Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ТУГАН ЙОРТЫБЫЗНЫ ТӘРБИЯЛИК
30.04.2013, 15:55
      Шагыйрь Роберт абый Миңнуллин әйткәндәй, ”Бу өлкәннәр ни өчендер, гел киресен эшлиләр...”. "Табигать –туган йортыбыз” диләр дә, торган өйләрен чистарталар, ә "туган йортларын”чүплиләр. ”Урманнар –планетабызның үпкәсе” диләр, ә үзләре шаулап торган парклар, урманнарны кисеп, урыннарына мәһабәт биналар төзиләр. "Хайваннар, кошлар-безнең туганнарыбыз” диләр дә, мылтык асып ауга чыгып китәләр, аудагы уңышлары, төз атулары турында горурланып сөйләп йөриләр.
       Укытучыбыз инша язарга тема тәкъдим иткәч, мин бу турыда озак уйланып йөрдем. Мондый яшәү рәвеше дөресме, болай яшәргә ярыймы? Торган фатирларыбызны чистартып, чүпләребезне шәһәр читенә чыгарып өеп яки яндырып, шуның төтенен ел дәвамында сулап яшәп, сәламәт үсә алырбызмы? Планеталарыбызның үпкәләрен җәрәхәтләп, йортлар төзеп, кошлар-хайваннарны үтереп, аларның балаларын ятим итеп бәхетле була алырбызмы соң без? Ә башкача яшәргә безне кем өйрәтер? Әле бик яшь булсам да, шундый олы сораулар борчый мине.
     Җавапларны мин китаплардан һәм тормыштан эзләргә булдым һәм таптым да кебек. Быелгы уку елы башында без Мәҗит Гафуринең "Кыр казы”хикәясен өйрәнгән идек, соң "Сабантуй”газетасында Рашат Низаминың "Урманда төн куну”хикәясен укыдым. Ике әсәрдә дә төп геройлар-безнең якын туганнарыбыз-Кыр казы һәм Керпе. Беренче әсәрдә Кыр казы үзен дәвалаган өчен Нәҗипкә баш очында каңгылдап очып рәхмәтен белдерсә, икенче героебыз Керпе, көндез үзен сыйлаган өчен, шалашта ялгызы төн кунарга мәҗбүр булган малайны иртәнгә кадәр саклап утыра. Ике әсәрнең дә геройлары үзләренә эшләнгән изгелек өчен яхшылык белән җавап кайтаралар. "Болар бит әдәби әсәр геройлары, язучыларның хыял җимеше генә "диярсез сез.
     Ләкин "Кыр казы”хикәясен өйрәнгән дәрестә без тормышта булган шуңа охшаш вакыйганы ишетеп тетрәндек. Бу хәл турында сыйныфташыбыз Марсель сөйләде.
     Узган салкын кыш көне укудан кайтып барганда Марсель җирдә ятучы чыпчыкны күрә һәм өенә алып керә. Кошчыкның сынган канатын бинт белән бәйләп бер атна тирәсе тәрбияли. Чыпчык сәламәтләнгәч, Марсель аны балконнан иреккә очыра. Кошчык шатлана-шатлана очып китә һәм бераздан тагын әйләнеп кайта да, томшыгындагы миләш тәлгәшен балконга куеп очып китә.
     Моны ишеткәч без чын күңелдән сокландык, хәтта укытучыбызның күзләре дә яшьләнде .
     Гыйбрәтле хәл шул... Без, кешеләр, үзебезне акыллы, тәрбияле саныйбыз, башка җан ияләреннән нәкъ шул сыйфатларыбыз белән үзебезне өстен күрәбез. Әлеге мисаллар моның киресен күрсәтә түгелме, без үзебезгә яхшылык күрсәткәннәргә, шул исәптән табигать –әниебезгә дә рәхмәтле була беләбезме?! Юк бит, минемчә.
    Табигать безгә шифа булсын дип җиләк-җимешен ,гөмбәсен бирә,ә без аны үзебезне бердәнбер дип уйлап,төбе-тамыры белән җыябыз, тирә-якка саф һава,ямь биреп утыручы чыршыларны кисеп яңа ел каршылыйбыз,каеннарны җәрәхәтләп суын эчәбез дә, елатып калдырабыз,әти-әниләребез белән бергә шул ук каеннарның ботакларын кисеп төшереп ,мунча себеркеләре әзерлибез ... һәм сәламәт булырга телибез.
     Тик шагыйрь абый әйтмешли: ”Юк,алай булалмый шул!” Сәламәт булу өчен табигать белән гармониядә яшәргә, нәкъ безнең геройларыбыз кебек, берне алган өчен икене кайтарып бирә белергә кирәктер безгә. Ә без алырга яратабыз, кайтарып бирергә онытабыз икән. Башка туганнарыбыздан без, кешеләр, нәкъ шул сыйфатыбыз белән генә аерылабыз икән бит. 
     Әйдәгез, без дә үзгәрик, дусларым! Үзгәрешләрне үзебездән башлыйк, сәламәтлегебез һәм киләчәгебез өчен көрәшик, табигатьне рәнҗетмик! Табигать байлыкларын җыйганда башкалар турында да уйлыйк, яңа ел бәйрәмнәрендә чыршы исен паркларга барып сулыйк та, өйләргә ясалмаларын куйыйк, шифалы су эчәргә дип каеннарыбызны яраламыйк, аларны елатмыйк, чәчәкләрне өзмичә, сокланып кына үтик, матурлык өчен бүлмә гөлләре үстерик! Бу эшләр кулыбыздан киләме? Әлбәттә, килә. Шулай эшләсәк кенә, табигатебез иркен сулап куяр, саф һавасын, байлыкларын юмарт бүләк итәр, без дә сау-сәламәт килеш бик күп яңа еллар каршы алырбыз. Безнең киләчәгебез, сәламәтлегебез –үзебезнең кулларда.Табигатьне уртак йортыбыз итеп кенә түгел, туган йортыбыз кебек яратыйк, тәрбиялик, аңа ярдәм итик!
 
Алия САТТАРОВА, Казан шәһәре, Мәскәү районы 9 нчы гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 3969 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: