Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬНЕҢ ГҮЗӘЛ КОШЛАРЫ
02.05.2013, 15:57
      Менә тагын, ямь өстенә ямь өстәп, туган ягыма яз килде. Кыш буе татлы йокыда булган табигать, кояшның җылы нурларын сизеп, әкрен генә уяна бара. Агачларда бөреләр ачыла, урамда гөрләвекләр ага, елгалар язгы су белән тула.
      Табигатьнең шушындый гүзәл мизгеленең бер көнендә авылыбызның Тау асты дип аталган гүзәл болынына ике пар аккош төште. Алар болын уртасындагы суда горур кыяфәт белән йөзделәр, томшыклары белән каурыйларын чистарттылар. Көчле канатларын җәеп кагындылар. Аннан, су читенә чыгып, бер-берләре белән сөйләшкәндәй иттеләр, янәдән суга керделәр. Шулай беренче көннәре узды.
       Гүзәл кошлар икенче көнне дә безнең болында иделәр әле. Без абый белән икәүләп аларны тау итәгеннән зур соклану белән бик озак күзәттек. Элегрәк телевизор экраннарыннан, китаптагы рәсемнәрдән генә күргән кошларны күзәтү безнең өчен зур шатлык иде. Без кешеләрнең аккошларны "кошлар патшасы” дип юкка гына атамауларына инандык.
       Гәүдәләре ап-ак, күзләре, борыннары һәм аяклары кап-кара булган бу гүзәлләрнең хәрәкәтләре, үз-үзләрен тотышлары искиткеч иде! Аларның матур итеп су эчүләре, җилкән кебек итеп канатларын җәеп җибәрүләре – һәммәсе дә безне сокландырды үзенә әсир итте.
       Өченче көнне табигатьнең бу сылу кошлары безнең болынга төшмәделәр. Аларны кыргый этләр ярсыттымы, усал затлар куркыттымы, әллә инде үзләре китәсе иттеме, анысы билгесез иде. Без аларны, күпме генә көтсәк тә, башка күрә алмадык. Җырда җырланганча, алар болын белән бөтенләйгә хушлаштылар, ахрысы.
Көмеш күлен ташлап,
Аккош күктә оча,
Канатларын җилпи җилләрдә.
Күл аккошсыз нишләр?
Елый-елый кибәр
Аккошкаен көтәр сагынып.
 
Ләйсән КАМАРТДИНОВА, Буа районы, Исәк урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1266 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: