Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬ - МИҢА, МИН ТАБИГАТЬКӘ ХЕЗМӘТ ИТӘМ
15.04.2013, 21:42
     Табигать кешеләр өчен бик мөһим. Аңа һава да, урманнар да, елгалар да, файдалы казылмалар да, кош-кортлар да, төрле җәнлекләр дә керә. Без көн саен һава сулыйбыз, су эчәбез. Үзебезнең тормышыбыз өчен барлык нәрсәне дә әйләнә-тирәдән алабыз. Табигать безгә хезмәт итә. Шуңа без дә табигатьне сакларга, аңа хезмәт итәргә тиешбез.
     Шәһәрдә торсаң да, авылда торсаң да, табигатькә хезмәт итеп була. Минем әнием бәләкәйдән үк чүпләрне җиргә түгел, ә чүплеккә ташларга өйрәтте. Сыйныф җитәкчебез белән шәһәребезне чүпләрдән арындырабыз. Бөтен мәктәп белән макулатура тапшырабыз. Кошларга ашханәләр ясыйбыз, җимне салып торабыз. Урманнарда, болыннарда үсемлекләрне өзмибез, таптамыйбыз. Әтием, гөмбәләрнең тамырлары зарарланмасын өчен, пычак белән кисәргә өйрәтте. Авылга кунакка кайтканда, урманга бармый калмыйбыз. Рәшит абый – урманчы. Ул безгә серле урман дөньясы турында сөйли. Язга таба урман җәнлекләре ачыгалар, чөнки көздән әзерләнгән ашамлыклары бетә. Рәшит абый алар өчен билгеле урында солы, печән калдыра. Яраланган хайваннарга ярдәм итә. Картайган агачларны кисә, чөнки алар чери башлый, һәм аларда зыянлы кортлар урнаша. Агачларның һәм куакларның санын теркәп бара. Таш тоз кисәкләрен бергә куябыз, пошилар, боланнар тозны ялыйлар, анда файдалы элементлар бар. Сыгылган агачларга терәк куябыз. Рәшит абый табигатьне ярата, аңа хезмәт итә һәм безне-балаларны да шуңа өйрәтә.
     Минем дәү бабам Хамитов Кирам Хамитович – Бөек Ватан һәм Совет-япон сугышлары ветераны. Сугыштан соң ул Минзәлә районының «Гигант» колхозында председатель һәм баш агроном булып хезмәт иткән. Ул кечкенә чактан һәрбер икмәк кисәген кадерләгән. Шуңадыр дәү бабам җирне хөрмәт итә иде. Ул: «Җир – иң зур байлык»,- дип әйтә иде. Җирне учына алып исни, аңа ни җитмәгәнен белә иде. Агроном – ул җир табибыдыр. Дәү бабам җирне дөрес кулланды, ашлама керттерде, һәм аның колхозы зур уңышлар алды.
    Димәк, табигать – безнең өебез, кош-кортлар, җәнлекләр – безнең күршеләребез. Бу өйдә бер-беребезгә зыян китермәскә һәм хезмәт итәргә кирәк.
 
Салават МИҢНЕКАЕВ, Яр Чаллы шәһәре, 82 нче кадет мәктәбенең   5 нче сыйныф укучысы

Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 845 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: