Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТАБИГАТЬНЕ САКЛЫЙК, ДУСЛАРЫМ
29.04.2013, 22:11
     Һәр кеше өчен табигать – ана, ә туган җир - бәллүр бишек. Әни һәм туган җир безгә ничек кадерле булса, табигать тә шул дәрәҗәдә кадерле. Табигать, туган җир, туган авыл, туган йорт... Күп язучыларыбызны, шагыйрьләребезне, рәссамнарыбызны иҗатка илһамландырган зур көч алар. Якташ шагыйребез Харрас абый Әюпнең дә туган якка багышланган әсәрләре байтак. Аларны укыган саен, туган якның, авылның бик күп яңа якларын ачасың, әкияти сихри дөньяга эләгәсең. Ирексездән күңел тула, табигатьнең могҗизаларына чын күңелдән ышанасың. Шагыйрь сүзләре белән әйтсәк:
Чыгып тирбәлим бер дисәң,
Җил мондагы ишеме?!
Минем туган якларымда
Җилләр – җанның бишеге...
... Җирсегәндә яшь сөртерлек,
Аерылганда болгарлык:
Минем туган якларымда
Ак болытлар кулъяулык!..
      Кызганычка каршы, табигать – туган йортыбызның гүзәл урыннары көннән-көн аяныч хәлдә кала бара. Моның сәбәпчесе без үзебез түгелме? Завод-фабрикалардан чыккан калдыклар, шәхси хуҗалыклардан чыгарылган чүп-чарлар, ташландык хәлдәге басу-кырлар экологиябезне зарарлый.
      Дәүләтебез экологик проблемаларны чишү юнәлешендә бик күп эшләр алып бара. Ләкин һәр кеше табигатьне саклауга үз өлешен кертә ала. Моның өчен намусыңны эшкә җигәргә һәм киләчәгебезне генә күз алдына китерергә кирәк. Бездән соң килгән буыннарның да чиста суга, саф һавага, гүзәл табигатькә хокуклары бар.
     2013 нче ел – Экология елы кысаларында табигать - туган йортыбызны саклау, яклау максатыннан яңа проектлар эшләнер әле. Ә мин сезне бу юнәлештә уйланырга һәм табигатьне яратырга чакырам. Табигатъ –туган йортыбыз. Шуны онытмагыз, дусларым!
 
Алсу НУРУЛЛИНА, Мөслим районы Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 956 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: