Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬ - ТИҢСЕЗ ХӘЗИНӘ
25.04.2013, 20:01
        Туган йорт аерым бина гына булып күз алдына килми минем. Туган йортны киңрәк мәгънәдә мин авыл, район, төбәк дияр идем. Мин үзем Тукай районы Биклән авылы малае. Авылыбыз ике зур шәһәр – Яр Чаллы һәм Түбән Кама – арасында урнашкан. Ерак түгел Круглое Поле тимер юл станциясе, Бигеш аэропорты бар. Шуңа күрә, аеруча кичке тынлыкта, самолет, поезд тавышлары еш ишетелә. Авылым янында зур елгалар булмаса да, кечкенә генә инеш ага, карурманнар үсмәсә дә, ямьле әрәмәлеге бар.
         Һәр төбәкнең үз табигате, үз матурлыгы була. Кайда гына яшәсә дә, кеше шул табигатьтән үзенә кирәк нәрсәләрне ала: урман-болыннардан дару үләннәрен җыеп киптерә, мунча себеркесен, утынын әзерли, гөмбәсен, җиләген җыя. Елгалардан балык тота. Урманнарга баргач, төрле бөҗәк, кырмыскаларын күзәтеп, сайрар кошларның җырларын тыңлап ял итә. "Табигать ыгы-зыгылы тормыштан ял иттерә”, - ди минем әтием. Менә шуңа күрә дә табигатьне – туган йортыбызны – без кадерләргә, сакларга тиешбез. Авылым табигатен, аның тирә-юнен чистартып торуда минем дә өлешем бар. Һәр елны без классташалар белән урам өмәләренә чыгабыз, сабантуй үткәрелә торган үзәнлекне чистартабыз.
        Күптән түгел без гаиләбез белән, "Синепарк”ка барып, "Лоракс” дигән мультфильм карап кайттык. Әлеге фильм мине битараф калдырмады. Анда табигатьнең бетүе, шәһәрдәге бөтен нәрсәнең дә ясалма булуы, хәтта бер генә агачның да, табигый яшеллекнең дә калмавы күрсәтелә. Шуңа күрә кешеләр хәтта һаваны да баллоннарда сатып алып сулыйлар. Кислород тутырылган баллоннарны сату шәһәр җитәкчесенә зур табыш китерә, шуңа күрә шәһәргә бер генә агач та утырттырмый, шәһәрдән бер генә кешене дә читкә чыгармый. Халык шушы тәртипкә риза булып яшәргә мәҗбүр була... Көннәрдән бер көнне бер кызның чын агач күрәсе килә һәм ул бу теләген дус малаена әйтә. Егет кызның туган көненә чын агач үсентесе алып кайтырга уйлый һәм, күп кыенлыклар күреп, шәһәрдән читтә яшәүче кеше янына бара. Ул кеше кайчандыр табигатьне бозган, агачларны кисеп-кырып бетерттергән була. Ул бу эшенә бик үкенә, тик соң була: тирә-юньдә бер генә агач та, урманда бер генә тереклек тә калмый. Ахырда кешеләрдән бик ояла, кешеләрдән аерым яши башлый, хәтта кояшка да күренми. Хатасын төзәтү өчен ул агач үсентеләрен саклый. Бу үсентене яхшы күңелле, изге ниятле егеткә бирә. Ә егет үсентене шәһәргә алып кайта, дус кызына бүләк итә. Алар бергәләп аны утырталар. Үсенте уңдырышлы туфракта бик тиз үсә. Шәһәр халкы бик сөенә. Фильмда Лоракс – урман хуҗасы. Лоракс җаны-тәне белән табигатьне бозучыларга каршы көрәшсә дә, урманны саклап кала алмый, чөнки үз кесәләрен калынайтырга теләүче явыз ниятле кешеләр күп була.
        Бу фильмны карагач, күңелдә ниндидер авыр тойгы барлыкка килде. Бүген безнең табигатебезгә дә куркыныч яный бит! Кешеләр дә, төрле табигый шартлар да аңа зыян китерә. Төзелешләр өчен төз агачлар киселә, корылыктан зур урманнар яна. Һәр җәйдә телевизордан карап, янгыннарның табигатькә нинди зыян китерүен күзәтәм мин. Хәтта зур техника – машиналар, вертолетлар белән дә ул коточкыч янгыннарны тиз генә сүндерә алмыйлар. Ә бит анда агачлар белән бергә күпме кош-корт, бөҗәк, җәнлекләр дә юк була. Ә һавага күпме зыян килә. Уйласаң, чәчләр үрә торырлык!
        Һәр йортның үз хуҗасы була. Ул ихатасын төзәтеп, яңартып, җыештырып тота. Ә җыештырылган йорт-җир авылның, урамның күрке булып тора. Яз җиткәч, без дә гаиләбез белән йортның тирә-юнен тәртиплпбез. Беренче ләйсән яңгыр явып үткәч, үләннәр күтәрелеп, агачлар яшәреп, урамнар тагын да ямьләнеп китә. Йортыбызда һәр әйбернең урыныда булырга тиешлеген әби, әти, әнидән күреп үсәм мин. Шуңа күрә дә үземдә җыйнаклык, тирә-юньгә игътибарлылык сыйфатларын булдырырга тырышам. Үскән һәр чәчәккә, очкан күбәләкләргә, аяз зәңгәр күккә карап яшәве бик рәхәт бит!.. Әле безнең ишегалдыбызның түрендә әтием белән ясаган сыерчык оясы бар! Яз көне анда сыерчыклар килә, алар матур итеп җырлыйлар. Кошларны күзәтү бик ошый миңа. Бер генә кошка оя ясап булышу да – табигатькә бер бөртек тамчы кадәр генә булса да яхшылык. Арабызда изге күңелле кешеләр дә бик күп, мин аларны диңгез белән тиңләр идем. Мин – шул диңгезнең бер тамчысы. Ә миндәй "тамчы”лар аз түгел. Әгәр һәр "тамчы” бер генә яхшылык эшләсә дә, без табигатебезне – туган йортыбызны – саклап кала алырбыз.
        Табигать – тиңсез хәзинә. Ә хәзинәне тупларга, сакларга һәм әрәм-шәрәм итмәскә кирәк. Шулай булганда гына аның бәрәкәте булыр. Бәрәкәтле йортта гына бәхет булыр, диләр. Димәк, бәхетле булып яшәр өчен, без табигатькә игътибарлы булырга, аны сакларга һәм якларга тиешбез. Табигать – туган йортыбыз, аның кадерен белик!
 
Алмаз ЯКУПОВ, Тукай районы, Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбенең  6 нчы сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1589 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 3.8/4
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: