Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬКӘ ХИЛАФЛЫК КЫЛМЫЙЧА ЯШИК
01.05.2013, 18:39
       2013 нче ел республика күләмендә экология елы дип игълан ителде. Соңгы вакытта экология, табигать турында төрледән - төрле әңгәмәләр алып барыла, проблемалар күтәрелә. Шушы уңайдан мин дә үз фикеремне әйтеп калырга ашыгам. Мин дигәнем - гүзәл табигать кочагына урнашкан Балтач районы Чепья урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Зәкиева Илсинә. Үз-үземне хәтерли башлаганнан бирле туган ягымның табигате, аның инеш - күлләре, бай урманнары, киң болыннары, иңкүлекләре минем өчен якын һәм кадерле. Табигать белән аралашып үсмәсәм, мин бу матурлыкны күрмәс идем дә бәлки. Табигать... күз алдына җиләкле болыннар, чикләвекле таулар, бормаланып – бормаланып аккан елгалар, гөмбәле урманнар, чәчәкле кырлар, түбәләре күккә тигән таулар, күз күреме җитмәслек үзәнлекләр, йомшак җиле белән битләрне иркәләүче уйсулыклар килеп баса. Әйе, без искиткеч бәхетле кешеләр, чөнки без барлык ел фасылларын да күрә, тоя ала торган илдә яшибез. Бездәге һәр ел фасылы үзенчә матур, үзенчә сөйкемле. Кыш – битләрне чеметтерерлек салкыннары, бураннары; яз – челтерәп-челтерәп аккан гөрләвекләре, түбә кыекларыннан салынып-салынып төшкән боз сөңгеләре; алтын көзебез мул уңышы, ә җәй күбәләкләре, җиләкләре, вак – төяк мәшәкатьләре белән күңелне сөендерә, рәхәтлек бирә. Эх, матур да соң минем туган ягым! Ә шушы матурлыкны, гүзәллекне без тиешенчә бәялибезме соң? Минемчә, юк шикелле. Ә нәрсә комачаулый? Чынлап торып уйлап карасаң, бернинди дә авырлык юк кебек, бары тик уйланырга һәм җиң сызганып саккка басарга гына кирәк. Әлбәттә, мондый эшләр күмәк башкарылганда гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп булачак.
       Әйе, яшәешебезнең бер өлеше булган җиребез, эчәр суыбыз, сулар һавабыз кыерсытылган хәлдә бүгенге көндә. Елга-иңкүлекләр, урман-болыннар чүп белән тулы. Инеш - күлләр ботак - яфраклар белән капланып беткән, чишмәләрнең күбесе кибү хәлендә, урманнарда корып егылган агачлар җыештырылмыйча, таралып ята. Урманнарыбызның чын хуҗалары булган җәнлекләребез, кошларыбыз куркытылган, рәнҗетелгән хәлдә. Тагын шуны әйтеп узасым килә, яз көне һәркайсыбыз табигатьтән матурлык, чисталык көтә. Табигатьнең язгы сихри матурлыгына карап, эчке дөньябыз үзгәрә, чистара. Әмма, шушы язгы көннәрдә, бар табигать кышкы йокыдан уянган мәлдә, карлар эреп җирнең матурлыгын күзәткән бер чорда, язгы матурлык түгел, ә ямьсезлек, пычраклык күзгә ташлана. Ни кызганыч, Җир Анабызны чистартучыларга караганда, пычратучылар күбрәк шул әле. Урман эчләрендә, яр буйларында, елга кырыйларында да чүп-чар өемнәрен еш очратырга була. Язгы ташу, көчле яңгырлар вакытында күпме чүпләр безнең инешләребезне пычрата. Алар арасында нәрсәләр генә юк... Ә күпме зарарлы матдәләр бүленеп чыга?! Без шул елгаларда су коенабыз, керләр юабыз. Саный китсәң, бу табигатьне пычратуның бик аз өлеше генә бит әле. Шул ук урманнарыбызны гына алыйк. Кырыйдан карап торышка, бик матур күренә, ә эченә керсәң, үзеңне чытырман арасындагы чүплеккә кергән кебек хис итәсең. Әби – бабамнар сөйләвенчә, элек урманнар бик матур, бай булганнар, ә хәзер ерып чыккысыз әрәмәлек тә, чытырманлык. Язын, үләннәр чыгу белән, алар май үләннәре җыярга, күке тавышын тыңларга, урман һавасын суларга урманга сәяхәт кыла торган булганнар. Ә хәзер алар мондый гүзәллекне күрүдән мәхрүм, чөнки алар миллек, җиләк җыярга йөргән сукмаклар югалган, корыган агачлар авып - түнеп урманнарыбызның матурлыгын, ямен җибәреп яталар. Бүгенге көндә урманнарны заказниклар итеп үзгәрткәч, аннан хәтта корыган чыбык-чабык алырга да ярамый. Ауган, сынган агачларны алырга, печәннәрен чабарга рөхсәт булса, әби-бабаларыбыз сөйләгән әкияти урманнар кире кайтмас иде микән? Минем уйлавымча, бу бит табигатьне чистарту гына. Әлбәттә, мин санап киткәннәр табигатьне пычратуның без күргән, белгән бик аз өлеше генә бит әле. Илебездәге шәһәрләр саны никадәр? Аларда урнашкан заводлардан елгаларга агызып җибәрелә торган "калдыклар” күпме. Телевизорлардан мондый аяныч хәлләрне дә, кызганычка каршы, еш күреп торырга туры килә.
      Менә уку елы тәмамланыр вакыт та җитә. Без, һәр ел саен, май аеның җылы, матур көннәрендә мәктәбебез белән сәяхәткә чыгып, табигать кочагында ял итеп кайтырга яратабыз. Көнозын уйнап, үзебез алып килгән тәм – томнар белән сыйланып, табигатькә хозурланып кайту үзе ни тора! Һәм һәрвакытта да үзебез ял иткән урынны чистартып, чүпләрне үзебезнең сумкаларыбызга тутырып алып кайтып китәбез. Чөнки укытучы апабыз безне һәрдаим табигатьне сакларга, пычратмаска, чүпләмәскә кирәклекне искәртеп тора. Хәер, үзебезнең арттан чүп калдырмау безнең гадәткә кергән хәл дисәк тә була. Эх, бөтен кешеләр дә безнең кебек булса икән ул! Без исә, үз чиратыбызда, мәктәбебез янын, урам, ишегалларын һәрвакыт чиста тотабыз. Шулай ук авылыбызның күрке булган чишмәләребезне карап тору – безнең бурычыбыз.
       Үткән ел татар теле укытучыбыз Гөлназ Таһировна "Игелек кылып яшик” темасына инша язып килергә дигәч, без, иптәш кызым Алсу белән, иң тәмле, иң йомшак сулы чишмәгә юл тоттык. Анда барып чишмә яннарын чүп-үләннәрдән чистартып кайту иде исәбебез. Барып карасак, ис-акылыбыз китте. Кайда ул безнең чишмә? Чүп басып бетергән, суы саеккан... Әлбәттә, бу эш безнең генә кулдан килергә ошамаган иде. Озак та уйлап тормыйча, әтиләребезне ярдәмгә чакырдык, чөнки чишмәгә бик булышасыбыз килде. Алар безнең игелекле гамәл кылырга теләгәнебезне белгәч, ике куллап ярдәмгә килергә риза булдылар. Чишмәбезнең юлларын чистартып улакларын рәтләп куйдык, ә ул, безгә рәхмәт әйткәндәй, ургып-ургып ага башлады. Менә шушы мизгелдәге рәхәтлекне бернинди сүзләр белән дә аңлатып булмаслык халәттә идем мин. Әйе, бик рәхәт иде миңа. Чөнки мин дә бит табигатебезне саклау өчен энә очы кадәр генә булса да үземнән өлеш керттем. Мин үз фикерләрем белән әллә ни үзгәртә дә алмам инде, шулай да "Чишмәләрне корытмыйча, җирне рәнҗетмичә, һаваны бозмыйча, табигатькә хилафлык кылмыйча яшик”, - дип эндәшәсем килә...
 
Илсинә ЗӘКИЕВА, Балтач районы Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1433 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: