Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬКӘ БЕЗ ГОМЕР БУЕ БУРЫЧЛЫ
29.04.2013, 21:36
      Дөньяда мин ике кояшның барлыгын беләм. Аның берсе күктә, ә икенчесе җирдә, ул-минем әнием. Әтием- өебезнең терәге. Кендек каным тамган туган авылым - Кыр Шунталысы.
     Туган җирем, туган авылым, гаиләм, якыннарым, дусларым... Ә менә безнең бөтенебез өчен уртак булган туган йортыбызның табигать булуын әле күпләребез белмидер. Табигать –туган йортым. Мин бәхетле икән, димәк табигатькә гомерем буе бурычлы дип саныйм үземне. Ә бурычны вакытында кайтару хәерле.
     Иртән торып күземне ачу белән, күкрәгемне тутырып, саф һава сулыйм, күктәге кояшның беренче нурларына сәламемне бирәм, баш очымда сайрар кошларыма карап сокланам, чишмә суы белән сусавымны басам... Һәр ел фасылын да мин шулай җылы кабул итәм. Салкын кышлары да, яңгырлы көзләре дә күңелемә якын. Бу –минем туган йортым. Саный китсәң күп бит табигатьнең могҗизалары. Уйларымны кинәт кара болыт каплап алды. Син могҗизаларсыз гына яшәп кара, дигән тавыш колагыма ишетелә сыман. Юк, юк, минем бу турыда уйлыйсым да, ишетәсем дә килми. Табигатькә сакчыл караш булса, матурлык мине гомерем буе озатып барачак. Әлегә мин әле бишенче сыйныфта гына укыйм. Тормышка ашмаслык вәгъдәләр бирә алмыйм. Ә менә үз көчемнән килә торганнарын башкарып чыгарга әзермен. Егет кешегә җитмеш төрле һәнәр дә аз. Агач утырт, хайваннарны, кошларны ярат, сулыкларны сакла. Мин боларны әти-әниемнән карап үсәм, минән карап дусларым да шулай эшләрләр. Өзелмәсен иде чылбыр, дәвам итсен иде гомер-гомергә! Сынатмыйк! Бәхетле яшик.
 
Камил НИЗАМОВ, Алексеевск  районы, Кыр Шонталысы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1941 | Загрузок: 0 | Фикерләр: 53 | Рейтинг: 4.7/29
Барлык фикерләр: 52 1 2 3 4 5 6 »
52 сосед   (16.05.2013 20:36)
молотцом

51 Тимур   (16.05.2013 09:54)
Эниенне бик яратасын икэн,Камил-кояш белэн тинлэгэнсен.Табигатьне шулай яратуын ничек эйбэт,дусларынны узен артыннан ияртэ алсан тагы да эйбэт булыр иде.Унышлар сина!.

50 Илсур абыен   (16.05.2013 09:48)
Узен спортсмен,узен шундый акыллы егет икэнсен Камил,куп укыганын куренеп тора,Молодец!

49 Илдар   (15.05.2013 15:07)
Гаилэсен яраткан,хэрмэт иткэн баладан начар кеше чыкмас,олыгайгач та шундый акыллы булсан иде,энем.

48 Гэлара апан   (13.05.2013 15:53)
Бик нечкэ кунелле егет син,Камил.Гел шундый акыллы булып калсан иде.

47 Илхам   (13.05.2013 15:35)
Кыр куллэрендэ,алмагачта уйнап ускэнгэ табигатьне,туган авылынны яратучы егет булгансындыр инде син,Камил,бик эйбэт фикерлэр.

46 Самат   (13.05.2013 10:07)
Бала чын күңеле белән язган, күп китаплар укыганы күренеп тора

45 лена   (11.05.2013 10:52)
акыллым, китап сүзләре күп шул синдә!

44 Айнур   (11.05.2013 09:39)
Молодец

43 Ильфат   (09.05.2013 19:02)
МОЛОДЕЦ.

1-10 11-20 21-30 31-40 41-50 51-52
Исеме *:
Emailы:
Код *: