Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛИК!
13.04.2013, 22:58
    Һәркемгә туган йорты кадерле. Яхшы хуҗа туган йортын кулыннан килгәнчә матурлый, бизи, тәртипли. Табигать - безнең туган йортыбыз, шуңа күрә дөньядагы һәр кеше табигатьнең кадерен белергә тиеш.
    Безнең як табигатенең гүзәллеген сөйләп бетергесез. Куе урманнар, җиләкле аланнар, чәчәкле болыннар, саф сулы чишмә һәм елгалар - безнең хәзинәбез. Без боладан бик рәхәтләнеп файдаланабыз, ләззәт алабыз. Кышын саф һавада чана – чаңгы шуып кинәнсәк, җәен суларында коенабыз. Сайрар кошларын тыңлап, татлы җиләкләрен авыз итәбез. Саф суларын эчеп, сусавыбызны басабыз. Кыскасы, кеше табигать биргән байлыклардан башка яши алмый. Табигать бар нәрсәне дә бирә. Кеше гомере ничек кадерле булса, табигать тә шулай кадерле булырга тиеш. Әмма кешеләрнең бу гүзәллекне сакламавы, хәтта пычратуы турында еш ишетәбез.
    Моның чыннан да шулай булуын күрергә дә туры килә. Юлдан баручы исәпсез – хисапсыз машиналарның кайберләре юл буена чүп – чар атып калдырганны күрәбез. Бу дөрес түгел! Мондый чакта без ташлыйсы чүпне берәр капка җыеп барабыз да, кайтып җиткәч, махсус контейнерга ташлыйбыз. Безне әти – әни шулай өйрәтте. "Мөселман кешесе җирне кадерләргә тиеш, аны пычрату – зур гөнаһ”,- дип әбием дә еш әйтә. Әгәр без табигатьне пычранудан сакламасак, аның матурлыгы көннән-көн юкка чыгачак бит.
    "Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?” ди халык мәкале. Яшәү чыганагы булган елга – күлләр, чишмәләр дә яклауга, саклауга мохтаҗ. Чөнки алардан без үзебез су эчәбез, коенабыз бит. Суларның пычрануы аркасында, җәйге эссе көннәрдә кайбер елгаларда коенып та булмый. Әле бөтен җирдә дә чишмәләргә караш уңай якка үзгәрмәгән. Кайбер чишмәләр ташландык хәлдә, чүп оясына әверелгән. Чишмә буйларында көтү йөрсә, тапталса, чүпләр ташланса, пычранса, чишмә корый. Аның суы агып төшә торган елгалар, инешләр дә корый, кибә. Су, дым булмагач, үләннәр, куаклар, болыннар да корый, бу тирәгә кошлар да оя кормый. Шөкер, бу яктан безнең төбәктә хәлләр яхшы. Районыбыз эшмәкәрләре соңгы елларда гына да бик күп чишмәләрне чистартып, аларны төзекләндерделәр, ял итү урыннарына әверелдерделәр. Шуның белән якташларының рәхмәтен алдылар. Авылыбыз уртасыннан агучы Тюлячка елгасына да узган ел яңа сулыш өрелде: ярларындагы корыган агач – куаклар киселде, елга чистартылды.
    2013 нче ел Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Бу уңайдан телевидениедә әледән – әле табигать турында тапшырулар булып тора. Мин аларны кызыксынып карыйм. Галимнәребез су һәм һава чистарту җайланмаларын камилләштерү өстендә даими эшлиләр икән. Ә урманчылар исә соңгы елларда урманннарның күпләп киселүе, хәзер аларны утырту белән ныклап шөгыльләнергә кирәклеге турында әйтәләр. Моның өчен Саба урман хуҗалыгы селекция үзәгендә җитәрлек күләмдә үсентеләр әзерләнә икән. Бу урманнар шаулап үсеп китсә, табигатебез ямьләнеп кенә калмас, сулар һаваларыбыз чистарыр, елга – күлләребез сафланыр иде.
    Барыбыз өчен дә уртак булган туган йортыбыз табигатьне саклауда без дә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Яз җитүгә, авылыбызның урамнарын, әйләнә – тирә болыннарын, елга буйларын җыештырабыз. Яздан көзгә хәтле бакчада эшләп, җирне кадерләргә, аннан дөрес файдаланырга өйрәнәбез.Өй тирәләребездә, мәктәп бакчасында агачлар утыртабыз.  
    Табигатьне без үзебез өчен генә түгел, ә туачак балаларыбыз, оныкларыбыз өчен сакларга тиешбез, чөнки киләчәк буынның да табигатьтән файдаланырга хакы бар. Кеше гомеренең, сәламәтлегенең табигатькә, экологиянең торышына турыдан–туры бәйле икәнен барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Әйдәгез, бергәләп кош-кортларны, җәнлекләрне саклыйк, агачлар утыртыйк һәм табигатьне пычратмыйк!
 
     Гүзәл ГИМАДИЕВА,Теләче  районы Теләче урта гомумбелем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1680 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: