Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Ноябрь » 13
Конференциядән күренешләр
          Каникул булуга карамастан, 3 нче ноябрь көнне лицеебыз үзендә кунаклар кабул итте.  ТР Мәгариф hәм фән министрлыгы белән бергә Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта "Яшьләр - фәнни эзләнүдә” дигән республика күләмендә фәнни-гамәли конференция узды. Ул Габдулла Тукай елына багышлап оештырылган иде. Конференциядә Татарстанның 17 район hәм 8 шәhәреннән укучылар катнашты. Сайлап алу турына җибәрелгән 359 эш арасыннан 155е икенче турга чакырылган иде. Укучылар фәнни-гамәли эшләре белән 9 секциядә чыгыш ясадылар, фикер алыштылар. "Мин Тукайлы татар баласы" секциясендә 18 укучы чыгыш ясады. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләр дипломнарга ия булды.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1247 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 13.11.2011 | Фикерләр (0)