Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Ноябрь » 26 » ӘНИЕМ - ЯКТЫ КОЯШЫМ
22:19
ӘНИЕМ - ЯКТЫ КОЯШЫМ
          Әни... Нинди олы сүз! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә тапкыр әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. "Әни" дип әйттеңме, син инде көчле дә, бәхетле дә.                                                     Һәр кешене җир йөзенә әни тудыра. Димәк, балага иң якын кеше, әлбәттә, әни. Ул баласын тугыз ай буе үз карынында саклап йөртә, тиңсез авырлыклар белән аңа яшәү бәхете бирә, якты дөньяны бүләк итә, ярдәмгә мохтаҗ бер нарасый булганнан алып, үзенең гомере беткәнче сабырлык белән тәрбияли.
    Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, безгә -  ике абыема  Һәм миңа шатлык китерә. 
    Мин әниемне бик яратам. Әнием булмаса, мин дә булмас идем. Әмма әниемне яратуым аның өчен генә түгел, әлбәттә. Мин аны гаҗәеп дәрәҗәдәге яхшылыгы, сабырлыгы, уңганлыгы өчен яратам. Әнием бик матур минем. Аның күзләре дә матур, чәчләре дә искиткеч хуш исле, куллары да гаҗәеп җылы Һәм назлы... Үз кулларыма әниемнең кулларын алу белән, мин ниндидер изге әйбергә кагылган кебек булам: минем җаным яктырып китә, тормыш аңлаешлы Һәм гади булып тоела башлый, борчулар Һәм проблемалар онытыла.
    Мин әтиемне бик аз хәтерлим. Язмыш мине биш яшьтән ятим, әниемне ялгыз калдырды. "Караңгы төндә, адашкан кара болытлар арасыннан килеп чыгып, тормышыбызны бер мизгелгә генә яктыртып, юл күрсәткән бер йолдыз ул әтиегез", - дип сагынып искә ала әтиебезне әнием. Мин әниемнең сабырлыгына, әтиебезгә карата булган мәхәббәтенә чиксез нык сокланам. Ул бездә әтиебезгә карата хөрмәт тәрбияли, аның догачысы булырга өйрәтә. Без, әниебезгә карап, әти-әниләребезне хөрмәтләргә өйрәнәбез. Гаиләдә әти-әнине хөрмәтләү - киләчәктә үзебезгә хөрмәт, дигән сүз.
    Әйе, әниләребезгә булган рәхмәтләребез чиксез, бурычларыбыз түләп бетергесез. Аллаh каршында да газиз әниләребезнең бәясе чиксез зур бит! Изге китапларда әниләргә аерым ихтирам күрсәтеп язылган. Әниләр, яктылык чыганагы булган кояш кебек, безгә туктаусыз мәхәббәт өләшә, алар безгә бик кирәк! Гомеребез буе әниләребезнең җылы карашлары безне озата барсын иде.
                                   Сөмбел МИННӘХМӘТОВА, 8В сыйныфы укучысы
 
Сәхифә: Гаилә бишеге | Карап алулар: 1512 | Язманы өстәде: Redaktor | Теглар: Сөмбел МИННӘХМӘТОВА | Рейтинг буенча: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Исеме *:
Emailы:
Код *: