Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Ноябрь » 25
    2011 нче елның 22 нче ноябре… Бу көн минем күңелемдә мәңгелек истәлек булып калыр, чөнки безнең Яр Чаллы шәhәрендә дә Габдулла Тукайга багышланган hәйкәл ачылды. Әлеге зур бәйрәм күңелләрдә шатлык, бәхет, шул ук вакытта ниндидер моңсулык хисе дә тудырды, чөнки Тукай, кызганычка каршы, бездән бик еракта... Бөек шагыйрьнең гомере бик кыска булган, тик шуңа да карамастан, ул татар халкын белем, тәрбия нурлары белән балкыткан, hәм бүгенге көндә дә аның фикерләре әһәмиятен югалтмый. Шуңа да без аның иҗатын белергә hәм тагын да тирәнрәк өйрәнергә тиеш!
Тукай китапларын мин кулыма алам,
hәрбер әйткән сүзен күңелемә салам.
Сәхифә: Яңалыклар | Карап алулар: 1401 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 25.11.2011 | Фикерләр (0)

Һәрбер балага туганда ук нинди дә булса сәләт орлыгы салына. Әлеге орлыкның шытып чыгып, үсентеләр җибәрүендә, өлгерүендә тәрбия, тирә-юнь мохит әһәмиятле роль уйный.                                                               Безнең Гали Акыш исемендәге лицеебызда төрле яктан сәләтле балалар белем ала. "Таныш булыйк" сәхифәсендә без Сезне әнә шундый сәләтле укучыларыбыз белән таныштырып барырга уйлыйбыз. Сәхифәбезнең бүгенге кунагы - 9 нчы сыйныф укучысы Әдилә Галимова. Ул шигырьләр язу белән мавыга. Берничәсен Сез дә укып карагыз әле.
  
Уйлан!
Бу дөньяда без ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Таныш булыйк | Карап алулар: 1567 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 25.11.2011 | Фикерләр (0)