Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » Иншалар бәйгесе » "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә)

ҮЗ ЙОРТЫБЫЗ КЕБЕК КАДЕРЛИК!
21.04.2013, 21:59
     Табигать - туган йортыбыз диюгә, мин ирексездэн яратып карый торган Маугли мультфильмын исемә төшерәм. Әле тәпи дә йөри, сөйләшә дә алмаган кечкенә генә малай, бер ялгызы джунглида кала. Күз алдына китерсәң, бу бик куркыныч. Ләкин джунгли урманының табигате, кояш нурларының жылылыгы, табигать анабыз биргән тәмле җиләк-җимешләр аны саклап кала. Ерткыч хайваннар аңа миһербанлы булалар, ул бүре балалары белән үмәкләшеп үсә.” Без бер каннан, бер жир балалары”- дигән девиз белән яшиләр алар. Нинди зур мәгънәгә ия бу сүзләр. Алар барысы да бер хокукка ия. Көчсезләрне яклыйлар, явызларны акылга утырталар. Менә шуннан соң мин, чыннан да, табигать безнең йортыбыз бит , дигән фикергә киләм.
      Маугли табигатьтә үсә, эшкә өйрәнә, чыныга, батыр һәм гадел була. Ул үзенә кирәк булган бар сыйфатларны табигатьтән ала. Ул чыннан да табигать баласы. Кешеләр аны бары тик тудырганнар гына, ә табигать аны тәрбияләгән, үстергән, чын мәгънәсендә кеше иткән. Әйе, бу бары тик мультфильм, әкият кенә бит диярләр күпләр.Ә чынлап та уйлап карасак, без табигатьтән башка яши алабызмы соң? Табигать безне җылыта да, ашата да,киендерә дә , яшәргә көч һәм сихәт тә бирә, дәвалый һәм сәламәтлегебезне саклый.Ул чыннан да безнең йортыбыз, яшәү чыганагыбыз. Ә без кешеләр үз йортыбызны саклаган кебек табигатьне саклыйбызмы соң? Әлбәттә, юк. Безнең "йортыбыз” безнең ярдәмгә мохтаҗ бит.Аны саклар өчен күп акчалар да кирәк түгел, ә бары тик сак караш, ярату гына кирәк.Кайвакытта чүп белән тулган елга, инеш, чишмә буйларын күреп тетрәнеп каласың.Кайдан килә икән моның кадәр тәртипсезлек, саксызлык,тәрбиясезлек.Бәлки әти-әни тәрбиясе җитмидер?.. Яшьләрне генә дә гаепләп калдыру дөрес булмастыр. Күп очракта олылардан да көтәргә була мондый күренешләрне.Ә олылыр яшьләр өчен үрнәк бит. " Оясында ни күрсә, шуны эшли”- дип борынгылыр юкка гына әйтмәгәннәрдер.
       Мин үзем Алабуга шәһәрендә яшим. Безнең Алабуга якларының табигате искиткеч ямьле. Ул төз наратлы урманнарга да, саф, салкын, шифалы сулы чишмәләргә дә, инеш-күлләргә дә бик бай. Җәен урман-болыннарында жиләк,гөмбә жыябыз, кышын чаңгыда шуабыз. Ямьсез күренешләрне пычраклыкны да күрәбез. Бу бигрәк тә кар жебегәч, жир өсләре ачылгач, яз-жәй житкәч күренә. Әйтерсең лә, жир өстенә чүп яңгыры яуган. Матур чәчәкләр үсеп чыгасы урыннар, чүп-чар астында калган. Мин яшәгән мәхәлләдә кечкенә урман бар. Шундый күренешне без анда да күрәбез. Ләкин жир өсләре ачылуга, без олылар белән бергә чыгып өмә ясыйбыз. Табигать безгә бары тик яхшылык һәм бәхет кенә бирә. Ә без үз чиратыбызда шушы гүзәллекне югалтабыз. Шуңа күрә, әгәр дә һәрберебез үз артыннан үз чүбен жыеп йөри икән, безнең әйләнә-тирәбез , йортыбыз һәрвакыт чиста булачак.
       Минем уйлавымча, кешеләр генә табигатькә саксыз карыйлар, пычраталар, зыян китерәләр. Кешеләр булмаган җирдә һава да саф, әйләнә-тирә дә чиста һәм матур. Әйтәсем килә: кешеләр, әйдәгез табигатькә үз өебез итеп карыйк, үз йортыбыз кебек аны саклыйк , кадерлик һәм яратыйк!
 
Карина МИННИГАЛИЕВА, Алабуга шәһәре,4 нче гимназиянең  6 нчы сыйныф укучысы
Сәхифә: "Табигать - туган йортыбыз" (мәкалә) | Өстәде: Redaktor
Карап алулар: 828 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: