Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Ноябрь » 26
          Әни... Нинди олы сүз! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә тапкыр әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. "Әни" дип әйттеңме, син инде көчле дә, бәхетле дә.                                                     Һәр кешене җир йөзенә әни тудыра. Димәк, балага иң якын кеше, әлбәттә, әни. Ул баласын тугыз ай буе үз карынында саклап йөртә, тиңсез авырлыклар белән аңа яшәү бәхете бирә, якты дөньяны бүләк итә, ярдәмгә мохтаҗ бер нарасый булганнан алып, үзенең гомере беткәнче сабырлык белән тәрбияли.
Сәхифә: Гаилә бишеге | Карап алулар: 1831 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 26.11.2011 | Фикерләр (0)

      Җир шарының күп өлеше су белән капланган. Океаннар hәм диңгезләр планета өслегенең өчтән бер өлешен алып тора. Җирдәге суның күп өлеше парга әйләнеп атмосферага менә, болытларга әйләнә. Алардан яңгыр явып, җирдәге тереклекне тәэмин итә. Шуны да онытмаска кирәк: кеше үзе дә 40-50 литр судан тора - бу тәннең 70%ы дигән сүз.                                     Билгеле булганча, бөтен каты hәм сыек җисемнәр салкында кысылалар. Күләм кечерәйгәндә тыгызлык hәм авырлык арта. Ә су киресенчә, туңганда киңәя, шуңа да боз суның үзеннән җиңелрәк.
Суның физика законнары белән бәйле үзенчәлекләре җирдәге тереклекне саклап калуда зур әhәмияткә ия.
Су башка сыеклыклар кебек булса, салкында астан (төптән) туңа башлар иде. Ә ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Гап-гади могҗиза | Карап алулар: 1349 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 26.11.2011 | Фикерләр (0)

Әнием минем алтын,
Ак канатлы фәрештә.
Җир йөзендә ул бит минем
Бер генә, тик бер генә.
Мин үземнең әниемне
Бик тә, бик тә яратам.
Шуңа күрә мәктәптән дә,
Тиз-тиз ашыгып кайтам.
Әниемне алыштырмам
Алтын белән көмешкә.
Бер генә дә тик тормый ул,
Иртән ашыга эшкә.
Әниемне онытмам мин
Китсәм ерак илләргә.
Әнием, мәңге яшә, зинhар,
Тиңлим сине гөлләргә.
Үрнәк бит син hәрбер эштә,
Юл күрсәтүче тормышта.
Сәхифә: Күңел чишмәләре | Карап алулар: 1327 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 26.11.2011 | Фикерләр (0)