашу теләгем югары сыйныфларга күчкән саен арта бара. Кызыклы иҗади бәйгеләр турында белешәм. Таләпләрен укыйм һәм уйларымны ак кәгазь битенә төшерә барам. Алдымда "Табигать - туган йортыбыз” бәйгесенең нигезләмәсе. Үзенчәлекле таләбе - плагиатка тикшерелә. Билгеле, табигать турында язылган иншалар бик күп. Минем исә кемдер язган хезмәтне күчерәсем килми. Туган якның табигате турында язу өчен башкаларның хезмәтен күчерү кирәк тә түгел. Һәркемгә туган ягының табигате үзенчә матур һәм бай. Казан баласы Аккош күленең матурлыгын язар, ә Кырлайныкы үз ягының "шүрәлеләр” белән дан тоткан кара урманын мактар.
        Ә минем туган як табигатен алар күз алдына да китерә алмый. Чөнки аларның безнең авылда, гомумән, булганнары юк.
        Әйләнә-тирәлекне күзәтеп, танып белә башлаган көннән бүгенгәчә мин матур мохиттә яшим. Дөньяны тануыбыз табигатьтән башлана. Әйе, кечкенә чакта әти-әнинең теңкәсенә тиеп, күп сораулар бирә идем. "Урманда агачлар ник күп? Кошлар кайда йоклый? Ник җәй генә булмый? Караңгы нигә төшә? кебек сораулар. Шунысы истә: әти-әнием сорауларга җавапсыз калмый иде.
        Ә мәктәптә укый башлагач,табигать фәннәре белән танышкач,ул сораулар "келт итеп” искә килә. Укытучылар, дәреслекләр миңа "сихерле” табигать дөньясын аңларга ярдәм итә. Табигать - ул безне чолгап алган икенче йортыбыз. Урман - суы, басу - яланы, җире-туфрагы, һавасы, хәтта, мин үзем дә табигатьнең бер өлеше. Без дәресләрдә ил буйлап сәяхәт итәргә яратабыз, күзаллыйбыз, укыйбыз, беләбез. Дөньяның һәр кисәге тереклек итә, табигате дә төрле. Җирдәге минем кебек укучыларны бер класска җыеп, табигать турында сөйләтсәләр, чыгышлары төрлечә булачак. Чөнки як якка, материк материкка тәңгәл килә алмый.
        Туган авылым Иске Теләкәй Актаныш районында урнашкан. Иң гүзәл як булып җырларда, әдәби әсәрләрдә урын алган як ул! Дөньяның бер генә урынына да сәяхәт кылмаган миндәй авыл кызына, үземнең як табигате бик матур. Зур елгалар, җәелеп яткан диңгез күренеше, затлы каурыйлы кошлар авылымда юк. Шулай булса да, мин туган ягымның табигатенә гашыйк. Җәйләр җиткән саен урман - кырларда җиләк җыярга; җирнең яшел үләненә ятып, акрын гына болыт агылганын карарга бик яратам. Кошлар сайравы тирә - юньгә язып бетерә алмаслык серлелек өсти. Һәр ел фасылында да табигатебез үз матурлыгын җуймый. Кыш - ап-ак карлары,салкын бураннары; көз-туктаусыз яңгырлары,алтын сары яфраклары,мул уңышы; яз - табигатьнең уянуы, кошларның туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуы белән үзенчәлекле.
        Хөкүмәтебез Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә – тирә мохитне саклау елын игълан итте. Әлеге карар кешелекнең табигатькә аеруча уяу булуын тәлап итә. Аны сакларга кирәклекне искәртә. Ә без, кешеләр, табигатькә рәхимлеме? Әйдәгез бергәләп фикерләшик. Табигатьтән яшәеш өчен кирәкле бар нәрсәне алабыз, кирәкмәс булгач, чыгарып ташлыйбыз, Җир-анабызны пычратабыз. Муллык заманында чүпкә чыгарып атарлык кирәкмәс әйберләр табылып кына тора. Ихатадан ничек тә читкә чыгару ягын карыйбыз. Ә калганы безгә кагылмый янәсе. Төрле сорт чүпнең җил ярдәмендә әллә кайларга таралуы гадәти күренешкә әйләнә.Чүпләрне, бигрәк тә, җирдә озак ятып та таркалмый торганнарын, махсус чүп түгү урыннарында туплау отышлы. Теләсә кая очмасын өчен туфрак катламы белән аралаштыра бару да яхшы. Бу технология шәһәр җирендә күптән кулланыла, ә авыл җирендә акча юк сылтавы белән эшләнми. Айга ике тапкыр трактор хезмәтен әлеге максатка куллану зур чыгымнар сорамас иде.
        Урман - яшәеш өчен кирәк булган табигый байлыкның чираттагысы. Эсседә җиләслеге, дару үләннәренә, сый-нигъмәткә байлыгы, саф һавасы бернигә тиңләп булмый торган муллык. Салкын чишмәләрнең дә башлангычы урманнан башлана. Бу байлыкка да кешенең тискәре карашы һәр адымда сизелә. Урманны да чүплибез, кисү эшләре дә плансыз башкарыла. Көчле җил, давыл, янгыннар урманнарга зыян китерә, күп мәйданы юкка чыга. Ул урманнарны чистарту, юкка чыкканнары урынына агач утырту эшләрендә без, мәктәп укучылары, теләп катнашабыз. Җәй айларында утыртылган агачларны карау, тәрбияләү зур көч сорый. Укучылар ул вакытта да читтә калмый. Каралган, тәрбияләнгән үсентеләр генә киләчәктә үсеп китәчәк, тирә-юньгә ямь бирәчәк.
        Кешеләр, уяу булыйк. Табигать үзенә тискәре карашны кичерә алмый ул. Саклыйк, яклыйк табигатьне. Үзеннән явызларча файдаланганны табигать кичерми. Агач утырту, чишмәләрне чистартып тору, җир өслеген чүптән арындыру артык көч таләп итми. Үзебез яшисе урын кешечә булсын, дисәк, битарафлыктан котылып, аек акыл белән яшик! Тирәлекнең матур булуы бездән тора.
 
Назлыгөл  ГЫЙЗДӘТУЛЛИНА,  Актаныш  районы, Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1040 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: