Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

УРМАНГА СӘЯХӘТ
06.04.2013, 02:06
      Минем туган ягым Буа районы урманнар эчендә утыра дип мактана алмыйм, чөнки урман биоценозлары барлык мәйданның 6 %-ын алып тора. Буа ягын, гомумән, тау ягы дип атыйлар. Авылыбызның төньяк-көнчыгыш өлешендә 2 км ераклыкта нарат урманы бар. Әлеге урман авылыбыз читеннән караганда кышын зәңгәрсу-яшел, ә җәйләрен караңгы-яшел төстә булып күренә. Эшләреңне ташла да минем янга кил дигән сыман мәһабәт, төз наратлар үзләренә чакыралар кебек.
      Мин – бала. Бик күп әйберләр мине кызыксындыра. Күп сорауларга җавап эзлим. Безнең мәктәптә экология түгәрәге эшләп килә. Авылыбызның экологик хәлен, төрле экологик системаларны тикшерәбез, табигатьне яхшырак аңларга, аңа якынрак булырга өйрәнәбез. Экология түгәрәгендә укытучы апабыз һәм без бергә җыелышып, урман биоценозына сәяхәт кылырга булдык. Шуннан алып кайткан хис-тойгыларым белән уртаклашасым килә.
      Без авылдан кузгалганда, көн матур, кояш бик шәп кыздыра, болытлар да күренми, җилсез иде. Авылыбызның яныннан ук Зөя елгасы ага. Шулчак Айнур: "Әнә сулык биоценозы”- дип кычкырды. "Әйе шул, апа анда гидробионтлар яшиме?”-дип Айрат барыбызны көлдерде. Күпердән су аша чыкканда бер бака яр кырыеннан суга сикереп төште.
      - Укучылар әйдәгез бакага тәэсир итүче абиотик һәм биотик факторларны санап үтик әле,-дип укытучы апабыз сәяхәтебезгә җан өрде. Бакага тәэсир итүче әйләнә-тирәлек шартлары: температура, яктылык, суның басымы, агым тизлеген, аның белән тукланучы ерткычларны искә төшерә-төшерә урман янына килеп җиткәнебез сизелми дә калган.
       Кояш кыздыра, су эчәсе килә, хәл бетеп аяктан егылырбыз сыман. Урман эченәрәк кердек. Ай нинди җанга рәхәт һава! Үзе салкынча, күкрәкләрне тутырып бер сулыйсың да андагы хуш исләрдән баш әйләнә, сулыш киңәя. Барлык арыганнар, эчәсе килүләр юкка чыга. Матурлыкка хозурланып торганда Гүзәл кычкырып җибәрде: ”Карагыз әле, карагыз ул нәрсә”, - дип бармагын куакларның куе ябалдашларына сузды. Анда утырган мәчебашлы ябалакны уятырга куркып барыбыз да тынып калдык. Төне буе үзенә азык эзләп, көндезләрен йокыга талган бу җан иясе безне әллә сизмәде, әллә чыннан да йоклый иде. Урмандагы үсемлекләрнең күптөрлелегенә һәм һәр төрнең монда үз урыны булуын, аларның берсе юкка чыксада азык чылбырының үзгәрәчәге турында уйланып бара-бар, бер аланга килеп чыктык. Шушында утырып ял итү мөмкинлеге ачылды.
       Һәр кеше үзенә уңайлырак урынны сайлады. Үзебез белән алып килгән тәм-томнардан авыз итеп утырганда, Айнур кычкырып җибәрде. Моңа ни булган тагын дигән сыман, гаҗәпләнеп барыбыз да аңа борылды.
       - Айнур син бигрәк җайлы урын таптым дигән идең, әллә үзеңне тешлиләрме,-дип укытучыбыз шаяртты. Ә ул сикерә, чөнки аны эре-эре урман кырмыскалары тешли иде.
       "Көрән урман кырмыскаларын урман санитарлары дип атыйлар, чөнки бер кырмыска оясы көненә 10-30 мең бөҗәкне юкка чыгара, шуларның 80% зарарлы бөҗәкләр була. Галимнәр уйлавынча уртача 4 кырмыска оясы 1 гектар урманны корткычлардан сакларга сәләтле. Безнең илебездә кырмыскалар тыюлыгы оештырылган, анда машиналар хәрәкәте тыела. Кешенең кайгыртуы нәтиҗәсендә безнең республикабызда яңа 1500 кырмыска оясы барлыкка килде. Кырмыскалар – бик файдалы бөҗәкләр: аларны саклау, урманнарны саклау дигән сүз.” (С.А. Монис " Зоология буенча уку китабы”)
       Айнурны шул кадәр куркыткан җан ияләрен бергәләшеп күзәтә башладык. Оя бик зур түгел, әле яңа гына төзи башлаганнар бугай. Китаплардан укып белүебезчә көрән урман кырмыскаларының оя биеклеклеге 1 метрдан артык була. Кырмыскалар каядыр ашыгалар, бер туктаусыз чабышалар. Кайсыберләре кипкән үлән алып кайта, ә кайсыберләре бушка чабып йөриләр.
       - Карагыз әле монда,-дип Алия безне үз янына чакырды. Ни күзебез белән күрик, бер личинкага бишәүләп ябышканнар, аны каядыр өстериләр.
       - Алар азык алып кайталар, үзләренең агулары белән аны үтергәннәр, - диде Эльмира бик белдекле кыяфәттә.
       Айнур күптән тынычланган, кырмыскаларны күзәтә иде.
       Урманда үсемлекләрнең төрле ярусларда урнашуы ап–ачык булып күренеп тора.
       - Укучылар урман биоценозына хас үсемлекләрнең ярусларын санап үтик әле, - диде укытучыбыз
       - Иң түбәндә коелган яфраклар һәм алар арасында күренер-күренмәс кенә лишайниклар урнашкан, - дип сүзне башладым мин.
       - Аннары үләнчел үсемлекләр, - дип өстәде Алмаз.
       - Аннан биегрәк кыска буйлы куаклар. Тик нарат урманының үләнчел һәм куаклар катламы бик начар үскән, чөнки төз гәүдәле наратларның ябылдашлары яктылык нурларын үткәрмиләр, - диде күпне белүче Эльмира.
       - Нарат агачларының озын һәм бик озыннарын күрергә мөмкин, - дип санауны тәмамлады Гүзәл.
       Төз гәүдәле наратларга сокланып карап торганда урмандагы тынлыкны тукран тавышы бозды. Аның тукылдавы бөтен урманны яңгыратып балта белән агач кискән тавыш сыман ишетелә иде. Без, бергәләшеп, тукранны күрү теләге белән тавыш ишетелгән якка юнәлдек.
       - Тукран безгә күренерме икән соң, ул бит агач ылыслары кебек ямь-яшел, - диде Гүзәл.
       - Син ни сөйлисең, тукран нишләп яшел булсын. Менә безнең бакчага көн саен ала карга зурлыгындагы, кап-кара, башындагы бүреге кызыл булган тукран килеп куна, - дип төзәтте Рания.
       - Рания, синең тукраның ашап симергәндер ул. Зурлыгы белән тукран миләш чыпчыгы кадәр, чуар, каурыйлары кара һәм ак бөрчекләр белән капланган, аркасы кара, һәр канатында берәр ак тап, ә башында кызыл тап бар, - дидем мин.
       - Дөрес, - диде Айнур, - чуар тукранның буе чуар сандугач кадәр. Башы да кызыл, ләкин аркасы ак һәм канатларында таплар түгәрәк түгел, ә тар ак буй сызыклар формасында. Аннары тукраннарның аякларында дүртәр бармак – икесе алга, икесе артка карый.
      Без бер-беребезгә карашып уйга калдык, чөнки һәркем үзенең дөрес икәнлегенә шиге юк иде.
      - Барыгыз да хаклы, -диде укытучы апабыз, - тукраннар бит бездә күп төрле – алар бөтен бер семьялык тәшкил итәләр. Чуар тукраннарның (зур чуар тукранның канатларында ак таплар бар, аркасы кара, ә ак аркалы тукраннарның канатлары ак буй сызыклы) буе миләш чыпчыгыныкы кадәр, ә кечкенә чуар тукран чыпчык хәтле. Тукраннар арасында кара тукран иң зурысы, ул караңгы нарат урманнарында яши, буе ала карга хәтле, ә яшел тукран аннан кечерәк һәм яфраклы урманнарны ярата.
      Без, бәхәс куертып тукран янына килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Бездән куркып булса кирәк тукран тукылдавыннан туктады һәм очып китте. Укытучы апабызның сүзен раслагандай без аның кап – кара, шактый зур кош булуын күреп калдык.
      Кошлар урманда бер өзлексез сайрап торалар. Аларның тавышлары да төрле-төрле. - Әйдәгез кошларның тавышын отып алырга тырышабыз, - дидем мин. Бу фикерне барысы да хуплады һәм без якында гына ап-ачык ишетелүче кош җырын өйрәнә башладык.
      - Фью – фью – фью – ля – ля – ля – ди – ди – ди – ви – чиу.
      Бер мәлгә бу тавыш тынып тора да, яңадан кабатлана. Бу кошның исеме кызылтүш (зяблик) икән. Без моны мәктәпкә кайткач интернеттан карагач белдек. Ул иң киң таралган сайрар кошларга керә. Ата һәм ана кошлар бер – берсеннән шактый аерыла. Без очратканы ата кош иде, чөнки аның кигән күлмәге чуар көрән, көлсу, ак, кара төсләре дә бар.
      Икенче бер кошның җырын Эльмиира ятлаган:
      - Твит – твит – твит – твит, тью – тью – тью – тю, виу – ви – ви – ви – ви – ли – фью – фью – тью...
      Бу сайрар кошның исеме нарат чыпчыгы икән, үзе белән таныша алмадык, бары тик яңгыравык, бик матур җырын гына тыңладык. Кошлар җырын тыңлап барганда, урман кырыена килеп җитәрәк бик ачык һәм көчле сайраучы кош тавышы безне таң калдырды. Бу шәүлегән исемле кош икән. Әллә ул моңа чаклы сайрамаган, әллә без аны ишетмәгән. Аның җырын кешенең сөйләм теленә күчерүе бик җиңел булды. Тыңлап карагыз әле:
      - Фи – липп – фи – липп, при – ди, при – ди, чай – пить, чай – пить....  
      Менә шундый сүзләр 2-3 тапкыр кабатлана. Сандугач тавышын без, авыл балалары, бик яхшы таныйбыз. Ләкин, кызганыч, аны бүгенге сәяхәтебездә ишетеп булмады.
      Менә шулай, кошлар тавышын тыңлый – тыңлый, урман кырыена чыгып та җиткәнбез. Кояш бик кыздырмый. Салмак кына җил исеп тора. Урман кырыендагы аланлыкта җиләкләрнең ап – ак чәчәкләре бигрәк матур булып торалар. Быел җиләк күп буласы, яңгырлар да вакытында явып үтсә, бергәләшеп җиләк җыярга килербез әле дигән теләктә авыл ягына кузгалдык.
      Урманга килгәндә басу – кырларга игътибар ителмәгән. Игеннәр дә матур гына үсеп киләләр икән. Уңышлары да мул булсын дип теләп барганда, тынлыкны Айнур бозды:
      - Менә болары антропоген биоценозлар инде, -дип үзенең бик тә белемле икәнлеген күрсәтергә тырышты.
      Укытучыбыз кеше тарафыннан ясалган биоценозларга тәэсир итүче абиотик һәм биотик факторларны, уңдырышлылыгын арттыру өчен шартларның нинди булырга тиешлеген сорый – сорый, авылга кайтып җитүебезне сизми дә калганбыз. "Укучылар хәзер өйгә кайтырга вакыт җитте, йомгаклауларны алдагы экология түгәрәгендә ясарбыз”, - дип, Гөлия апабыз безне өйгә кайтарып җибәрде.
      Өйгә кайткач, киемнәрне салып, тәнне тикшереп чыгарга, урман талпаннары ияреп кайтмаганмы икәнлеген ачыкларга кирәклеген без бик яхшы белә идек.
 
Язнур САДЫКОВ, Буа районы Күл-Черкен мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 1581 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: