Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬ КАНУННАРЫНА КАРШЫ КИЛМИЧӘ ЯШИК
05.05.2013, 15:26
Их, яшисе иде озак, мәңге...
Табигатьтән башка үле без.
 
       Мин үземнең авылда яшәвем белән горурланам. Берәүләр шәһәрдә яшәсә, без - гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары. "Шәһәрне макта, авылда тор,” - дигәннәр борынгылар һәм бер дә ялгышмаганнар.
       "Коенып үскән су буе,
       Шылт та итми як - якта
        Яшәргә риза мин монда
        Әйләнеп бер яфракка” – дип яза гомере буе шәһәрдә яшәгән, әмма туган авылына, чишмәләренә,басу – кырларына, тал – тирәкләренә – гомумән авылның гүзәл табигатенә гашыйк булган язучы Сибгат Хәким.
      Табигать ул - безнең әйләнә –тирәбез, туган җиребез, туган ягыбыз, суларын эчеп туймаслык чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман – кырларыбыз. Җәнлекләр,үсемлекләр, кошлар дөньясы.
        Без шул табигатьтә яшибез. Без барыбыз да - табигать балалары. Яшел урманнарның шавы, чишмәләрнең челтерәп агышы, елга – күлләрнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, яшәү өчен безгә дәрт – дәрман биреп тора, көч – куәт өсти, матурлата, сафландыра, илһамландыра. Табигать - Җир анабызга аз гына саксыз кагылсаң да, ул җимерелергә, уалырга гына тора. Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек якларга , усаллардан сакларга тиешбез. Кызганычка каршы саклап бетерә генә алмыйбыз шул.
       ХХI нче гасырга без глобаль экологик проблемалар белән бергә кердек. Кеше үзен табигатьнең хуҗасыдай тоеп табигатькә каршы чыкса да, бүген ул үзен табигатьнең бер кисәкчеге икәнен ниһаять таныды. Табигать шулкадәр камил система - анда бер генә артык һәм ким әйбер дә юк. Бары табигать белән бер гармониядә яшәү, аның кануннарына буйсыну гына кешелек цивилизациясен саклап калуның бердәнбер юлы булачак. 
      Табигатьне пычрату, аңа саксыз карау иманлы кешеләрдә борчылу уята. Яңа шәһәрләр, ясалма диңгезләр төзүнең, тирәлекне пычратуның киләчәк өчен нинди куркыныч алып килүен истә тотып, без шул афәтләргә каршы күтәрелергә тиешбез. 
       Татарстан җирендә ифрат зур үзгәрешләр хасил булды. Татар нефте илне туйдыра, кешене галәмгә алып чыга, «Канатларын җилпеп бөркеттәй, краннарын изәп биеклеккә, Түбән Кама шәһәре балкый», аның белән ярышка Чаллы каласы чыга. Юлына ясалма буа күтәртеп, күпер салынган Чулман елгасы үләнле болыннарын, кара урманнарны, уңдырышлы җирләрне мәңгегә үз астында, су эчендә калдыра. Сандугач, кәккүк тавышларын машина гүләве алыштыра. Хәйләкәр төлке дә йомшак якаларда, затлы бүрекләрдә генә «яши».
       Табигать – кешенең яшәү урыны. Без табигатьне яратабыз, аннан җаныбызга ямь, күңелебезгә тынычлык алабыз. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан. Безгә аны югалтмыйча, тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.
       Әйе, без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алырбыз.
       Без табигать балалары, ә табигать безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә, кануннарына каршы килмичә аңа буйсыныйк!  
      Чыннан да, безнең Туган ягыбыз чәчәк кебек, ул беркайчан да картаймас. Минем бөтен теләгем, хыялым шул. Чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле, Туган ягым. Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма һәм кипмә. Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең — синдә яшәүче халкың булсын. Амин! Берүк шулай булсын!
 
Адилә ГАЗДАЛИЕВА, Сарман районы МБББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 8 нче сыйныф укучысы 
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 4840 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 104 | Рейтинг: 4.3/17
Барлык фикерләр: 98 1 2 3 ... 9 10 »
98 Адилә Газдалиева   (12.05.2013 21:42)
Минем мәкаләмә уңай бәяләмәләр язганыгыз өчен һәммәгезгә рәхмәтемне белдерәм. Сезнең киләчәктә дә ышанычыгызны аклармын: табигать – Җир – анабызның яклаучысы, саклаучысы булып үсәрмен!
Авылда яшим, шуңа мин,
Чиксез нык горурланам.
Тик башымны бер уй борчый,
Эзләнәм мин, уйланам:
Ничек итеп Җир – ананың
Гүзәллеген сакларга?
Күз яшьләрен түктермичә
Яшеллеген сакларга?
Агачлар да киселмәсен,
Чәчәкләр тапталмасын!
Ничек итсәк, итик, дуслар,
Матурлык югалмасын!
Күңелебезне безнең
Каралык тапламасын.
Киләчәк буыннар өчен
Изгелек гел юл алсын!
Бергәләп, җиң сызганып, табигатебезне сакларга алынсак, һичшиксез, уңай якка үзгәрешләр булыр!

97 Лилия Сабирова   (12.05.2013 21:28)
Адиля! Бик эчтэлекле, матур инша! Теләкләрен бик изге! Унышлар сина.

96 Ильнур   (12.05.2013 19:32)
Молодец Адилэ булдыргансын:))

95 Илхам   (12.05.2013 19:27)
Молодец Адилэ апа бик матур инша язгансын!!!)Алга таба да унышлар сина)

94 Айназ   (12.05.2013 19:24)
Искиткеч мэкалэ мина бик тэ ошады!!))

93 Гульшан   (11.05.2013 22:21)
Молодец! бик матур язгансын,унышлар сина.

92 Эльвира   (11.05.2013 11:08)
Бик матур булган,эчтэлекле инша)унышлар сина!

91 Гульназ   (10.05.2013 11:50)
Бик матур язгансың! Теләкләрен бик изге!

90 Ильнур   (08.05.2013 22:38)
Чынлап та, бигрэк матур инша!! Укыгач хис кереп китте, авылны ныграк ярата башладым))) Оста язгансын Адилэ, молодец! Унышлар гына сина)))

89 зиля шаева   (08.05.2013 18:08)
Адилә. булдырасың!!

1-10 11-20 21-30 ... 81-90 91-98
Исеме *:
Emailы:
Код *: