Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬ - ТУГАН ЙОРТЫБЫЗ
05.04.2013, 00:56
      Табигать... Борын-борынгы заманнардан бирле кешеләр аның алдында баш игәннәр. Хәвеф-хәтәрләрдән куркып, аның кануннарын бозмаска тырышканнар, хәтта табынганнар да әле. Төптәнрәк уйлап карасак, тирә-ягыбызны иксез-чиксез мохит-галиҗәнап. Табигать , үз балаларын канат астына алган сыман, безне үзенең киң кочагына сыйдырган. Җир-суларыбыз, күкләргә ашкан биек тауларыбыз – барысы-барысы аның карамагында. Без исә, кешеләр, терлек-җәнлекләр - табигать балалары. Шуның дияргә телем әйләнми. Тере итеп, үз итеп, аның дим. Чөнки ул һәр хәрәкәтебезне, адымнарыбызны, кылган барлык эшләребезне- кыңгырын да, яхшысын да сизеп, тоеп тора сыман.
      Өлкәннәрдән еш кына: "Без аңа рәхмәтле, мәрхәмәтле булырга тиешбез. Шул чагында гына ул безгә байлыкларын мул өләшер”,- дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ә бит аның байлыклары бихисап. Барысы да безгә, кешеләргә, тормыш-көнкүреш итү өчен, лаеклы яшәү өчен бирелгән. Без аңа шөкер-ана кылып, юкка әрәм-шәрәм итмичә, табигатьнең булган байлыгын арттырып яши белергә тиешбез. Шул чагында гына ул да мәрхәмәтлек күрсәтер. Бу уңайдан тормышыбыздан бик күп мисаллар китерергә булыр иде.
      Әйтик,без көзен урманга гөмбәгә барырга яратабыз. Шунда әти-әниләребездән: "Төпләрен калдырып кисеп алыгыз. Юкса, киләсе елда ул урында гөмбә таба алмассыз”,- дигән кисәтүләрне ишетәбез.
      Тора-бара без дә мондый кагыйдәләрне җиләк,чәчәк, дару үләннәре җыйганда да истә тотарга тиешлекне аңлый башлыйбыз. Без җәй көннәрендә дәү әти белән урманга барырга яратабыз. Чөнки ул урманны яхшы белә, башта каен җиләге аланына алып килә дә: ”Менә шушы кырыеннан гына үләнне аралап җыя-җыя керегез. Җиләкне таптап йөрмәгез”,- дип кисәтә. Без баштарак дәү әтигә үпкәли торган идек. Ә аннары аңладык: җиләк яшел үлән арасында эрерәк, сусылрак булып пешә икән. Бераздан калкулы урынга җир җиләгенә алып бара ул безне. Каен җиләген озынборын белән талаша- талаша җыярга туры килсә, монда инде көнозын диярлек кояш нурлары астында йөрибез. Башка ак яулык бәйлисең дә, тау битеннән үрмәли-үрмәли диярлек, баш бармагы зурлыгындагы хуш исле җир җиләген җыясың. Чиләкләр тулгач, кояш нурларыннан качып, куак төбендә тамак ялгап, җиләк белән чәй эчеп алулары үзе бер рәхәт, сихәт бит ул! Ә инде тулы чиләкләр белән өйгә кайтып кергәч, дәү әнинең : ”Булдыргансыз, балалар, кышка җитәрлек кайнатма әзерләргә дә, туңдырып куярга да була”,- дип аның чын күңеленнән шатланып йөрүен күрү безнең өчен дә зур шатлык бит.
      Ә чынында уйлап карасаң, аларны кеше үстермәгән. Яңгырны да вакытында яудырып, кояш нурлары белән җир-ананы җылытып табигать үзе үстергән. Без аңа моның өчен мең-мең рәхмәтле, мәрхәмәтле булырга тиешбез!
      Без- табигать балалары, без аннан аерылгысыз, без аннан башка тереклек итә алмыйбыз, ул безнең туган йортыбыз. Барысы- барысы, хәтта сулаган һавабыз да табигатьтән бит. Үзебез яши торган йортыбызда да шул ук табигатьтән бирелгән һава. Өебезне ямьләндереп , тәрәзә төпләрендә шул ук табигать бүләге - аллы-гөлле чәчәк атып утыручы гөлләр ел әйләнәсе үсеп утыра. Йортыбыз янында ук бакчабыз бар. Яртысына бәрәңге, яшелчәләрдән кыяр, помидор, кишер, суган, торма, болгар борычы,баклажан, кабак утыртабыз. Аларны карап- тәрбияләп, суын сибеп, ашлап үстерсәң, кыш дәвамында җитәрлек мул уңыш җыеп аласың. Хәтта туганнарга күчтәнәчкә бирергә дә җитә. Бакчабызда шулай ук шаулап- гөрләп үсеп утыручы алмагач, чия, слива,кура, карлыган - барысы - барысы табигать җимешләре. Сүз дә юк, аларны да карап торырга, казырга, ашларга, бөҗәкләрдән арындырырга кирәк. Алар биргән уңыштан да күпме кайнатма, компот, желе кебек нигъмәтләр ясыйбыз!
      Дәү әти, әниебезнең :” Аллага шөкер,кышка җитәрлек ябып куйдык”,- дип йөрүләре табигатькә рәхмәт белдерүләре бит инде (Сүз идән астында тезелеп киткән төрле кайнатмалар ябулы өчәр литрлы банкалар турында бара). Әгәр шифалы яңгыры, иркәләп үстерүче кояш нурлары булмаса, мондый нигъмәтләрне күрә алыр идек микән?! Бу иксез-чиксез иген кырларыбыз, шаулап утыручы урманнарыбызга да кагыла.
      Җәен саксызлык аркасында урманнарның януын ишетү, ай—һай, авыр була! Шуңа күрә кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш.
      Безнең Азин урамы бу яктан бер дә калышмый. Һәрбер йорт янында бакча, йорт алдындагы капка төбендә агачлар, чәчәкләр үсеп утыра. Без моның белән табигатьне матурлыйбыз, ямьлибез. Әйдәгез, һәрберебез аны әти-әниләребез, якыннарыбыз кебек аны хөрмәт итәргә, сакларга омтылыйк. Шулай иткәндә, ул безгә бише белән кайтарыр.
 
Лилия СОНГАТУЛЛИНА, Казан шәһәренең Совет районы 166 нчы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 945 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: