Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬКӘ АДӘМ ҺӘРЧАК БУРЫЧЛЫ
23.04.2013, 22:57
       Табигать! Бу сүзне ишетү белән дә күңелгә рәхәт булып китә. Юкка гына "Табигать – туган йортыбыз» димибез шул. Табигать безнең туган йортыбыз булгач, ул безнең өчен бик кадерле һәм якын, шуңа күрә без аны сакларга да тиеш дип аңлыйм. "Табигать" сүзен мин хәрефләп таркатып, менә мондый җөмлә уйлап таптым: табигатькә адәм бурычлы икәнен гел аңлап торсын.
       Елга, күлләр, урман-кырлар, сулар һавабыз – барысы да кеше өчен зур бүләк ул. Ләкин бу бүләкне - байлыкны һәрберебез дә кадерләп саклый беләбезме соң? Минемчә, кешеләр хәзер бу ифрат та кадерле байлык турында уйламыйлар кебек. Күз алдында урманнар күпләп киселә, ә алар йөзәр ел үскәннәр. Шул агачларны кисәләр, егалар,телемләп турыйлар...Кеше кебек алар да елый торгандыр, дип уйлыйм. Күпме күз яше. Диңгезләр ташый, су баса яки елга-күлләр корый. Күпме мәхшәр, вәхшилек. Җирдән нефть алалар, урынына су тутыралар. Су туфрак катламын үзгәртә һәм табигать, үзен рәнҗетүчеләргә каршы җавап бирә башлый...Бу турыда бик күп мисаллар китерергә була. Түбән Кама сусаклагычы төзелгәч, безнең Салагыш болыннары, Рыс авылы су астында калган. Өлкән буын кешеләре ул су баскан урыннарны хәзер дә сагынып, йөрәкләре әрнеп искә алалар. Инде аннан соң күпме еллар узды...Табигать тә үзгәрде. Елга буйлары куркыныч сазлыкка әверелде.Эчәр өчен елга суы яраксыз диләр... Ә бит элек халык эчәр суны да елгадан алган. Ачлык елларны табигать кешене ач үлемнән йолып калган: юа, кузгалак, кукы һәм башкасын ашап, кешеләр авыр еллар фаҗигасен җиңә алганнар. Ә бүген кеше табигатьне төрлечә кимсетә: пычрата, байлыгыннан файдалана да "Иртәгә өчен ишәк кайгырсын” дгән кебек битарафлык күрсәтеп яши бирә.
        Тирә-як матур булса, күңелләр иркен, яшәү күңелле, дәвамлы булыр иде. Табигатьтә бит бар да бер-берсенә бәйләнгән, анда гармония булса гына табигать тә, кеше дә тулы канлы тормыш белән яши ала. Табигать чирлщсщ, кешеләр, үсемлекләр, хайваннар да авырый, сүлпәнләнә, күңел төшенкелеге хөкем сөрә. Ләкин табигатьне яклаум бер-ике кешенең генә кулыннан килә торган эш түгел. Бу илкүләм, дөньякүләм проблемага әйләнеп бара.
       Мин күңелем белән менә шулай уйлыйм, ләкин моннан гына файда булырмы? Кешеләрнең күзләре матурыкны күрерме, акылы ачылырмы? Табигатькә битарафлык киләчәк буын өчен куркыныч тудырмасмы? Ләкин әле өмет дигән нәрсә дә бар бит.
       Яшел урманнар, мул сулы елгалар, бай иген кырларын, мул җимешле бакчалар белән беррәттән табигатьне ихлас сөюче кешеләр булса, әле тагы берничә буын яшәрлек табигать сакланыр дип ышанасы килә.
 
 Лилия МИНГАЗОВА, Әгерҗе районы, Салагыш мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 827 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: