Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬ КАНУННАРЫН САКЛЫЙК
01.05.2013, 21:28
     "Табигать” сүзенә бик күп мәгънә яшерелгән. Гомумиләштереп әйткәндә, табигать- ул безне әйләндереп алган яшел гүзәллек.Үзенә бик күп хәзинә яшергән табигать бөтен кешегә дә кадерле түгел шул. Матурлыкны төрле кеше төрлечә аңлый: берәүләргә матурлык зиннәтле энҗе –мәрҗәннәр, ә икенчеләренә гади генә кыр чәчәге дә алтын-көмешләрдән кадерлерәк булып тоела. Урманны да бит кайбер кешеләр чимал урынына гына күрә, ә икенчеләренә ул дару үләннәренә, саф һавага бай шифа йорты. Кешеләр төрлечә тәрбияләнгән шул. Кешене җәмгыять, әйләнә-тирә шулай тәрбияли. Табигать кочагында үскән кеше белән шәһәрдә завод газы сулап үскән кеше да аерыла. Авылда үскән кеше тумыштан ук табигать белән бәйләнгән. Бәләкәй чагында ялан тәпи басып, урамда, чирәмдә уйный, елга буенда бәбкә саклый. Үсә төшкәч, кызган туфракка басып, басу эшен эшли.Авылда бит һавасы да башка, суның да тәме икенче төрле: чиста һәм саф. Шуңадырмы, шәһәргә барсак, читлектәге кош кебек бәргәләнәбез, тизрәк өйгә кайтып, тирән итеп авыл һавасын сулыйсы килә башлый. Әйе, без авылда туганбыз шул. Без - туганнан бирле чиста һава сулап,чиста су эчеп һәм чиста табигый ризык ашап үскән кешеләр.Бәләкәй чактан ук зурларга ияреп, урманга, кырларга, аланга йөрибез. Безне кышкы салкыннар да, җәйге челлә дә куркытмый.
      Авылда без барысы дә чиста дибез: һавасы да, табигате дә...Тик авылда да табигатькә чиста караш кирәк. Иң элек үзебез эчә торган суларны пычратмаска кирәк. Чишмәләр саф су чыганагы булып тора. Чишмә....Бу сүз элек-электән тылсым көченә ия булган. Кеше дә гомер башын, туган нигезен чишмә белән тиңләгән.Чыннан да,чишмә, гомер, нәсел башы кебек, тибеп чыга да, акрын гына челтерәп ага бирә...Күп еллар дәвамында саф суы белән кешеләрне сөендерә... Аларның да озын яки кыска гомерлеләре була... Халкыбыз элек-электән чишмә-күлләрне чистартып, урман-кырларны күз карасыдай саклап, кадерләп торган.Өй каршында җимеш куаклары үсеп утырган, тау астыннан чишмәләр челтерәп аккан, ә тәрәзә төпләрендә алсу гөлләр чәчәк аткан. Чишмә кеше гомерен чагылдыра. Ә тормышыбыз, әйләнә-тирәбез матур булсын өчен күп эшләргә кирәк. Һәр кеше суга сакчыл карарга кирәклеген исеннән чыгармасын иде. "Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?” диелә татар халык мәкалендә. Әйе, һәр кеше сулыклырның чисталыгы турында даими кайгыртып торырга тиеш.
      "Урман белән су-табигать күрке”,-дип әйтә халык. Урмандагы үсемлекләр дә су һәм һавадан, кояш яктысыннан, аның җылысыннан башка тора алмый. Урманнарны Җир планетасының "үпкәсе” дип атаганнар.1 га урманның сәгатенә 200 кеше сулап чыгарган кадәр углекислый газны йотуы исәпләп чыгарылган. Урманга барган һәр кеше үзенең табигатьтә кунакта гына икәнен онытмаска тиеш.
      Урман -табигатьнең иң зур хәзинәсе. Аның дару үләннәрен белү бик мөһим.Табигать белән аралашып яшәргә теләүчеләрнең саны елдан-ел артуга карамастан, күпләр аның никадәр сихәтлек чыганагы булуы хакында бик аз белә, бераз гына сырхаулап китсә дә, дару кабарга ашыга.Югыйсә, сихәтләндерүгә сәләтле үләннәр урман, болында гына түгел, бакчада да үсә бит.Хәзер халыкның үләннәр белән дәвалануга һәм бакчасында дару үсемлекләре үстерүгә кызыксынуы арта бара. Дару үсемлекләрен табигатьтә күбрәк табу максатыннан, аларның экологиясен һәм таралу урынын; урманда, болында яки башка урыннарда тереклек итүгә җайлашу билгеләрен әйбәт белергә кирәк. Урман-басу, болын һәм тау битләрендә, юл буйларында үсә торган гадәти үсемлекләр арасында дару үләне дә бик күп. Әлеге табигать даруханәсендә суык тиюне һәм йөткерүне, йөрәк авыруын һәм кан басымы күтәрелүен дәвалау өчен дә дару табарга була. Кыргый дару үләннәрен өйрәнүгә багышланган сәяхәттә кешенең табигатьне саклау юнәлешендәге уңай эшчәнлеге белән беррәттән, саксыз мөнәсәбәте аркасында үсемлекләргә никадәр зыян китергәнлеге ачык күренә. Кызганыч, байтак кына үсемлекләр юкка чыга бара. Кешенең антропоген йогынтысы – моңа төп сәбәп.
      Экологик проблема —кешелек деньясы язмышын билгели торган җитди мәсьәлә. Мохитнең пычрануы, әлбәттә, берәүне де битараф калдыра алмый. «Оясын пычраткан кош — начар кош», ди халык мәкале. Тулаем кешелек җәмгыяте, безнең һәркайсыбыз шул кош хелендә була түгелме соң? Кешенең табигать белән бәйләнеше хезмәт коралларының камилләшүе, җәмгыять усеше йогынтысында үзгәргән. Кешеләрнең табигатьтән өстен булырга тырышуы, аны буйсындырырга омтылуы әйләнә-тирәлеккә нык зыян китергән: табигать компонентлары арасында тигезлек җимерелгән. Ә бу, үз чиратында, кешенең рухи дөньясына, сәламәтлегенә, кәфенә зур йогынты ясый.
     Яз җитү белән, без ихаталарны,бакчаларны чүпләрдән арындыра башлыйбыз, чистартабыз. Сыерчыклар килүгә оялар ясап куябыз, кыш көне алар өчен җимлекләр элеп куябыз.Бу да безнең табигатьне кайгыртуда бер өлешебез булып тора.Ләкин без чүпләрне яндырганда да сак булырга тиешбез. Чүпләрне сулыклар янына ташлау да зур мәгънәсезлек булып тора.Ул сулыклар янында үзебезнең йорт хайваннары йөри.Чүпләрне анда ташлап, үзебезнең җан ияләрен үзебез ук һәлак итәбез булып чыга.Аның пычрагы хайваннарга гына түгел, кешегә дә зыянлы.Бездә дә ул төрле чирләр китереп чыгарырга мөмкин.
     Табигать-туган йортыбыз. Без шул табигатьтә яшибез.Без барыбыз да табигать балалары.Яшел урманнарның шавы,чишмәләрнең челтерәп агышы, елга – күлләрнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, яшәү өчен безгә дәрт – дәрман биреп тора, көч – куәт өсти, сафландыра, илһамландыра. Табигать - Җир анабызга аз гына саксыз кагылсаң да ул җимерелергә, уалырга гына тора. Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек якларга, усаллардан сакларга тиешбез.
      Кешеләр! Без- табигать балалары, ә табигать – безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә, кануннарына каршы килмичә аңа булышыйк. Киләчәк язмышыбыз хакында бүгеннән уйланырга кирәк.
 
Гүзәл ФАРРАХОВА, Мөслим муниципаль районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 2045 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 38 | Рейтинг: 4.4/32
Барлык фикерләр: 38 1 2 3 4 »
38 Айрат   (16.05.2013 14:26)
Унышлар!!!

37 Айдар   (16.05.2013 14:25)
Фикерлэрен белэн килешэм.

36 Айзат   (16.05.2013 14:24)
Җиңәргә, җиңәргә, җиңәргә!!!

35 Алина   (16.05.2013 14:22)
Молодец, супер!!!

34 Илнур   (16.05.2013 14:21)
Эйбэт язгансын бит!!!

33 Гөлгенә   (16.05.2013 14:20)
Иншаң ошады, молодец!

32 Гуля   (16.05.2013 14:16)
Шэп булган!!

31 Динис   (16.05.2013 14:14)
Эйбэт булган!

30 Илназ   (10.05.2013 22:46)
Молодец!!!))))

29 Алмаз   (10.05.2013 22:44)
Эйбэт, булдыргансын!!

1-10 11-20 21-30 31-38
Исеме *:
Emailы:
Код *: