Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТУГАН АВЫЛЫМ, СӘЛАМӘТ БУЛ!
08.04.2013, 22:12
      Кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле, кеше һәм табигать аерылгысыз, бербөтен. Кеше - табигать баласы, ә табигать – яшәү чыганагы. Элеккеге, әби-бабаларыбыз яшәгән чорга күз салыйк. Дөрестән дә, аларны табигать - җир ана-ачлыктан да, корылыктан да, суыктан да саклап калган. "Черек бәрәңге, алабута, кычыткан ашап үстек. Ә кышын, зәмһәрир суыкларда кипкән тизәк белән кыш чыга идек. Табигатькә зыян салмадык без, ә киресенчә булганына шөкер итеп, саф һава сулап, табигатьне саклап яшәдек”,- дип үткән тормышын искә ала әбием. Әйе, әбием хаклы. Суык дип, артык агач та кисмәгән алар,тамак ач дип, каен суы да агызмаган. Бүгенге мул тормышта яшәп тә шөкер итмәүчеләр байтак бит. Парк буйлап барганда яшен агызып, җәрәхәтләренә сыкранып шаулашып утырган агачларны күргәч, йөрәгем сыкрый минем. Урманнарда да ботарлап ташланган каен агачлары башларын түбән игән. Алар кешенең рәхимсезлегенә уфтаналар сыман. Кешеләр беренче урынга матди яктан яхшы торуны, акчаны, престижлы эш урынын куялар, табигать турында уйламыйлар яки уйлаудан туктыйлар. Кырыс тормыш кануннары киләчәк турында уйларга вакыт калдырмый. Нигә шулкадәр битараф, рәхимсез, шәфкатьсез без табигатькә?
       Бүгенге көндә табигать безнең ярдәмгә мохтаҗ. Ул яралы, сагышлы. Елга-күлләре кипкән, чишмәләре дә челтерәми, кошлар да элеккечә сайрамый. Ирексездән берничә ел элек булган эссе җәй искә төшә. Җәйге ялымда һәрвакыттагыча авылга көтү көтәргә кайттым. Ул - әниемнең туган авылы, димәк, минем дә авылым. Әнием тәгәрәп үскән урамнарда йөрим, ул бәбкә саклаган тыкрыкларны урыйм, балыклы күл буйларына төшәм. Әнием сөйләгән хатирәләр эчендә еш чуалам.
       Табигать үзгәргән, елга да ярларыннан ташып акмый, хуш исле чәчәк исе дә аңкымый, күбәләкләр дә үз биюләрен башкармый. Көтүлек йөргән җир чүлне хәтерләтә, анда-монда шайтан таягы баш төрткән, җирләр ярылган, елга кипкән. Болында бер генә чәчәк әсәре дә күренми. Өйдәгеләрнең "Коралык килә, ачлык кына булмасын”,- дигән сүзләр тагын шөбһәгә төшерде. Табигатьнең безне кисәтүе бу, минемчә. Дөресен әйткәндә, кеше табигатькә карашын үзгәртмәсә, безне әллә нинди сынаулар көтәчәк. Нигә әле бүген авыл гөрләми, чишмәләре дә челтерәми, балыклы күлләре дә сусыз, хәтта болыннарда да элеккечә тургай сайравы ишетелми, күбәләкләр очмый, хуш исле чәчәкләр үсми? Ни булды сиңа, авылым, табигатеңә ни булды?
        Авыл... Анда әнием бишеге тирбәлгән, аның беренче адымнары ясалган, аннан миңа да иң матур хис-авылны ярату хисе күчә килгән. Бер карасаң, барысы да бик гади күренә. Бер катлы өйләр, кыска гына тыкрыклар, тар гына урамнар, бәбкә үлән үскән сукмаклар... Тик әлеге гадилектә ниндидер бөеклек тә бар сыман. Әйе, шәһәр егете булсам да, бик якын син миңа, авылым. Җәй айларын көтеп алам, нигәдер авыл үзенә тарта. Чишмәләрне – саф килеш... Сандугачлы кичләрне, тургайлы таңнарны имин килеш саклыйсым килә. Тик мин нишли алам? Әлеге сорауга һич җавап тапмый, авыл тарихын күзаллыйм. Болгар авылы халкы элек-электән тырыш, хезмәт сөючән булулары белән аерылып торган. Уңган терлекчеләре, тракторчылары, тимерчеләре, балта осталары, тегермәнчеләре белән тирә-юнь авылларга дан казанган.
       Инде авыл иске хәрабәләрне хәтерләтә. Авылда эш урыннары юк, колхоз күптән беткән, авыл хуҗалыгы таркалган, халык шәһәргә китәргә мәҗбүр. Еллар үткән саен, буш өйләр генә торып ала. Бүгенге көндә авылда 31 йорт, 47 кеше исәпләнә. Аларның да яртысыннан артыгы өлкән буын. Киләчәктә миңа авылга кайту насыйп булырмы? Авылны яңадан торгызу мөмкинме? Авыллар юкка чыкса, милләткә, гореф-гадәтләребезгә, телебезгә куркыныч яный түгелме?
       Юк, авылым эзсез югалмас, киләчәк буын аның турында тарих битләреннән генә укымас. Табигать тә сәламәтләнер, урман-кырлар шау чәчәккә, кошлар сайравына күмелер. Иген-кырлардагы башаклар безгә сәлам бирер, авылым чишмәсе челтерәп агар. Минем янә әнием эзләре буйлап йөрисем, тар сукмаклардан үтәсем, бәбкә үләннәрдә тәгәрисем килә. Мин авылны ташламам, аның су буйларын, болыннарын кабат урармын. Озак яшә авылым! Табигатең сафлансын, үзенең чирләреннән арынсын! Болгар авылы суын эчкән, шифалы һавасын сулаган, изге нигезен юксынып, туганнарны, авылдашларны сагынып, дөнья мәшәкатьләрен онытып бер күрешеп сөйләшер өчен ерак араларны якын итеп кайтучыларны үзеңдә кабул ит!
 
     Булат ГОМӘРОВ, Чистай районы, 5 нче гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1447 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: