Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬ ШАТЛАНСЫН, ЯМЬЛӘНСЕН ГЕНӘ!
25.04.2013, 00:12
        Биология укытучысы, интерактив тактада рәсемнәр күрсәтә-күрсәтә, яңа тема аңлата: "Гөмбәләр ике төрле була: симбиозлылар һәм паразитлар. Беренчеләре үзләренә кирәкле матдәләрне туфрактан, әйләнә-тирәдән алалар һәм үзләре дә шул тирәлеккә кирәкле элементлар бирәләр. Ә паразит гөмбәләр, кая гына килеп эләксәләр дә, шул шартларга җайлашып, үрчи башлыйлар, бөтен кирәк азыкны үзләре урнашкан әйбердән алалар, һәлак иткәнче башка организм хисабына яшиләр".
      "Нәкъ кешеләр кебек икән,” - дигән уй килде башыма. Без дә үзебез яши торган тирәлектән үзебезгә кирәк булган бар нәрсәне гел суырабыз гына түгелме соң? Тирәлек кенә дә түгел, туган йортыбыз да, туендыручы анабыз да бит әле ул табигать. Яшәвебез, азыгыбыз, сулый торган һавабыз – барысы да табигать белән бәйләнгән. Чиста, чын табигать белән! Кешеләрнең бер көнен дә табигатьтән башка күз алдына китереп булмый. Шуңа да карамастан, кеше урманнарны кисә, кошларны, җәнлекләрне үтерә, болыннарны, сулыкларны агулый, пычрата, бар җирне чүп таулары белән каплый. Ә үзеннән табигатькә берни бирми, диярлек.
        "Яши торган җирлекләре һәлак булгач, паразит гөмбәләр еш кына үзләре дә кибеп бетәләр.” Монысын инде Ислам дәреслектән укый. Укытучы теманың ахырындагы сорауларга җавап эзләргә кушкан. Ә мине бу җөмлә тагын үз уйларыма алып кереп китте. Табигатьнең дә байлыгы, сабырлыгы мәңгегә җитмәс бит! Көннән-көн калыная барган Кызыл китап, Кара китаплар моның шулай икәнен инде хәзер үк ачык күрсәтә. "Экологик чиста” ризык, үләннәрнең кимүе, сатуда бәяләре артуы да күп нәрсә турында сөйли бит, уйлап карасаң! Тик нишләп өлкәннәр уйламыйлар икән? Шундый акыллы галим абыйлар уңыш мул булсын, чүп үлән үсмәсен, корт ашамасын өчен яңа агулар, дарулар уйлап чыгарганчы, табигатьтән "аш” алган өчен аңа да файда китерә торган итеп ашлау юлларын тапсалар яхшырак булмас идеме икән?
        Олы кешеләрнең үз эшләре күп, шуңа күрә табигать турында уйларга вакытлары юк, онытылып торадыр, бәлки. Алай булса, кешеләрнең бу проблемага игътибарын арттырырга кирәк! Рекламалар кирәк! Чөнки күп кешеләр китап, газета-журналлар укымыйлар, анда язганны барысы да күрмиләр, белмиләр. Ә менә телевизорны карамаган кеше юктыр. Кечкенә балалар да реклама җырларын, шигырьләрен ятлап бетерәләр бит. Димәк, табигатькә куркыныч янавы, экологияне саклау турында роликлар булса, кешеләр бу турыда күбрәк уйлый башлаячаклар. Урамнарда, кеше күп йөри торган елга ярларында, зур кибетләрдә дә шушы темага караган плакатлар кирәк. Урманга керә торган юлда да ял итәргә килүчеләрне шундый рәсемнәр, язулар каршы алсын. Тиз генә булмаса да, барыбер караш әкренләп үзгәрер. Кешеләр хәзерге шикелле тыныч күңел белән боза, пычрата, сындыра алмаслар.
         ...”Яз, әйдә!”- дип, партадашым терсәгемә төртә. Көндәлеккә өй эше язабыз икән. Укытучы икенче дәрескә проект эше темасын уйлап, сайлап килергә куша, китаплардан, журналлардан карап, кызыклы тема табыгыз, ди. Ә минемчә, табигатьне саклау турындагы проекттан да кызыклырак, мөһимрәк тема юктыр. Һич кичектермичә, һәр кеше катнашырга тиешле эш бит бу! "Нәрсәдән башларга?”, "Без – укучылар – хәзер нәрсә эшли алабыз?” кебек сорауларга җавап табарга да, эшкә тотынырга кирәк. Туган йортыбыз – Табигать шатлансын, ямьләнсен генә!
 
Эльмир ГИЗАТУЛЛИН, Казан шәһәре, 6 нчы гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 774 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: