Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЕБЕЗГӘ КАРАТА БИТАРАФ БУЛМЫЙК
08.05.2013, 00:16
      Табигатьне саклау – һәрбер адәм баласының иң мөһим бурычларыннан берсе. Табигатьне сакларга тиешлекне һәр кеше сабый чактан ук белеп үсәргә тиеш. Шуңа күрә, балаларны кечкенәдән балалар бакчасында, мәктәпләрдә табигатьне сакларга өйрәтәләр. Балалар бакчасыннан нәниләргә һәр агачның, һәр кошның файдалылыгын, аларны кадерләп сакларга кирәклеген төшендерәләр. Ә мәктәпләрдә табигать белеме фәнен өйрәтәләр, төрле тематик чаралар үткәрәләр.
      Күпме генә матур сүзләр сөйләсәм дә, аң төпкелемә табигатебез байлыкларын саклау кирәклеген салып куйсам да – тирә-ягыбыз хәле киресен искәреп тора. Урамда узып баручыларның: өлкәннәрме, кечкенәләрме теге яки бу чүп-чарны кесәләреннән яки сумкаларыннан алып юл буйларына ташлап китүләрен күреп йөрәгем әрни. Ярый, кечкенәләрне өлкәннәр өйрәтмәгәннәр, бәлки, киләчәктә өйрәнерләр дә, ә өлкәннәрне кем өйрәтмәгән?
      Һәр ел саен, бигрәк тә, яз вакытында, тирә-юнебезнең чүп-чардан торуына күңелем әрни, җаным елый. "Балам, үз артыңнан һәрвакыт җыеп йөр, чисталык ярат, дип әти-әниләрегез өйрәтмәдемени сезне, әй, кешеләр!-диеп кычкырасым килә.
      Хәтерлим әле, шулай бервакыт әнием бер өлкән парга кисәтү ясаган иде, ташлаган буш шешәләрен кире алу урынына, алар нинди генә пычрак сүзләр әйтмәделәр. Эх, барыбыз да әнием кебек булсак, бәлки, мохитебез күпкә чистарак булыр иде... Әгәр шәһәр хуҗалары ай саен бер генә мәртәбә мәҗбүри "өмә”ләр оештырса, экология проблемаларын чишүгә бер адым алга китеш булыр иде. Халкыбызның: "Кеше үз гомерендә бер генә төп агач үстерсә, аның гомере бушка китмәгән”- дигән мәкален кеше яшәү дәверендә үтәсә, табигатебезнең чисталыгы, файдасы кимемәс иде.
      Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: бергә булыйк, бердәм булыйк, шулвакытта гына табигатебезне саклап тора алырбыз. Табигатебезгә карата битараф булмыйк!
 
Алия СӘЛИМОВА, Яр Чаллы шәһәре, 47 нче кадетлар мәктәбенең 5 нче сыйныф  укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1729 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: