Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬ - ИҢ ЗУР БАЙЛЫГЫБЫЗ
02.05.2013, 10:54
Табигать ул узен яклый алмый,
Үч тә ала алмый кешедән.
Ул бары тик рәнҗи генә ала,
Куркыйк шушы рәнҗеш төшүдән.
Фәнис Яруллин.
 
       Җәйге урман... Аның шифалы һавасы, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп, күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болыннары, энҗе-мәрҗән бөртекләре төсле җиләкләре, зифа каеннары,төз наратлары кешеләрне һәрчак үзенә тартып тора.
               Болыннарга үзгә бер ямь өстәп,
               Чәчәк ата нәфис гөлләре.
               Җәйге эсседә үзенә тартып тора
               Зәңгәр күзле тирән күлләре.
       Ял көннәрендә төркем-төркем кешеләр урманга ашыгалар.Берәүләр ярамаса да, ауга чыгалар, берәүләр ял итәләр, артларыннан тирэн "эзләр”, "истәлекләр” калдыралар: агачларны сындыралар,учак ягалар.
       Табигать - безнең иң зур байлыгыбыз. Тирә - юньне пычрату кешеләр тарафыннан уйламыйча эшләнә торган зур ялгышлык.Хәзерге вакытта табигатьне саклау иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу кешеләрнең рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.
              Кемне генә сокландырмый
              Туган як табигате.
              Мондый сихри гүзәллекне
              Кайда табарсың тагы?
       Киләчәк буыннар язмышын фән – техника казанышлары түгел, ә җир – суларның экологик торышы хәл итәчәк. Әйләнә-тирәнең пычрануы, әйтик, завод – фабрикалардан чыккан төтен, төрле җирләрдә аунап ятучы чүп-чар, теләсә кайда ташланган төрле азык калдыклары, кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян китерә. Бигрәк тә балаларның организмнары зарарлы һавага, суларга бик сизгер. Кешеләр табигать байлыкларын ишәйтүгә караганда, күбрәк файдаланырга омтыла.
              Ләкин шушы матурлыкны
              Безгә кирәк сакларга.
              Кош-кортларны, җәнлекләрне
              Явызлардан якларга.
       Җирдә тереклек бары һава-атмосфера булганда гына яши ала. Бүгенге көндә промышленность, транспорт үсү нәтиҗәсендә һавада кислород һаман кими бара. Моннан тыш, әле кислородны төп эшләп чыгаручы - урманнарның да мәйданнары көннән-көн кими.Галимнәр исәпләве буенча, якындагы 150-180 ел эчендә атмосферадагы кислород күләме 1/3 мәртәбә кимергә мөмкин. Атмосфераның пычрануы кислота яңгырлары,парник эффекты, сөрем томаны, озон тишеге кебек куркыныч нәтиҗәләргә китерә.
       Радиоактив матдәләр белэн пычрану тагын да куркыныч. Мәсәлән, 1986 елда Чернобыль АЭСында килеп чыккан авария нәтиҗәсендә 50 т атом ягулыгы атмосферага эләгә һәм бик күп кешеләр,усемлек, хайваннар нурланыш ала.
       Табигать – туган йортыбыз. Аның байлыкларын саклау - безнең төп бурычыбыз. Һәркем дә агач утыртырга, кош оялары ясап куярга тиеш. Урманнарны кисмәскә, яшел келәм җәелгән болыннарны бетермәскә, кош ояларын туздырмаска кирәк. Минемчә, 5-11 нче сыйныфларда "Экология” фәне укытылса, укучылар өчен файдалы булыр иде.
       Әгәр завод – фабрикалар пычрак төтен – суларга чистарту җайланмалары кулланса, теләсә кайда чүп – чар ташланмаса, урман агачлары кирәгенчә генә кулланылып,җәнлек аулауда хокук бозулар булмаса, без киләчәк буынга чиста табигать калдырыр идек. Табигатьне яратырга, сакларга,аңларга кирәк. Табигый байлыкларны ишәйтүгә омтылучы,экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы, иҗади фикер йөртүче шәхесләр кирәк безнең тормышта. (Иншада авторның үзе язган шигырьләре кулланылды.)
 
Фәйрүзә КАДЫЙРОВА, Теләче районы Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 2520 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: