Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬ - ТУГАН ЙОРТЫБЫЗ
01.04.2013, 10:02
Беләм: кояш астында бар шундый шифалы яклар:
кадасаң чыбык җиренә- яшьнәп чыга яфраклар!
Минем дә бар үзем өчен шундый як-Туган ягым!
Дога иңгән һәр төшеннән Чишмәләр чыга аның!

      Нинди матур сүзләр! Күңеленең кай җиреннән генә алып яза алды икән бу сүзләрне Равил абый Фәйзуллин! Нәкъ минем туган авылым турында язган бит ул!
      Авылым минем тау астына урнашкан. Ә ул тауларның ярлары кып-кызыл. Шуның өчен авыл башындагы күперне дә Кызыл яр күпере дигәннәр инде. Шул сызылып киткән ярлар астыннан йөзләгән чишмә саркып чыга. Алар бергә кушыла да, инеш хасил итеп, олы юлга –Чулманга ашкына. Әнә шул     урыннар туган ягымның җаныма иң якын булган почмагыдыр, мөгаен. Кая гына китсәм дә, сагынып кайтам мин ул җирләрне. Туган як шулай кешенең күңел түрендә мәңге онытылмас ләззәтле сагыш булып яши бирәдер инде ул. Я кылганлы, әремле дала булып, я мәгърур мәһабәт таулар булып. Берәүләр өчен түбәләрен ак чалма болыт ураган тау   итәкләрендә ерак-еракларга сузылган аллы-гөлле лалә кыры ул, икенчеләргә -язларын ак күбеккә батып утырган бакча-әрәмә; өченчеләргә - инеш буенда эссегә әлсерәп утырган өянкеләр. Кайберәүләр аны офыктан-офыкка җәйрәп яткан бодай кыры итеп күрә, кайсылары тау күкрәген ярып чыккан терекөмештәй саф сулы чишмә дип белә. Кемгә бәбкә үләне каплаган авыл урамы, кемгә таш пулатлары тезелеп киткән ыгы-зыгылы кала ул. Нинди генә булмасын, һәркайсыбызга газиз ул, кадерле ул.
      Менә тагын мин акрын гына инешкә төшеп киләм. Чү! Нишләп соң әле монда бөтенләй сукмак югалган? Нигә бөтен җирне кычыткан, шайтан таягы, әрекмән басып бетергән? Әллә бер дә кеше аягы тимәгәнгә шулаймы? Шулайдыр шул, әнә бит, хәзер бөтен уңайлыклар да өйләребездә. Нишләп йөрсен ди анда кеше? Хәзер берсе дә, өйләрендә каз утыртып, бәбкәләр чыгармый, үскәннәрен генә сатып ала. Аларны да, ябып куеп, тазларда гына коендырып үстерә.
      Ә элек? Элек бит инеш буйлары ямь-яшел чирәм булган. Шул чирәмдә әниемнәр, кызлар белән бергәләшеп, каз бәбкәләре саклаганнар. Авылда су запасы булсын өчен, инешләрне буып, күп кенә буалар ясап куя торган булганнар. Анда каз-үрдәк кенә түгел, балалар да рәхәтләнеп коенганнар. Олы яшьтәге апайлар сырмалар, аяк киемнәре юганнар. Ир-атлар ат коендырган, мичкәләргә тутырып, су алып менеп киткән. Ә яшь киленнәр, көянтә-чиләкләрен җырлатып, чишмәдән су ташыган. Гомумән, кешенең бөтен тормышы шул инеш, чишмә суы белән бәйләнгән булган. Аннан авылның югары очыннан түбән очына елга буйлатып кына җилдергәннәр. Алай тиз дә, якынрак та. Машиналар булмаган шул ул вакытта, кыска юл кулайрак булган!
      Безнең бакча артында да челтерәп чишмә ага. Компотларны һәрвакыт мин чишмәдән алып менеп биргән тәмле, чиста су белән кайнатып килде бит хәзергә чаклы әнием. Өйләргә күптән су кертелгән булуга карамастан, чишмәгә суга йөрергә, анда керләр чайкарга ярата иде ул. "Керләрне чишмәдә чайкасаң, бик чиста була, тәмле ис аңкып тора, бернинди дә "Ленор” кирәкми”,-ди.
     Тик менә былтыргы язгы ташу чишмәбезнең улагын бөтенләй ком белән күмеп китте, инешнең юлы да үзгәреп, бу җирләр тоташ су астында калды. Без төшеп йөри алмагач, сукмакны чүп, тугайлыкны вак таллар, камышлар басып алды. Кеше кул көче белән генә аны киредән үз хәленә кайтарып булмаячак инде хәзер. Сагындым мин аны, бик сагындым! Шуңа да аның язмышына битараф кала алмыйм. Әле күптән түгел генә булып узган авыл җыеныннан соң, мин агрофирма рәисе Сөләйманов Гомәр абый янына килдем, гозеремне сөйләп бирдем. Баксаң, ул үзе дә бу мәсьәлә турында белә икән, ләбаса. Өстәвенә бик гади кеше дә булып чыкты әле, мине бер дә кечесенмәде. Җәй җитүгә, чишмәне чистартырга бульдозер җибәрергә , улак өчен труба хәстәрләргә ризалык биреп калды. Ә без, күрше бабам белән икәү, аны карап, саклап торырбыз. Чыннан да, бергәлектә икән бит ул көч! Шулай булмаса, авылның аргы очындагы бик матур чишмәне-"Наил бабай чишмәсе”н ничек дип аңлатасың? Зур, язулы капка, бер-бер артлы тезелеп киткән беседкалар...Гомумән, авылдашларыбызга ял итәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Чишмәнең суы да бер улактан икенчесенә, бер савыттан икенчесенә челтерәп агып ята. Үзенә күрә ятышлы гына исеме дә бар аның. Нәкыйп абый үзенең әтисе хөрмәтенә шулай дип атады ул чишмәне.
      Әгәр дә авылдашларым туган оябызның киләчәгенә битараф калмасалар, ә җитәкчеләребез безне борчыган сорауларга колак салсалар, җиребез нинди матур, ә анда яшәве нинди күңелле, уңайлы булыр иде.
      Әйе, табигатьне саклау, аның турында кайгырту үзебездән тора. Һәр кеше культурага, гади генә әдәп кагыйдәләренә мәктәп бусагасыннан ук өйрәнергә тиеш дип саныйм мин. Инде менә ничә еллардан бирле без тормыш иминлеге дәресләрен укып киләбез. Әлбәттә, бу - бик кирәкле нәрсә. Ләкин экологик белем бирү дә әһәмиятле бурычларның берсе булып тора бит.
      Чөнки җирдә "Мин үлгәннән соң, нәрсә булса да ярый ", -дигән принцип белән яшәргә ярамый. Табигать ул- безнең туган йортыбыз. Ә туган йортыбызга карата безнең карашыбыз да башкача- хуҗаларча булырга тиеш.
             Чишмәләребез саф килеш,
             Каеннарыбыз ак килеш,
             Гөлләр - чәчәкләр саф килеш,
             Сандугачлы кичләр,
             Тургайлы таңнар
             Булсын имин килеш!
 
     Әдилә ГАЛИМОВА, Яңа Чишмә районы Шахмай урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 981 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: