Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТИРӘ-ЮНЬГӘ САК КАРЫЙК
01.05.2013, 19:19
      Галәмдә, миллионлаган йолдызлар арасында кечкенә генә планета бар. Ул да булса-Җир планетасы. Монда гына саф һава, татлы су, гүзәл табигать, көчле цивилизация... Тик күңелгә шом салган һәм хәл ителәсе мәсәләләр әле шактый. Мин үземә мондый проблемалар ят түгел, чөнки мин киләчәккә максат куеп кыю адымнар белән хәрәкәт итүче буын вәкиле. Алай гына да түгел, әтием Мамадышта нәшер ителүче "Нократ” район газетасында хәбәрче булып эшли. Өйдә дә еш кына аны борчыган яисә ул хәл иткән мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшәбез, фикер алышабыз.
      Әйләнә-тирәнең бүгенге хәле бик күпләрне борчый. Урыны-урыны белән табигатькә саксыз карауның зарары турында кисәтеп киләләр килүен, ләкин бу әһәмиятле мәсәләләргә битараф булучылар шактый. Әнә бит, иң матур җирне сайлап, куыш коралар, учак ягалар, казан асалар, табын әзерлиләр. Шундый матур урында туйганчы ял итәләр дә чүп-чар калдырып, кайчакта учакларын да сүндереп бетермичә кайтып китәләр. Нәтиҗәдә, табигать пычрана, тагын да куркынычрагы- янгын чыга. Ә янгын дигәне бер нәрсәне дә аямый. Кеше үзенең саксызлыгы, җавапсызлыгы аркасында фаҗига китереп чыгара. Иң тетрәндергәне шул: кеше үзе табигатнең дошманы булып чыга. Кешегә, аның яшәешенә гайре табигый көчләрне адәм баласы үзе тудыра, үзе хәрәкәткә китерә.
      Тормыш шартлары яхшыра барган саен, кешеләр әйләнә-тирә мохиткә карата саксызрак кыланалар, ахрысы. Машина тәрәзәсеннән генә чүп ыргытып китүне бернигә дә санамыйлар кайберәүләр. Чүп һәм көнкүреш калдыклары ташлау өчен махсус урыннар барлыгын оныталар. Кеше дигәннәре һәрвакытта да иң җиңел, иң кыска юлны сайлый. Җирне рәнҗетмичә, һаваны бозмыйча, табигатькә зыян китермичә генә дә яшәп була, югыйсә!
       Җәй айларында көтеп алган милли бәйрәмебез сабан туйлары килеп җитә. Шаулап-гөрләп бу бәйрәм узып китә, тапталган моңсу болынлыкта чүп-чар гына ятып кала. Күп аңлатып сөйлисе юк, Җирдә яшәгән буын бүген табигатькә карата шундый мөнәсәбәттә булса, киләчәктә кешелекне ни көтә?
      Табигать-безнең йортыбыз. Анадагы матурлыкны бер югалтсак, һич табып булмаячак. Җир-анабыз үзенең гүзәллеген ят иткән кешеләргә битараф, мәрхәмәтсез дә була ала. Ник дигәндә, кеше дә табигать җимеше, ләбаса. Шулай булгач, беренче чиратта бу урында тереклеккә, кешелеккә шәфкатьлелек, сак караш дигән сүз икәнен дә онытмыйк, дуслар!
       Агымдагы елны "Тирә-як мохитне саклау елы” дип игълан итү, бәлки, Табигать-анабыз алдында җыелган бу­рыч­ларыбызның беразын гына булса да кайтарырга ярдәм итәр.  
 
Радислав МИХАЙЛОВ, Мамадыш шәһәре 2 нче гомумбелем бирү лицееның 8 нче  сыйныф укучысы 
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 994 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: