Рәхим итегез, Хөрмәтле кунак!

"ЭЛЕКТРОН МАТБУГАТ" ТҮГӘРӘГЕ ГАЗЕТАСЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Баш бит » 2011 » Ноябрь » 27
      Россия Федерациясе Президентының 1998 нче елның 30 нчы гыйнварында чыккан №120 санлы карары нигезендә, Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен "Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 27 нче ноябрь көненә туры килде.                                             Редакция коллективы барлык әниләрне, укытучыларыбызны, тәрбияче апаларны, техник хезмәткәрләрне әлеге күркәм бәйрәм белән котлый! Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез. Балаларыгызның куанычларын күреп, сөенеп-шатланып, озак еллар матур итеп яшәргә язсын. Барыгызны да бәйрәм белән!
 
Сәхифә: Котлыйбыз! | Карап алулар: 1540 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.11.2011 | Фикерләр (0)

     Абдуллин Динар Фәнис улы, 8А сыйныфы укучысы; фәнни җитәкче - Кашапова Гөлнара Рәшит кызы, тәрбияче.
      Әдәбиятыбызның мөстәкыйль бер тармагы булган татар балалар әдәбияты XIX йөзнең икенче яртысында формалашып, ХХ йөз башында зур үсеш чоры кичерә. Әлеге юнәлештә Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури, Нәкый Исәнбәт һ.б. күп кенә әдипләр көч куялар. Шулай да, татар балалары поэзиясенең чын мәгънәсендә профессиональ үсеш алуы, иң беренче чиратта, халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай исеме белән бәйле. Ул балалар әдәбиятын бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган темалар белән баета, башка күп кенә әдипләргә юнәлеш бирә. Шуңа да аның бу өлкәдәге эшчәнлеген тирәнтен өйрәнү әһәмиятле дип саныйбыз. Шуннан чыгып, без фәнни эшебезнең темасын "Г.Тукайның балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге” дип билгеләдек һәм үз алдыбызга Г.Тукайның татар балалар әдәбиятын торгызудагы ролен ачыклауны максат итеп куйдык. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
          - Г.Тукайның тормыш юлын ... Алга таба укырга »
Сәхифә: Фән дөньясында | Карап алулар: 4067 | Өстәде: Redaktor | Вакыты: 27.11.2011 | Фикерләр (0)