Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬ - ГОРУРЛЫГЫБЫЗ, МИЛЛИ БАЙЛЫГЫБЫЗ
02.05.2013, 14:30
        Республикабызда һәр төбәкнең үзенә генә хас, кабатланмас матур урыннары бар. Кайда гына булсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, бормаланып-бормаланып ага торган Ык елгасы, аның тирә-юне, тугайлары, әрәмәлекләре, төрле-төрле балыкларга бай күлләре һәм елгалары булган Мөслимебез үзенә тарта.
      Әйе, туган җирем-Мөслим, туган нигезем-Мөслим, ә табигать- туган йортым. Без табигатьтән башка яши алмыйбыз. Элек-электән безнең бабаларыбыз табигатькә бәйле булып яшәгәннәр. Кешенең матур да шул ук вакытта дәһшәтле табигать көчләре алдында көчсезлеге борынгы диннәрне тудырган. Борынгы кешегә табигать күренешләре куркыныч булып тоелган. Алар сөяктән, балчыктан хайван сыннары ясап, бу предметларны сихерләү аша, табигатькә дә тәэсир итеп була дип ышанганнар. Ислам дине барлыкка килгәнче, суны, утны, сугышны аллаларга тиңләгәннәр. Бабаларыбызның яшәеше бары тик табигать белән бәйле булган: шуннан тукланганнар, шуның белән киенгәннәр, шунда яшәр өчен тораклар төзегәннәр. Барысы өчен дә табигый чималдан кулланганнар. Чыннан да кеше белән табигать аерылгысыз. Кеше ул- табигать баласы. Әгәр дә табигатьтәге гүзәллекләрне, матурлыкларны, яшеллекне ; табигатьнең кызык та куркыныч та күренешләрен, биек- биек тауларын, аллы-гөлле болыннарын күреп үсмәсәк, йомшак, сабыр, кешелекле булмас идек. Ә каты бәгырьле, кызгану хисләре булмаган кешеләргә әверелер идек. Ә матурлыкны күрә белгән, җәнлекләрне, кошларны, кечкенә бөҗәкләрне ярата белгән кеше таш йөрәкле була алмый. Без беренче тәрбияне туган нигезебездән алсак, ә аның дәвамы – табигать.
       Безне чорнап алган гүзәллеккә сокланып карау гына җитми, табигатьне дә сакларга өйрәнергә кирәк. Ул бит безнең туган йортыбыз, кая гына барсак та сагынып кайта торган гүзәл төбәгебез. Юкка гына шагыйрьләребез, язучыларбыз туган якны сагынуларын үз әсәрләрендә чагылдырмыйлар. Гомере буе шәһәрдә яшәгән шагыйрь Сибгат Хәким түбәндәге юлларны китерә:
       Коенып үскән су буе,
       Шылт та итми як-якка.
       Яшәргә риза мин монда
       Әйләнеп бер яфракка.
Сибгат аганың сагынуы чиксез. Ул шигъри юлларын күңелендәге барлык хисләре белән баеткан. Әйе, халыкта шундый әйтем йөри бит :”Шәһәрне макта, авылда тор”. Әйе, без табигать балалары, ә табигать безнең хуҗабыз! Ул сиздермичә генә безнең белән идарә итә. Моны беркайчан да истән чыгармаска кирәк. Без табигатьнең кагыйдәләренә каршы килмичә, аңа булышырга тиеш. Табигать исән булса, без дә исән; табигать сәламәт булса, без дә сәламәт. Табигать ул күрер күзгә гүзәл, җанга якын матурлык кына түгел, ул безнең горурлыгыбыз, ул безнең милли байлыгыбыз. Бер нинди алтын-көмешләргә дә алыштыргысыз бу байлыгыбызны шиңдермичә, сулдырмыйча сакларга кирәк. Һәр карыш җире өчен, һәр чәчәге өчен, әкияттәгедәй җәнлекләре, кошлары өчен, күрер күзгә күренмәс бөҗәкләре өчен җан атып торучы халкым бар. Мөслимем синең чәчәкләреңне сулдырмаучы, урманнарыңны корытмаучы халкың бар. Һәрвакыт чәчкәләреңә су сибеп торучы, сине хөрмәт итүче –синдә яшәүче халкың булсын!
 
Раилә ХАММАТУЛЛИНА, Мөслим  районы, "Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче” Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең  8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1288 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: