Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬНЕ БЕРГӘЛӘП САКЛЫЙК
02.05.2013, 21:29
        Туган як, туган җир. Әти-әни кебек үк бик тә якын һәм кадерле бу сүзләр. Кеше үзенең туган төбәге белән горурланганда, иң элек, аның табигате, уңган-булган кешеләре турында сөйләргә ярата. Бу чыннан да шулай. Һәр кешегә үзенең туган ягының табигате иң матуры, иң гүзәле булып тоела. Минем өчен дә Актанышымның табигате башка җирләр белән чагыштырганда гүзәлерәктер сыман. Шагыйрьләр язганча, Җөмһүриятебез күгендә кояшның тәүге нурлары Актаныш төбәгендә кабына. Безнең якларда таң ату үзе бер могъҗизага тиң. Ерактан, офыклар артыннан кояш нурлары күренә башлауга , Агыйдел елгасы өстен сихри бер манзара каплый. Төрле төсләргә манчылган елга өстенең матурлыгын сурәтләргә сүзләр табып булмый. Районыбыз ярларын юучы Ык, Сөн елгаларының да матурлыгы күпләргә мәгълүм. Урманнарыбыз да бихисап.
         Әйе, элек- электән кешеләр табигатькә тартылган. Табигать-Анабыз ачлык елларда аларны үлемнән саклап калган, дошманнардан яшеренергә булышкан. Әмма адәм баласы табигатьнең әлеге мәрхәмәтлелегеннән явызларча файдалана шул. Урманнардагы агачларны рәхимсез рәвештә кисә, яфрак-пиннек әзерлибез дип, аларның ботакларын сындыра. Ә ул агачларның үсүе өчен ничә еллар кирәклеген онытып җибәрә. Кешеләр күңеле елдан ел катылана бара кебек тоела миңа. Көн саен диярлек калкып чыккан завод-фабрикалар гына да табигатькә никадәрле зыян сала. Алардан күтәрелгән төтен һаваны зарарлый, елгаларга агып чыккан калдыклары сулыкларны пычрата. Ә үзебез эчәргә яраклы суның күләме елдан- ел кими дип чаң суккан булабыз. Болай дәвам итсә, берничә дистә елдан соң бөтенләй сусыз калмабызмы? Мине әлеге сорау бик борчый. Чөнки чишмәләребез дә кибеп, корып бара. Аларны чистартырга теләүчеләр көннән- көн сирәгәя. Элек пионерлар бергәләшеп чишмәләрне чистартырга йөргәннәр. Урманнарга агачлар утыртканнар. Гомумән, табигатьне саклауга үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Бу хакта миңа әнием сөйләде. Алар моны бик теләп башкарганнар. Бәлки хәзерге варислар оешмаларына да чишмәләрне чистартуны йөкләргә кирәктер. Шулай эшләгәндә бик күп чишмәләребезне үлемнән коткарып калып булыр иде. Завод- фабрикалардан чыгучы калдыкларны да елгаларга агызырга кирәкми. Аларны эшкәртеп, кабат кулланырга яраклы җайланмалар уйлап тапсыннар иде.
        Хәзер техника заманы дияргә яратабыз. Һәр ике кешенең берендә машина. Руль артында ир-егетләрне генә түгел, гүзәл затларыбызны да күпләп күрергә мөмкин. Ә ул тимер атлардан чыгучы төтен исенең һаваны пычратуы хакында күпләребез уйлап та карамыйдыр. Иң мөһиме, миңа җайлы һәм уңайлы булсын, җәяү йөрергә генә туры килмәсен. Мин дә кешегә уңайлылык ягында, әмма, машиналарның ягулыкларын табигатьне пычратмый торган итеп чагарсыннар иде.
        Табигатьне сакларга кирәк дип күп сөйлиләр. Әмма һәр кеше үзенең кылган эш-гамәлләре белән табигатьне саклауга өлеш кертергә тиеш. Урамнан барганда тәмәке төпчеген яисә чүп-чарыңны теләсә кайда ташлап калдыру, бу инде табигатьне саклауга керми. Өлкәннәр балаларына үрнәк күрсәтергә тиеш. Табигать кочагына ял итәргә чыккач үз артыңнан җыештырып китәргә, агачларны сындырмаска, елга-күлләрне пычратмаска кирәклеген балаларга кечкенәдән аңлату зарур. Моны балалар бакчаларында ук аңлатырга тиешләр минемчә. Бергәләп экскурциягә чыккач үзенең чүбен агач төбенә ташлаган баладан аны кире алырга мәҗбүр итү мөһим. Шулай эшләгәндә ул аны башка ташламаячак.
        2013 ел –Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән икән, кешеләребезнең дә культура дәрәҗәсе үсәр дип өметләнәсе килә. Миңа бүген җитә, иртәгәгесен Алла кайгыртсын дигән принциптан чигенсеннәр иде. Чөнки киләчәк буыннар да аларның дәвамчылары бит. Аларны кем кайгыртыр? Табигатькә булган саксыз караш нәтиҗәсендә күпмедер еллардан соң тереклек бетмәсме?Агачлар да, елга-күлләр дә бетсә, безгә кислородны кем бүлеп чыгарыр? Тәмле җиләк-җимешләре белән кем сыйлар?
        И, кешеләр,сезгә мөрәҗәгать итәм. Бүгеннән үк табигатебезгә булган карашыбызны үзгәртик. Мин кечкенә шул әле. Әгәр кулымнан килсә , табигатьне саклау өчен кешелек дөньясы белән көрәшер идем. Юк шул, әлегә бары тик кылган гамәлләрем белән генә күпмедер өлеш кертә алам. Бергә тотынганда тау күчерергә була диләр. Әйдәгез, барыбыз бергә табигатебезне яклыйк, аны саклыйк. Яз көннәрендә өмәләргә чыгык, чүп-чардан арындырыйк, сыерчыклар килүгә оялар ясап элик. Без, Актанышның беренче урта мәктәбе укучылары нәкъ шулай эшләдек тә. Инде безнең ояларны үз итеп сыерчыклар җыр суза. Сез дә безгә кушылыгыз.
 
Таңсылу ИБРАҺИМОВА, 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 4343 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 4.0/3
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: