Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТУГАН ЯГЫМ ТАБИГАТЕН САКЛЫЙК!
20.04.2013, 11:36
    Табигать! Кешеләр күңелендә матур хисләр уятасың син. Кеше бар нәрсәне онытса да яланаяк таптап йөргән чирәмнәрен, үзе чапкан печәннәрнең хуш исләрен онытмый. Таулар биеклекләре белән горурлык туа, кыюлыкка чакыра. Йөгерек елгалар йөрәкләргә омтылыш бирә. Карурманнар дөнья серен пышылдый. Көмеш күлдә камышлар кыштырдавы хисләрне нечкәртә. Җирдән күтәрелгән җылы пар икмәк исен искә төшерә.
    Кеше табигать белән гел бергә.Кеше табигатьтән кыюлыкка, батырлыкка, сабырлыкка өйрәнә.Кеше табигатьне , табигать кешене бизи.Бер-берләрен тулылындыручы бу ике көчне аерып карап булмый. Кеше табигать матурлыкларыннан кыска гына вакытта аерылып торса да ямансулый, сагына башлый.Һәр кеше үзенең туган ягының табигатен ярата, яклый, саклый белергә тиеш.
    Туган як табигате һәр кешегә газиз, кадерле. Һәркем өчен үз төбәге әти-әнисе кебек якын һәм кадерле. Без Арчада яшәвебез белән горурланабыз. Аның зифа каеннарын, урманнарын, көмеш сулы елгаларын, күлләрен, саф сулы чишмәләрен яратабыз. "Дөньяга чишмәләр бүләк иткән ир-егетләрнең исемен халык онытмый. Чөнки чишмә - бәяләп бетергесез хәзинә ул. Юк, чишмә - эчәр су гына түгел, чишмә- әрәмәләр һәм ямь-яшел болыннар да, урманнар һәм киң дәрьялар да ул.
     Чишмә - сандугач та, иртәнге чык та, саф һава да ул...” Бөек Тукаебыз шигырьләре,әкиятләре аша һәр татар кешесенең күңеленә үтеп кергән серле табигатебезне һәм туган ягыбызны яратабыз. Арча ягы әкияттәгедәй гүзәл табигате белән дан тота.
     Татарстандагы зур елгаларның берсе булган Казансу елгасы Арча җирләреннән уза. Районыбыз Казансу елгасының урта агымы тирәсендә урнашкан. Казансу элек мул сулы елга булган. Аның тирә-ягын куе таллыклар каплап алган.Әле дә яз көннәрендә тал агачларында матур "тал песиләре” асылынып тора. "Тал песиләре ул – язның күзләре. Кояшлы бер иртәдә яңа гына чәчәк аткан песиле талга карап хәйран калып торудан да татлы минутлар бар микән! Көмеш сыман елтыраган мөлдерәмә мамык бөртекләре җылыдыр, җанлыдыр кебек тоела. Төпләрендәге кап-кара бөре тышчасы, әйтерсең, озын керфекләр. Песиләр әле генә, таң атканда гына туганнардыр, әз генә элегрәк килгән булсак, керфекләренең ачылганын да күргән булыр идек...”
      Табигатьне саклау максатында ел саен бөтен оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, мәктәпләр агачлар утырталар, өмәләр оештыралар, чишмәләрне төзекләндерәләр, чәчәкләр утыртып аларга сулар сибеп бөтен дөньяны гүзәллекә күмәләр. Урманарда янгыннар чыгармау, чуп өемнәрен булдырмау максатында яшел патруль әгьзәләре рейдлар уздыралар.
      Дөньяда иң мөһим, кирәкле нәрсәләр арасында, әлбәттә, чиста су, саф һава, файдалы азык булу төп шарт. Экология турында һәрвакыт зур хөрмәт белән сөйлиләр. Гадәттәге тормышта кайберәүләр бу юнәлештә бик ук эшләргә теләми. Бу сер түгел. Чөнки Ходай яраткан, гасырлар буе сакланган җирнең халәте хәзерге индустрия, кеше яшәве тәэсирендә үзгәреп, начарланып, пычранып бара. Ләкин без яшь буын моңа каршы көрәшергә тиешбез.
     Без, җирдә яшәүче һәр кеше, һәр сәгать, һәр минут саен туган планетабыздан яңа көч алып яшибез. Җир, табигать белән аралашу - ул безнең яшәешебез.
     Табигатьтә бар нәрсә үзара тыгыз бәйләнгән. Табигатьнең бер өлеше булган кеше дә үзен урап алган әйләнә тирә: җир, су, һава һәм барлык тере организмнар белән бәйле. Шуңа күрә җәмгыятьтә яшәүче һәр кешегә экологик белем бирү әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.
     Безнең гимназиябездә табигатьне саклау буенча максатчан эш алып барыла. Язын ел саен без кошларга оя ясауда катнашабыз. Берсеннән –берсе матур оялар кошларны үзләренә чакырып тора. Яшь экологларның үз программасы, девизы, максатлары бар.
     Урман, болын, сулык, күлләрне пычратма, чүп ташлама, теләсә кайда учак якма!
     Агачларны рөхсәтсез кисмә, сындырма, дару үләннәрен тамырлары белән йолкыма!
     Үзеңнең кылган эшләрең өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнлегеңне тоеп яшә!
 
Энҗе САФИНА, 5 нче Арча гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 7154 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: